Ырынбур өлкәсе
| Русия Федерациясе субъекты | |||||
| Ырынбур өлкәсе Оренбургская область |
|||||
|
|||||
| Ырынбур | |||||
| 29-нче | |||||
|
- Барлыгы |
123 702 км² [1] |
||||
|
Халык саны |
|||||
|
- Барлыгы |
2 033 072 (2010) 16,4 кеше/км² |
||||
|
Тулаем региональ продукт |
|||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә |
455,0 млрд. сум [2] (2010) 200,9 мең сум |
||||
| Идел буе | |||||
| Урал | |||||
| рус теле | |||||
|
Губернатор |
Юрий Берг | ||||
|
Закон чыгару Җыелышының рәисе |
Сергей Грачёв | ||||
| 56 | |||||
| MSK+2 (UTC+6) | |||||
Ырынбу́р өлкәсе́ – Рәсәй Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Идел буе федераль округына керә.
Өлкә үзәге – Ырынбур шәһәре.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Чиктәшлек [үзгәртү]
| Як | Рәсәй субъекты |
|---|---|
| Төньяк-көнбатыш | Татарстан |
| Төньяк | Башкортстан |
| Төньяк-көнчыгыш | Чиләбе өлкәсе |
| Көнчыгыш Көньяк |
Казакъстан |
| Көнбатыш | Самара өлкәсе |
Ырынбур өлкәсе Көнчыгыш Аурупа тигезлекнең көньяк-көнчыгыш өлешендә урнаша. Өлкәнең көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — 755 км, төньяктан көньякка — 425 км. Өлкәнең көнбатышны Общий Сырт калкулыгы биләп тора, өлкәнең көнчыгышны Урал арты тигезлеге һәм Тургай платоның кырые биләп торалар.
Климат [үзгәртү]
Климат — кискен континенталь. Гыйнварның урта температурасы — -14...-18°С, июльнең урта температурасы — +19...22°С. Урта ел явымнар саны 300—450 мм.
Гидрогорафия [үзгәртү]
Төп елгалар — Җаек (2428 км), Сакмар (798 км), Илек (623 км), Самар (594 км).
Тарих [үзгәртү]
Хәзерге Ырынбур өлкәсе территориясе Русия империясе составына XVIII гасырның 30-елларда керәләр.
1743 елда чик буендагы Ырынбур ныгытмасы нигезләнә. 1744 елда Ырынбур губернасы оештырыла. Губерна составында хәзерге Казакъстан, Башкортстан, Чиләбе һәм Самара өлкәсе территорияләрсе булганнар.
1928 елда Ырынбур губернасы юкка чыгыраыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсенә (1929 елдан — Урта Идел крае) кертелә. 1934 елның 7 декабрендә БҮБК Президиумы карары Ырынбур өлкәсе оештырылу турында карарын кабул итә. 1938 елның 26 декабрендә, ССРБ Югары Советы Президиумы указы буенча, Ырынбурга Чкалов исеме бирелә, ә Ырынбур өлкәсенә Чкалов өлкәсе исеме бирелә. 1957 елда шәһәргә һәм өлкәгә иске исем кайтарыла.
Административ бүленеш [үзгәртү]
Районнар [үзгәртү]
Шәһәр округлары [үзгәртү]
- Ырынбур
- Богыруслан
- Бозаулык
- Гай
- Медногорск
- Новотроицк
- Орски
- Сорочинск
- Ябык административ-территориаль берәмлеге Комаровский штп-ы
Халык [үзгәртү]
Милли состав [үзгәртү]
| Халык | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | |||||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |||||||||||
| руслар | 1 159 573 | 69,2% | 1 296 458 | 70,9% | 1 472 328 | 71,8% | 1 512 500 | 72,4% | 1 568 442 | 72,3% | 1 611 509 | 73,9% | 1 519 525 | 75,9% | ||||||||||
| татарлар | 104 843 | 6,3% | 120 9441 | 6,6% | 145 373 | 7,1% | 151 383 | 7,2% | 158 564 | 7,3% | 165 967 | 7,6% | 151 492 | 7,6% | ||||||||||
| казакълар | 71 444 | 4,3% | 77 708 | 4,2% | 93 214 | 4,2% | 98 612 | 4,7% | 111 477 | 5,1% | 125 568 | 5,8% | 120 262 | 6,0% | ||||||||||
| украиннар | 152 146 | 9,1% | 128 541 | 7,0% | 113 064 | 5,5% | 104 971 | 5,0% | 102 017 | 4,7% | 76 921 | 3,5% | 49 610 | 2,5% | ||||||||||
