Русия
| Русия Федерациясе Российская Федерация |
|||||
|
|||||
| Гимн: «Русия Федерациясе гимны» | |||||
|
Нигезләнде |
862 ел | ||||
| рус теле | |||||
| Мәскәү | |||||
| Республика | |||||
| Владимир Путин | |||||
| Дмитрий Медведев | |||||
| Валентина Матвиенко | |||||
| Сергей Нарышкин | |||||
| 1-нче | |||||
|
- Барлыгы |
17 098 246 км²[1] |
||||
|
Халык саны |
|||||
|
- Барлыгы |
142 856 536 кеше (2010)[2] 8,36 кеше/км² |
||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә (2011) |
2,38 трлн $ (ХВФ буенча) [3] 3,02 трлн (Дөньякүләм банкы буенча)[4] 16 687 (ХВФ буенча) [3] |
||||
|
Тулаем эчке продукт (номинал) |
|||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә (2011) |
1,88 трлн $ (ХВФ буенча) [3] [5] 13 236 $ (ХВФ буенча) [3] |
||||
| 0,755[6] (югары) (66-нче) | |||||
| Русия сумы | |||||
| .su, .ru, .рф | |||||
| RU | |||||
|
Телефон коды |
+7 | ||||
| UTC +3...+4; +6…+12 | |||||
Русия яисә Рәсәй, Россия (рус. Россия), рәсми исеме Русия Федерациясе (рус. Российская Федерация, РФ) — Ауразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт. Демократик, федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Рәсәй Империясе җирлегендә барлыкка килгән җөмһүриятләрнең иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Русия Җөмһүрияте, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала.
Русиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Русия империясе җимерелде һәм Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килгән. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем.
Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Русия — Казакъстан) — 7200 км; дөньяда ике дөнья кисәгенә — Аурупа һәм Азиягә урнашкан. Мәйдан 17 752 мең км². Коры җирнең 11,5% алып тора. Халык исәбе 142 914 мең кеше (2010), Беренсе гинуарда Русиянын халыгы 143.030.106 хатык уса. Халык тыгызлыгы 8,6 кеше/км². Русиядәге халык саны кимәя. Буның төп сәбәбе 1990 елларында социаль-икътисади кризис. Халкының 72,9% шәһәрләрдә торалар. Иң күп санлы халык — руслар (79,8 %), башка күп санлы халыклар — татарлар (3,8 %), украиннар (2 %), башкортлар (1,2 %), чуашлар (1,1 %) (2002). Диннәре христиан (православие), ислам, иудаизм, буддизм һ.б. Дәүләт теле — рус теле. Дәүләт башлыгы — президент.
Эчтәлек
|
Төзелеш[үзгәртү]
РФ 83 административ-территориаль берәмлекне, нәкъ 21 республикаларны, 9 крайларны, 46 өлкәләрне, 2 федерал мәгънәле шәһәрләрне, 1 автономияле өлкәне һәм 4 автономияле округларны үз эченә ала.
Географик мәгълүмәт[үзгәртү]
Русия Җир шарының иң зур материгына — Ауразиягә урнашкан һәм дөньяның ике кисәге — Аурупа һәм Азия территориясенең шактый өлешен биләп тора. Ул Төньяк ярымшарда, нигездә, илленче параллельдән төньяктарак ята, һәм Төньяк поляр түгәрәк (т.к.нең 66°30') безгә, Русия халкына, бик еракта кебек тоелмый, чөнки аның артында Кола ярымутравы да, Печора һәм Об елгалары түбәнлекләре дә, Урта Себернең гаять зур киңлекләре дә, шулай ук, Чукот ярымутравының бер өлешен кертеп, ерак төньяк-көнчыгыш районнар да ята.
Илнең географик урынының бу үзенчәлеге бөтен табигатьтә һәм кешенең хуҗалык эшчән-легендә чагыла. Русияне өч океан суы юа: көнбатыштан — Атлантик океан, төньяктан — Төньяк Боз океаны, көнчыгыштан — Тын океан.
Русия җире материк һәм утрау өлешләреннән тора. Шуңа күрә иң ерак төньяк нокталары ике. Утрау ноктасы Франц-Иосиф Җире архипелагында Рудольф утравында ята; бу — Флигель борыны (т.к. нең 81°49' ында). Русиянең иң ерак төньяк материк ноктасы — Челюскин борыны (т. к. нең 77°43' ында) — Таймыр ярымутравында урнашкан, һәм ул Ауразия материгының иң төньяк ноктасы булып тора.
