Вологда өлкәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Русия Федерациясе субъекты
Вологда өлкәсе
Вологодская область
Flag of Vologda Oblast.png Coat of Arms of Vologda oblast.png
Байрак Герб

Vologda in Russia.svg

Башкала

Вологда

Мәйдан

26-нче

- Барлыгы
- Су

144 527 км² [1]
0,0 %

Халык саны

43-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

1 202 444[2] (2010)

8,32 кеше/км²

Тулаем региональ продукт

29-нче

- Барлык, агымдагы бәядә
- Кеше башына

251,1 млрд. сум [3] (2010)

244,3 мең сум

Федераль округы

Төньяк Көнбатыш

Икътисади районы

Төньяк

Рәсми тел(ләр)

рус теле

Губернатор

Олег Кувшинников

Закон чыгару Җыелышының рәисе

Георгий Шевцов

РФ субъекты коды

36

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Вологда өлкәсеРусия Федерациясенең Аурупа өлеше субъекты. Төньяк-Көнбатыш федераль округына керә. 1937 елның 23 сентябрендә барлыкка килгән.

Өлкә үзәге – Вологда шәһәре.

География[үзгәртү]

Чиктәшлек[үзгәртү]

Як Русия субъекты
Төньяк-көнбатыш Карелия
Төньяк
Төньяк-көнбатыш
Архангельск өлкәсе
Көнбатыш Киров өлкәсе
Көньяк-көнчыгыш Кострома өлкәсе
Көньяк Ярославль өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Тверь өлкәсе, Новгород өлкәсе
Вологда янында калкулыгы

Вологда өлкәсе Көнбатыш Аурупа тигезлегенең төньяк-көнчыгышында урнаша. Өлкәнең көнчыгыш өлешендә Онега буе һәм Молога-Шексна түбәнлекләре, Белоозеро тигезлеге, Андога, Белоозеро и Кириллово таулар тезмәләре, Андома һәм Вепс калкулыклары урнашалар. Өлкәнең үзәгендә Вологда, Галич һәм Югары Вага калкулыклары, Харовск таулар тезмәсе, Сухона буе һәм Чарозеро түбәнлекләре урнашалар. Өлкәнең көньяк-көнчыгышында Северные Увалы калкулыгы урнаша.

Климат[үзгәртү]

Климат — уртача континенталь, июльнең урта температурасы — +16…+18 °С, гыйнварның урта температурасы — -11…-14 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 500—680 мм.

Гидрография[үзгәртү]

Төп елгалар — Сухона, Вологда, Двиница, Юг, Луза, Молога, Чагодоща, Шексна, Унжа, Андома.

Өлкә территориясендә ~4 000 күл бар; эре күлләр: Белое, Кубенское һәм Воже. Өлкәнең көньяк-көнбатышта Шексна һәм Рыбинск сусаклагычлары урнашалар. Өлкәнең төньягында урнашкан Онега күлне Идел белән Идел-Балтыйк су юлы тоташтыра. Сазлыклар территориянең 12 % өлешне биләп торалар.

Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы[үзгәртү]

Өлкәнең төньягында — көлсу, көньягында — кәсле-көлсу туфраклар, шулай ук көлсу-глей, кәсле-карбонатлы, саз һәм аллювий туфраклары да бар. Урманнар территориянең якынча 2/3 өлешне биләп торалар, алардан 60% — ылыслы урманнары.

Хайваннар дөньясында ак куян, тиен, көрән аю, росомаха, сусар, бурсык, бүре, төлке бар; кошлар — соры кыр тавыгы, көртлек, боҗыр, һ.б.; елгаларда һәм күлләрдә сөләйман балыгы, нельма, корбан балыгы, алабуга, чуртан, һ.б.

Тарих[үзгәртү]

XV гасырга кадәр хәзерге өлкәнең көнбатыш районнары Новгород җире составына, ә үзәк һәм көнчыгыш районнары — Ростов кенәзлеге составында булганнар, ә аннан соң — Мәскәү кенәзлеге составында булганнар. 1708 елда өлкәнең территориясе Ингерманландия һәм Архангельск губерналары составына кертелә, 1727 елда өлкәнең көнбатыш районнары Новгород губернасы составына кертелә. 1780 елда Архангельск губернасы эчендә Вологда наместниклыгы оештырыла, ә 1796 елда наместниклыгының көньяк-көнчыгыш өлешендә Вологда губернасы оештырыла.