| башкортлар | 22 484 | 1,3% | 30 126 | 1,6% | 37 501 | 1,8% | 43 269 | 2,1% | 53 339 | 2,5% | 52 685 | 2,4% | 46 696 | 2,3% | ||||||||||
| мордва | 115 858 | 6,9% | 95 042 | 5,2% | 92 215 | 4,5% | 80 611 | 3,9% | 68 879 | 3,2% | 52 458 | 2,4% | 38 682 | 1,9% | ||||||||||
| башкалар | 50 320 | 3,0% | 80 662 | 4,4% | 96 281 | 4,7% | 96 804 | 4,6% | 107 974 | 5,0% | 94 443 | 4,3% | 106 805 | 5,3% | ||||||||||
| барлык | 1 676 668 | 100.0% | 1 829 481 | 100.0% | 2 049 976 | 100.0% | 2 088 150 | 100.0% | 2 170 692 | 100.0% | 2 179 551 | 100.0% | 2 033 072 | 100.0% | ||||||||||
Искәрмәләр:
1 Кырым татарлары белән
Торак пунктлары [үзгәртү]
Ырынбур өлкәсенең эре торак пунктлары
|
|
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | ||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Ырынбур | 546 987 | 11 | Абдулино | 20 183 | |||||
| 2 | Орски | 239 752 | 12 | Тоцкое Второе | 17 500 (2003) | |||||
| 3 | Новотроицк | 98 184 | 13 | Ясный | 17 365 | |||||
| 4 | Бозаулык | 82 655 | 14 | Саракташ | 17 235 | |||||
| 5 | Богыруслан | 49 737 | 15 | Акболак | 13 918 | |||||
| 6 | Гай | 38 302 | 16 | Олы Новосергиевка | 13 737 | |||||
| 7 | Сорочинск | 29 260 | 17 | Новоорск | 11 295 | |||||
| 8 | Тоз-Илек | 28 369 | 18 | Илек | 9 760 | |||||
| 9 | Медногорск | 27 290 | 19 | Переволоцкий | 9 598 | |||||
| 10 | Кувандык | 26 176 | 20 | Тюльган | 8 959 | |||||
| 2010 елның җанисәбе буенча | ||||||||||
Икътисад [үзгәртү]
Төп тармаклары — ягулык сәнәгате, кара һәм төсле металлургия, химик, нефтехимик һәм азык-төлек тармаклары. Ырынбур өлкәсе территориясендә Ырынбур газ-конденсат чыганагы бар. Өлкә территориясендә нефть (Урал алды), тимер, бакыр һәм никель рудалары, асбест чыгарыла. Өлкәненң иң зур предприятиеләре — «Оренбургнефть», «Оренбурггазпром», «Орскнефтеоргсинтез», «Оренбург минераллары» җитештерү берләшмәләре, «Уральская сталь» (Новотроицк), «Южуралникель» (Орск) акционерлар җәмгыятләре, Орск җиңел металл конструкцияләр заводы, Медногорск бакыр-күкерт комбинаты, Гай тау-баету комбинаты.
Өлкәдә туганнар [үзгәртү]
- Муса Җәлил — татар язучысы
- Хәлил Әбҗәлилов — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССРның халык артисты.
- Виктор Черномырдин — СССР һәм Русия дәүләт эшлеклесе, Русия Министрлар Кабинеты рәисе (1992—1993), Русия хөкүмәте рәисе (1993—1998), Русия президенты киңәшчесе (2009—2010)
Моны да карагыз [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Ырынбур | Абдулино | Богыруслан | Бозаулык | Гай | Кувандык | Медногорск | Новотроицк | Орски | Соль-Илецк | Сорочинск | Ясный
Абдулино районы | Адамовка районы | Акболак районы | Александровский районы | Беляевка районы | Богырслан районы | Бозаулык районы | Гай районы | Грачевка районы | Домбаровский районы | Әсәкәй районы | Илек районы | Кваркено районы | Корманай районы | Куандык районы | Кызыл Гвардия районы | Матвеевка районы | Новосергиевка районы | Октябрьское районы | Первомайский районы | Переволоцкий районы | Пономаревка районы | Сакмара районы | Сарыкташ районы | Светлый районы | Северный районы | Сорочинск районы | Ташла районы | Тоз-Илек районы | Тоцкое районы | Төлген районы | Шарлык районы | Ырынбур районы | Яңа Орски районы | Ясный районы |
||