Илнең иң ерак көньяк ноктасы Төньяк Кавказда урнашкан Дагстан Республикасында Базардюзю тавыннан көньяк-көнбатыштарак (к.к.нең 41°11'ында) Азәрбайҗан белән чиктә урнашкан. Илебез территориясенең төньяктан көньякка озынлыгы 4 мең км га якын.
Иң ерак көнбатыш нокта (кч. оз. ның 19°38' ында) Балтыйк диңгезенең Гданьск култыгындагы комборынында Калининград шәһәре янында ята.
Иң ерак көнчыгыш нокталар, төньякныкы кебек, ике: утрау ноктасы — Беринг бугазында Рат-манов утравында (кб.оз.ның 170° ында, т. к.нең 65°30' ында); материк ноктасы — Чукот ярымутравында Дежнев борынында (кб.оз.ның 169°40' ында). Русиянең материктагы иң ерак көнчыгыш ноктасы Евразия материгының да көнчыгыш ноктасы булып тора. Иң ерак көнбатыш һәм көнчыгыш нокталары арасындагы ераклык 10 мең км дан артыграк. Русиянең көнбатыштан көнчыгышка озынлыгын күз алдына китерү өчен, аның территориясе, Көнбатыш ярымшарда башланып, бөтен Көнчыгыш ярымшар буенча сузылуына игътибар итәргә кирәк (озынлыгы градусларда үлчәгәндә якынча 171°).
Русиянең чикләре[үзгәртү]
Русиянең чикләренең озынлыгы — 60 932 мең км. Бу — Җир шарын экватор буенча бер ярым тапкыр әйләнеп чыгарга җитәрлек. Русиянең көнбатыш һәм көньяк чикләре күбесенчә — коры җирдән, ә төньяк һәм көнчыгышы диңгездән уза.
Көнбатыш чигендә ачык беленеп торган табигый чикләр юк диярлек. Ул Баренц диңгезендә Рыбачий ярымутравыннан көнбатышка таба башлана һәм Кола ярымутравының көнбатыш чите буйлап дәвам итә. Анда Норвегия белән чик уза; көньяктарак аны Балтыйк диңгезендәге Фин култыгына кадәр дәвам итүче Финляндия белән чик алыштыра.
Фин култыгыннан алып Азов диңгезенә кадәр булган гаять зур пространствода Русия Эстония, Латвия, Белоруссия һәм Украина белән чиктәш. Азов диңгезенең Таганрог култыгыннан көнбатыш чик, Азов диңгезен кисеп чыгып, Керчь бугазында тәмамлана. Калининград өлкәсе көнбатышка еракка кереп тора. Бәйсез дәүләтләр — Эстония, Латвия, Литва барлыкка килү нәтиҗәсендә, ул Русиянең төп территориясеннән аерылып калган. Калининград өлкәсе Польша һәм Литва белән чиктәш.
Көньяк чик башта Керчь бугазыннан территориаль суларның 12 мильле зонасы буйлап Кара диңгездән бара, аннан Адлер янында тауларга күтәрелә һәм Зур Кавказның Субүләр сырты буенча Русияне Грузиядән һәм Азәрбайҗаннан аера. Идел дельтасыннан Алтай тауларына кадәр арада дуга булып Казахстанны читләтеп үтә. Аннан соң Русия, Япон диңгезе яр буйларына чыгып, Монголия, Кытай һәм Корея белән чикләшә.
Илнең көнчыгыш чиге Тын океан диңгезләре ярлары буйлатып бара. Монда Япония һәм АКШ — иң якын күршеләр. Русиянең Сахалин һәм Курил утрауларын Япониянең Хоккайдо утравыннан Лаперуза һәм Кунашир бугазлары аерып тора. Русия белән АКШ арасындагы чик Беринг бугазында Россиянең Ратманов утравын АКШның Крузенштерн утравыннан аерып торган тар бугаз (5 км) буенча уза.
Төньякта Русия киң фронт белән Төньяк Боз океаны диңгезләренә чыга. Монда Арктиканың Русия секторы аерыла. Аның чиге Ратманов утравы һәм Русия-Норвегия чигенең төньяк ноктасыннан (Рыбачий ярымутравы районында) Төньяк полюска кадәр меридианнар буенча узган. Дәүләтләрнең, шул исәптән Русиянең дә, диңгез чикләре ярдан 12 миль (яки 22,2 км) ераклыкта узуы килешенгән, аннан ары — 200 мильле икътисади зона, шуннан соң — ачык диңгез.
