АКШ доллары
| АКШ доллары United States Dollar |
|||||
|---|---|---|---|---|---|
|
|||||
| ISO 4217 коды | USD | ||||
| Рәсми куллану | |||||
| Рәсми булмаган куллану | |||||
| Торуы | 100 центлар | ||||
| Тамгасы | $ | ||||
| Тәңкәләр | 1¢, 5¢, 10¢, 25¢, 50¢, $1 | ||||
| Банкноталар | $1, $2, $5, $10, $20, $50, $100 | ||||
| Федераль резерв системасы | Федераль резерв системасы | ||||
| Вебсайт | www.federalreserve.gov | ||||
| Акчаларны бастыру | Гравировка һәм бастыру бюросы | ||||
| Вебсайт | www.moneyfactory.gov | ||||
| Акча сугу йорты | АКШ акча сугу йорты | ||||
| Вебсайт | www.usmint.gov | ||||
| Алмаштыру кыйммәте ( 26 октябрь 2010 ел) көненә карата |
|||||
| 1 EUR | = $1.406 | ||||
| 100 RUB | = $3,308 | ||||
| 1 GBP | = $1.573 | ||||
Америка Кушма Штатларының доллары (инг. United States dollar) — АКШ акча берәмлеге, дөньяның төп резерв акча берәмлекләренең берсе. 1 доллар = 100 цент. Гадәттә $ яки USD дип билгеләнә. Акча эмиссиясен башкару АКШ федерал резерв системасы (инг. Federal Reserve System) хокукы, ул АКШта үзәк банк вазифаларын үти.
Шулай ук АКШ доллары башка илләрдә дә акча берәмлеге булып йөри (мәсәлән, Маршал утраулары, Сальвадор).
Номиналлар [үзгәртү]
1861 елдан башлап чыгарылган банкнотлар канунлы түләү ысулы булып санала.
Ирекле әйләнүдә түбәндәге номиналлы банкнотлар йөри:
- 1 доллар;
- 2 доллар (һәрвакыт чыгарылмый);
- 5 доллар;
- 10 доллар;
- 20 доллар;
- 50 доллар;
- 100 доллар;
һәм түбәндәге номиналлы монеталар:
Шулай ук $500, $1000, $5000, $10 000, $100 000 номиналлы банкноталар бар. Ләкин алар бик сирәк кулланыла, һәм күбесе күптән чыгарылмый.
Тышкы күренеш [үзгәртү]
Банкноталарда АКШ дәүләт эшлеклеләре фотосурәтләре урын ала:
- Илнең 1 нче президенты Джордж Вашингтон (инг. George Washington) — $1 банкнотасында.
- 3 нче президент Томас Джефферсон (инг. Thomas Jefferson) — $2 банкнотасында.
- 16 нчы президент Авраам Линкольн (инг. Abraham Lincoln) — $5 банкнотасында.
- АКШ нигезләүчеләрнең берсе, беренче финанслар министры Александр Гамильтон (инг. Alexander Hamilton) — $10 банкнотасында.
- 7 нче президент Эндрю Джексон (инг. Andrew Jackson) — $20 банкнотасында.
- 18 нче президент Улисс Грант (инг. Ulysses Grant) — $50 банкнотасында.
- Галим һәм публицист Бенджамин Франклин (инг. Benjamin Franklin) — $100 банкнотасында.