1918 елда губернаның Бөек Устюг, Никольск, Сольвычегодск, Усть-Сысольск һәм Яренск өязләреннән Төньяк Двина губернасы оештырыла. 1929 елның гыйнварында Вологда губернасы Төньяк крае составына кертелә, Төньяк крае эчендә Вологда округы барлыкка килә.

1936 елда Төньяк крае юкка чыгарыла, хәзерге өлкәнең территориясе Төньяк өлкәсе составына кертелә.

1937 елның 23 сентябрьдә, БҮБК карары нигезендә, Вологда өлкәсе барлыкка килә.

1944 елда Павино һәм Вохма районнары Кострома өлкәсе составына кертеләләр.

Административ-территориаль бүленеше[үзгәртү]

Wologda numbered.png
Районнар Шәһәр округлары

Халык[үзгәртү]

Милли состав[үзгәртү]

Өлкәнең төп халкы руслар һәм вепслар дип саналалар.

Халык 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010
К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  %
руслар 1 621 380 97,6% 1 280 408 97,9% 1 869 293 95,7% 1 264 156 97,6% 1 301 516 96,5% 1 225 957 96,6% 1 112 658 92,5%
украиннар 15 966 1,0% 9 957 0,8% 36 880 1,9% 13 584 1,0% 19 134 1,4% 12 297 1,0% 8 602 0,7%
вепслар 4 796 0,3% 117 0,01% 282 0,01% 65 0,01% 728 0,05% 426 0,03% 412 0,03%
башкалар 18 963 1,1% 17 049 1,3% 46 012 2,4% 17 875 1,4% 27 644 2,0% 30 888 2,4% 80 772 6,7%
барлык 1 661 285 100.0% 1 307 531 100.0% 1 952 467 100.0% 1 295 897 100.0% 1 349 022' 100.0% 1 269 568 100.0% 1 202 444 100.0%

Торак пунктлары[үзгәртү]

Вологда өлкәсенең эре торак пунктлары

Череповец, вокзал
Череповец
Вологда, Кремль мәйданы, вокзал
Вологда

Шәһәр Халык саны Шәһәр Халык саны

Великий Устюг
Великий Устюг
Грязовец
Грязовец

1 Череповец 312 311 11 Тотьма 9 784
2 Вологда 301 642 12 Белозерск 9 614
3 Сокол 38 454 13 Устюжна 9 478
4 Великий Устюг 31 664 14 Никольск 8 515
5 Шексна 20 952 15 Кириллов 7 735
6 Грязовец 15 528 16 Молочное 7 525
7 Бабаево 12 074 17 Карсавино 7 003
8 Кадуй 11 291 18 Чагода 6 918
9 Вытегра 10 078 19 Вожега 6 713
10 Харовск 26 176 20 Кичменгский Городок 6 443
2010 елның җанисәбе буенча


Икътисад[үзгәртү]

Специализацияненң төп тармагы — кара металлургия.

Кадуй районы территориясендә Череповец ГРЭСы (630 МВт егәрлеге) урнаша.

Транспорт[үзгәртү]

Автомобиль транспорты[үзгәртү]

  • М8 «Холмогоры» федераль әһәмиятле магистрале.
  • А114 (Вологда — Новая Ладога — М18 а/ю) федераль әһәмиятле юлы.
  • Сухона тракты (Тотьма — Нюксеница — Великий Устюг)
  • Р5 (Тотьма — Нюксеница — Великий Устюг)
  • Р6 (Череповец — Белозерск — Липин Бор)
  • Р7 (Чекшино — Тотьма — Никольск)

Тимер юл транспорты[үзгәртү]

Вологда (Вологда-1, Вологда-2 һәм Лоста-Сортировочная станцияләре) — Төньяк тимер юлында иң зур тимер юл узелы, ә «Вологда 2 — Лоста-Сортировочная» участогы йөкләр саны буенча Русиядә иң киеренке тимер юл участогы.

Юнәлешләр:

Туры һәм транзит поездлары Вологданы Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Екатеринбург, Пермь, Төмән, Чиләбе, Омск, Мурманск, Архангельск, Воркута, Сыктывкар, Акмәчет, Харьков, Запорожье, Белгород, Курск, Орёл, Ставрополь, Минеральные Воды, Барнаул, Астана, Караганда, Алма-Ата, Минск шәһәрләре белән тоташтыралар.

Авиация транспорты[үзгәртү]

Череповец халыкара транспорты (Мәскәүгә, Һелсинкига, Петрозаводскка, Санкт-Петербургка рейслар бар)

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]