Тарих[үзгәртү]
Башлангыч тарих[үзгәртү]
Археология яңа мәгълүмәте буенча, хәзерге Русия территориясендә борынгы кеше эзләрнең яше - 3-2 миллион безнең эрага кадәр. Алар Себер, Төньяк Кавказ һәм Кубань җирләрендә табылганнар. Якынча 150 000 елда безнең эрага кадәр, әлегә булган шелль мәдәнияте мустьер мәдәниятенә үзгәртелгән. Шундый тибындагы тукталышлар Русиянең Аурупа өлешендә киң таралганнар.
Русиядә дөньяның иң иске неоантроп Воронеж өлкәсендә тукталыш - Маркина тавы урнашкан (50 000 б.э.к).
Безнең эрага кадәр VI—V гасырларда Кара диңгезнең буенда грек колнияләре барлыкка киләләр, соңрак алар урынында Скиф патшалыгы, Боспор патшалыгы оештырылалар. 552—745 елларда хәзерге Русия территориясенең өлешендә Төрки каһанлыгы урнашкан; 650 — 969 елларда Түбән Иделдә, Төньяк Кавказда һәм Азов диңгезе буенда Хәзәр каһанлыгы урнашкан.
Киев Русе[үзгәртү]
IX гасырның уртасында (елъязмалар буенча, 862 елда) Русиянең Аурупа өлешендә көнбатыш славян, фин-угыр, төрки һәм балт кабиләләрнең берлеге барлыкка килә. 882 елда Олег, Новгород кенәзе, Киевны яулап ала һәм Киев Русен төзә. Яңа дәүләт составына барлык көнбатыш славяннар җирләре, кайбер фин-угыр, балт һәм төрки халыкларның җирләре керәләр. Бер үк вакытта төньяк-көнбатыш Русьның славян колонизияләү процессы барган. Владимир кенәзе заманында (988 елда) Русь христианлыкны кабул итә. Ярослав Мудрый Рус Праданы — рус законнарның беренче җыентыгын раслаган. 1132 елда, Мстислав Владимиров кенәзезе үлеменнән соң Русь берничә кенәзлегенә таркала: Новгород җире, Владимир-Суздаль кенәзлеге, Галич-Волынь кенәзлеге, Чернигов кенәзлеге, Рязань кенәзлеге, Полоцк кенәзлеге, Смоленск кенәзлеге, һ.б.
Русия кенәзлекләре. Монгол изүе[үзгәртү]
Төньяк-көнбатыш Русьта XII гасырдан Владимир-Суздаль кенәзлеге күтәрелә, аның хакимнәре (Андрей Боголюбский, Всеволод Большое Гнездо), Киев өчен көрәшеп, үз төп резиденцияне Владимирда калдыралар; нәтиҗәсендә, Владимир яңа гомум Русь үзәге була. Иң куәтле кенәзлекләр шулай ук Чернигов, Смоленск һәм Галич-Волынь кенәзлекләре булганнар.
1237—1240 елларда Русь җирләрнең күпчелеге Бату ханның һөҗүменә дучар итә. Киев, Чернигов, Переяславль, Владимир, Галич, Рязань һәм башка шәһәрләр җимерелгәннәр. Русьның көньяк һәм көньяк-көнчыгыш җирләрдә торучы халкы башка җирләргә күчәләр. Русь кенәзлекләре Алтын Урдага ясак түләргә башлыйлар, кенәзләр властен Алтын Урда ханы рөхсәтеннән генә алырга мөмкин булганнар. XII гасырда Новгород җирләре рыцарь-тәречеләр һәм шведлар белән берничә кораллы низагларда катнашканнар. 1240 елда Александр Невский Нева сугышында швед отрядларны җиңә, ә 1242 елда Чудское күлендә тевтон рыцарыларны тар-мар итә. Галич җирне XIV гасырның уртасында Польша басып ала, Русьның зур өлеше Бөек Литва кенәзлеге составына керә.
Русь берләштерүе. Мәскәү дәүләтнең барлыкка килүе[үзгәртү]
XIV гасырның башыннан рус кенәзлекләре арасында яңа үзәк — Мәскәү кенәзлеге формалаша. Мәскәү кенәзләре Владимирда кенәзлек итү өчен көрәштә җиңәләр. Бөек Владимир кенәзе ясак җыючы һәм Русь территориясендә баш хакиме булып торган. 1363 елдан кенәзлек итүенә ярлыкны күбәсенчә Мәскәү кенәзләре алалар. Шул ук вакытта Алтын Урданың көчсезләнү аның таркалуына китерә.
Иван III заманында Русь Алтын Урдага ясак түләвен туктый. 1480 елда Уграда каршы тору нәтиҗәсендә Русь Урда хакимиятеннән азат була. 1497 елда рус дәүләтенең законнар җыентыгы (Судебник) чыгарыла. Василий III Русь берләштерүне дәвам итә, Бөек Литва кенәзлеге һәм Казан ханлыгы белән сугышларын үткәргән.
1547 елда Иван IV патша титулын ала. XVI гасырның икенче яртысында Мәскәү дәүләте Казан, Әстерхан һәм Себер ханлыгын басып ала.
1558—1583 елларда Русь уңышсыз булган Балтыйк диңгезенә чыгу өчен Бөек Литва кенәзлеге (соңрак — Речь Посполитая) белән Ливон сугышында катнаша. Тын, Терек һәм Җаек буйларында казак авыллары барлыкка киләләр; 1570 елда Донс казак гаскәре, 1571 елда — Урал казак гаскәре, 1577 елда — Терек казак гаскәре оештырылалар.
Фетнәле заман. Романовлар династиясенең патшалык итә башлавы.[үзгәртү]
Явыз Иван үлеменнән соң озакламыйча Русия Фетнәле заман (рус. Смута) башлана. Ул бәла-казалар, поляк һәм швед интервенция, сәяси, икътисади, дәүләти һәм иҗтмагый кризислары белән истә калган.
1610 елда поляк гаскәре Мәскәүгә, 1611 елда швед гаскәре Новгородка керә. 1612 елның 1 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелеге астында ополчениесе Китай-городны ала; 5 ноябрьдә поляклар капитуляцияне имзалыйлар.
1613 елның Земский соборында Михаил Романовны патша итеп сайлана. Михал Романов заманында руслар Көнчыгыш Себерне үзләштерергә башлыйлар һәм Тын океанга чыгалар. 1654 елда Русия составына Украина керә.
Русия империясе[үзгәртү]
Моны да карагыз: Русия империясе
Барлыкка килүе, XVIII гасыр[үзгәртү]
Пётр I эчке һәм тышкы сәясәтендә кискен үзгәрлешләрне үткәрә. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә көчле швед армиясе тар-мар ителә, Балтыйк диңгезенә чыгу ачыла, Нева тамагында Санкт-Петербург шәһәре төзелә.
1721 елда Русия империя булып игълан ителә.
Пётр I үлеменнән соң Русиядә сарай переворотлар чоры башлана — 1725—1762 елларда рус тәхеттә алты патша алышынды.
Елизавета Петровна заманында Мәскәү университеты нигезләнә, рус армиясе Җидееллык сугышында Пруссия белән уңышлы сугыша.
Екатерина II патшабикәсе заманында 1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Русия Кара диңгезгә чыга; кәгазьле акча барлыкка киләләр, Идел буенда алман колонистлары килеп урнашалар, 1783 елда Русия составына Кырым ханлыгы керә, Америка үзләштерүе башлана.
XIX гасыр[үзгәртү]
XVIII гасырның ахырында Русия революцион Францияга каршы коалициягә керә һәм Наполеон сугышларында катнаша. Союзниклар Аурупада җиңеләләр, сугыш Русия территориясенә күчә. Наполеонның Мәскәүне басып алуына карамастан, сугыш Наполеон армиясенең тар-мар ителү белән тәмамлана. 1813 елда рус армиясе француз гаскәрләреннән Алманияне азат итә, ә 1814 елда Парижны басып ала.
Сугыштан соң Русиягә революцион идеяләре тарала башлаганнар, бу декабрьчеләр фетнәсенә алып китерә.
XIX гасырның икенче чирегендә Русия Төньяк Кавказ халыкларның буйсындыру белән тәмамланган Кавказ сугышын башлый; шул ук вакытта Русия составына казакъ жузлары керәләр.
1856 елда Русия Кырым сугышында җиңелә.
Александр II заманында Русиядә крепостной хокукы юкка чыгарыла (1861), һәм тагын берничә либераль реформа үткәрелә.
1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы нәтиҗәсендә Русия составына Карс өлкәсе һәм Дунай дельтасы кертеләләр, балкан илләре (Болгария, Сербия һәм Черногория) бәйсезлеккә ирешәләр.
XX гасыр[үзгәртү]
XIX гасырның ахырында — XX гасырның башында Русиядә сәяси партияләр барлыкка киләләр: кадетлар, большевиклар, эсерлар, һ. б.
1904—1905 елларның Рус-япон сугышы нәтиҗәсендә Русия Сахалинның көньяк өлешен һәм Курил утрауларны югалта.
Совет периоды[үзгәртү]
Бөек Ватан сугышы[үзгәртү]
1941 елның 22 июньдә, сугыш игълан итмичә, һөҗүм итешмәү турындагы килешүен өзеп, алман-фашист гаскәрләре ССРБ территорияснә бәреп керәләр. Иң башта Алмания һәм аның союздашлар зур уңышлыкка ирешәләр, ләкин Мәскәүне һәм Ленинградны ала алмыйлар һәм сугыш озакка сузылган сугыш характерын ала. Сталинград һәм Курск сугышлары нәтиҗәсендә совет гаскәрләре һөҗүмгә күчәләр һәм 1945 елда Берлинны алалар.
1945 елгы Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә, ССРБ үзенә Курил утрауларны һәм Көньяк Сахалинны кире кайтарыла.
Русия Федерациясе[үзгәртү]
1990 елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының 2нче корылтае Русиянең дәүләт сиядәте турында Бәян кабул итә. Русия үз эчендәге җөмһүрият һәм өлкәләр белән үзара мөнәсәбәт төзи. 1994 елның Февралендә Татарстан белән РФ арасында шартнамә төзелә([["Русия Иттихады дәүләт хакимияте марҗигълары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте марҗигълары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләт алмашу турында" шартнамә]]).
1994 елның декабрьдә Русия танылмаган Чечен Республикасы Ичкериянең кораллы оешмаларнына каршы сугыш хәрәкәтләрен башлый.
2008 елның августта Русия Төньяк Осетиядә булган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Шул конфликт нәтиҗәсендә Русия Көньяк Осетиянең һәм Абхазиянең бәйсезлеген таный.
Халык[үзгәртү]
Эре шәһәрләр[үзгәртү]
Моны да карагыз: Русия шәһәрләре исемлеге
| Урын | Шәһәр | РФ субъекты | Халык саны | |||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Мәскәү | Федерация әһәмиятендәге шәһәр | 11 514 330 | |||||||
| 2 | Санкт-Петербург | Федерация әһәмиятендәге шәһәр | 4 848 742 | |||||||
| 3 | Новосибирск | Новосибирск өлкәсе | 1 473 737 | |||||||
| 4 | Екатеринбург | Свердловск өлкәсе | 1 383 448 | |||||||
| 5 | Түбән Новгород | Түбән Новгород өлкәсе | 1 259 730 | |||||||
| 6 | Самара | Самара өлкәсе | 1 165 025 | |||||||
| 7 | Омск | Омск өлкәсе | 1 153 971 | |||||||
| 8 | Казан | Татарстан | 1 143 546 | |||||||
| 9 | Чиләбе | Чиләбе өлкәсе | 1 130 273 | |||||||
| 10 | Дондагы Ростов | Ростов өлкәсе | 1 089 851 | |||||||
| 11 | Уфа | Башкортостан | 1 062 300 | |||||||
| 12 | Волгоград | Волгоград өлкәсе | 1 021 244 | |||||||
| 13 | Пермь | Пермь крае | 991 530 | |||||||
| 14 | Красноярск | Красноярск крае | 973 891 | |||||||
| 15 | Воронеж | Воронеж өлкәсе | 889 989 | |||||||
| 16 | Сарытау | Сарытау өлкәсе | 837 831 | |||||||
| 17 | Краснодар | Краснодар крае | 744 933 | |||||||
| 18 | Тольятти | Самара өлкәсе | 719 514 | |||||||
| 19 | Ижау | Удмуртия | 628 116 | |||||||
| 20 | Сембер | Сембер өлкәсе | 613 793 | |||||||
| [7] | ||||||||||
Милли состав[үзгәртү]
| Милләт | 2002 ел, %[8] | 2010 ел, %[8] |
|---|---|---|
| Руслар | 80,64 % | 80,90 % |
| Татарлар | 3,87 % | 3,87 % |
| Украиннар | 2,05 % | 1,41 % |
| Башкортлар | 1,16 % | 1,15 % |
| Чуашлар | 1,14 % | 1,05 % |
| Чеченнар | 0,95 % | 1,04 % |
| Әрмәннәр | 0,79 % | 0,86 % |
| Аварлар | 0,57 % | 0,66 % |
| Мордвалар | 0,59 % | 0,54 % |
| Казакълар | 0,46 % | 0,47 % |
| Әзериләр | 0,43 % | 0,44 % |
| Даргиннар | 0,35 % | 0,43 % |
| Удмуртлар | 0,44 % | 0,40 % |
| Марилар | 0,42 % | 0,40 % |
| Осетиннар | 0,36 % | 0,39 % |
| Белоруслар | 0,56 % | 0,38 % |
| Кабардиннар | 0,36 % | 0,38 % |
| Комыклар | 0,29 % | 0,37 % |
| Якутлар | 0,31 % | 0,35 % |
| Лезгиннар | 0,29 % | 0,35 % |
| Бурятлар | 0,31 % | 0,34 % |
| Ингушлар | 0,29 % | 0,32 % |
| башкалар | 3,40 % | 3,51 % |
| милләтне әйтмәделәр | 1,46 млн. кеше |
5,63 млн. кеше |
Русия татарлары[үзгәртү]
РФда Татарлар (Татарстаннан тыш) Башкортостан, Марий Эл (Чирмешстан), Мордовия, Чуашстан, Дәгъстан, Ингушетия, Төньяк Осетия, Удмуртия, Карелия республикаларында, Ханты-Манси, Ямал-Ненец автоном округларында, Әстерхан, Волгоград, Иркутск, Киров, Курган, Мәскәү, Ырынбур, Пенза, Рязань, Сарытау, Свердлов, Томск, Мурманск, Архангельск, Ленинград, Вологда, Төмән, Түбән Новгород, Новгород, Сембер өлкәләрендә һ.б. төбәкләрдә күпләп яшиләр.
Административ бүленеш[үзгәртү]
Русия Федерациясе 83 субъекттан тора, шул исәптә 21 республика, 9 край, 46 өлкә, 2 федерация күләме шәһәре, 1 автономияле өлкә, 4 автономияле округ.
Русия шулай ук 8 федераль округына бүленә.
Дәүләт төзелеше[үзгәртү]
Россия конституциясе буенча, Русия Федерациясе — федератив демократик дәүләт.
Президенты – Владимир Путин. Премьер-министры – Дмитрий Медведев.
Илдә «Бердәм Русия» фиркасенең йогынтысы зур.
Башкарма хакимияте[үзгәртү]
Дәүләт башлыгы — бөтен халкы тавыш бирү юлы белән 6 елга сайлана торган президент.
Закон чыгара торган хакимияте[үзгәртү]
Закон чыгара торган хакимиятне Федераль Җыелышы тормышка ашыра. Федераль Җыелышы ике палатадан (Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы) тора.
Сәяси фиркаләр[үзгәртү]
«Сәяси фиркаләр турында» законга туры китереп теркәлгән 42 сәяси фирка бар.[9]
Дәүләти бәйрәмнәр[үзгәртү]
- 1 гыйнвар — Яңа ел
- 7 гыйнвар — Христос Раштуасы
- 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне
- 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне
- 1 май — Яз һәм хезмәт бәйрәме
- 9 май — Җиңү көне
- 12 июнь — Русия көне
- 4 ноябрь — Халык бердәмлеге көне.
Кораллы көчләр[үзгәртү]
Русиянең Кораллы Көчләре – илнең иминлеген саклаучы хәрби дәүләт оешмасы. Кораллы Көчләренең башкомандующий Русия Президенты булып тора. КК белән Оборона министрлыгы һәм Кораллы Көчләре Генераль штабы аша турыдан-туры Оборона министры идарә итә.
2010 елның 5 март хәленә 1 миллион кешедән тора (дөньяда 5-нче урын).[10] КК өч төренә (Коры җир Гаскәрләре, Хәрби-һава көчләре һәм Хәрби-Диңгез Флоты), һәм өч аерым төренә (Һава-Космик оборонасы гаскәрләре, Һава десанты гаскәрләре һәм РВСН (стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре)) бүленәләр; шуның өстенә, КК составына Кораллы Көчләр Тылы һәм ККның төрләренә һәм аерым төрләренә кермәүчн хәрби оешмалар керәләр:
- Эчке эшләр идарәсенең Эчке гаскәрләре;
- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының граждан оборонасы гаскәрләре;
- Тышкы разведка хезмәте;
- Федераль иминлек хезмәте органнары;
- Федераль саклау хезмәте органнары.
Икътисад[үзгәртү]
Элекке Советлар Берлегендә чыгарылган барлык нефтьнең 90% чамасы, газның 73%, җитештерелгән электроэнергинең 63%, эшкә яраклы агачның 90%, чит илләр белән сәүдә әйләнешенең 80% РФ өлешенә туры килә. ВВП (2010) - 1,477 трлн $ (бөтенесе), җан башына 15 807 $.
Гомум хәле, төп күрсәткечләре[үзгәртү]
Сатып алу мөмкинчелеге паритеты буенча тулаем эчке продукты күләме буенча Русия алтынчы урында тора.
Русия тулаем эчке продуктының тармаклы төзелеше, 2011:[11]
- Авыл һәм урман хуҗалыгы, балыкчылык — 3,6 %
- Файдалы казылмаларны чыгару — 9,1%
- Эшкәртү сәнәгате — 13,6%
- Энергетика — 3,2%
- Төзү — 5,5%
- Сәүдәгәрлек — 16,2%
- Транспорт һәм элемтә — 7,5%
- Мәгариф һәм сәламәтлекне саклау — 5,7%
- Финанслар һәм уңайлыклар — 14,0%
- Дәүләт белән идарә итү һәм хәрби иминлеге — 5,0%
- Продуктларга алына торган салым — 15,7%
Сәнәгать[үзгәртү]
Русия — сәнәгатьле-аграр дәүләт. Дөнья күләмендә нефть чыгару буенча өченче урында тора (434 млн. т, 1998), табигый газ буенча — 1 урында (1999), ташкүмер буенча — 6ы урында (154 млн. т, 1998), электр энергия җтештерү буенча — 4 урында (827,2 млрд. кВт·сәг, 1998), корыч кою буенча — 4 урында (49,8 млн. т, 1999), тимер рудасы чыгару буенча — 4 урында (78,3 млн. т, 1995), алтын табу буенча — 6 урында (130 т, 1998), алмаз табу буенча — 2 урында (16 млн. карат, 1993), автомобильләр җитештерү буенча — 11 урында (840 мең, 1998), телевизорлар җитештерү буенча — 6 урында (4 млн. данә, 1993), пластмасса җитештерү буенча — 10 урында (2,4 млн. т, 1993), цемент җитештерү буенча — 7 урында (37 млн. т, 1994). Көрән күмер чыгару — 2 урында, чуен кою, күкерт кислотасы җитештерү буенча — 4 урында, минераль ашлама, киҗе-мамык тукымалар җитештерү буенча — 5 урында, әзер прокат, агач материаллары буенча — 6 урында, целлюлоза җитештерү буенча — 7 урында (1999).
Авыл хуҗалыгы[үзгәртү]
Русия дөнья күләмендә бөртекле ашлык җыеп алу буенча җиденче урында тора (1999), бәрәңге җеп алу буенча — 2 урында (31,2 млн. т, 1999), сөт җтештерү буенча — 2 урында (333 млн. т, 1998), терлек ите җитештерү буенча — 7 урында (4,7 млн. т, 1994), елына 261,7 мең т терлек мае җитештерелә (1999), мөгезле эре терлек саны буенча — 6 урында (49 млн. баш, 1994), дуңгызлар саны буенча — 3 урында (32 млн. баш, 1994), сарыклар саны буенча — 4 урында (46 млн. баш, 1994), балык тоту буенча — 6 урында (1999).
Транспорт һәм элемтә[үзгәртү]
Су транспорты[үзгәртү]
Эре диңгез портлары Новороссийскида, Владивостокта, Находкада, Архангельскида, Дудинкада, Мурманскида урнашалар.
Елга транспорты күбесенчә Иделдә кулланыла.
Автомобиль транспорты[үзгәртү]
2010 елда Русия автомобиль юлларының гомум озынлыгы — 1 004 мең километр, шул исәптә каты йөгертмәле автомобиль юллары — ~786 мең километр.[12] Федерация әһәмиятендәге юлларының гомум озынлыгы — ~50 мең километр, регион әһәмиятендәге юлларының гомум озынлыгы — ~450 мең километр. Автомобиль юлларының гомум озынлыгы Русия дөньяда җиденче, ә Аурупада икенче урынында тора. Каты йөгертмәле автомобиль юлларның тыгызлыгы — 1 мең кешегә 5,3 километр.
Тимер юл транспорты[үзгәртү]
Тимер юл транспорты XIX гасырның уртасында киң үсеш ала башлаган. Беренче эре тимер юл магистрале, Мәскәү — Санкт-Петербург, 1851 елда сафка баса. Себер аша магистрале эксплуатациягә 1892 елда бирелә, Русия империясе территориясе генә аша хәрәкәте 1916 елда башлана.
Хәзер тимер юл 83 субъектларның 78-да тимер юл бар, аларның гомум озынлыгы якынча 83 мең километрга тиң, шул исәптә электрлаштырылган тимер юллар — ~ 43 мең километр.
Русиянең 84 шәһәрдә һәм шәһәр тибындагы бистәләрендә трамвай элемтәсе бар (гомум озынлыгы — якынча 3 мең километр), 88 шәһәрдә троллейбус элемтәсе бар (гомум озынлыгы — якынча 4,9 мең километр).
Шуның өстенә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Нижгарда, Самарада, Екатеринбургта, Новосибирскта һәм Казанда метрополитен бар. Метро юлларның гомум озынлыгы — 475 км. Омск, Красноярск һәм Чиләбе метрополитеннары төзелеш стадиясендә торалар.
Һава транспорты[үзгәртү]
Ерак Көньяк районнарда, автоюллар юклыгы аркасында, һава транспорты зур ролен уйный. Авиаэлемтәнең төп үзәкләре: Мәскәү, Санкт-Петербург, Төньяк Кавказ курортлары, Екатеринбург, Новосибирск, Иркутск, Хабаровск, Владивосток. Пассажир ташуларының 80% Мәскәүгә яки Мәскәү аша үткәреләләр. 1991—2011 елларда Русия хәрәкәттәге аэропортлар челтәре дүртләтә кимәйгән.[13]
Моны да карагыз[үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү]
- ↑ [1]
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_10.php
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 [2]
- ↑ [3]
- ↑ 5,0 5,1 http://databank.worldbank.org/data/Views/VariableSelection/SelectVariables.aspx?source=World
- ↑ http://hdrstats.undp.org/en/countries/profiles/RUS.html
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 8,0 8,1 Российская газета. Вот какие мы — россияне. Об итогах Всероссийской переписи населения 2010 года
- ↑ Список зарегистрированных политических партий
- ↑ http://www.bfm.ru/news/47706
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/vvp/tab10.xls
- ↑ http://www.gks.ru/bgd/regl/b11_13/IssWWW.exe/Stg/d4/17-24.htm
- ↑ http://www.airport.org.ru/08_02_news.html
Сылтамалар[үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? Russia |
|
|
||
|---|---|---|
| БДБ әгъзаләре | ||
| Ассоциацияләүче БДБ әгъзаләре | ||
| Фактик БДБ әгъзаләре | ||
| Элеккеге әгъзаләр | ||
|
|
|
|---|---|
Буйсынган территориялар: Акротири һәм Декелия • Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Җерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
|
|
|
|
|---|---|
| Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бангладеш • Бәхрәйн • Берләшкән Гарәп Әмирлекләре • Бруней • Бутан • Вьетнам • Грузия • Гыйрак • Исраил • Индонезия • Иран • Йәмән • Казакъстан1 • Камбоҗа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Төньяк Корея • Көнчыгыш Тимор • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай • Лаос • Ливан • Малайзия • Мальдивлар • Мисыр2 • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакьстан • Русия1 • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төрекмәнстан • Төркия1 • Үзбәкстан • Үрдүн • Филиппиннар • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония
Танылмаган дәүләтләр һәм башка территорияләр: Абхазия • Вазиристан • Гыйрак Көрдстаны 1 Өлеше Аурупада. 2 Күбесенчә Африкада. |
|
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә. |