Чиләбе
шәһәр (1787 елдан)
|
Чиләбе (баш. Силәбе, рус. Челябинск, каз. Челябі) — Русиядә эре шәһәр, Чиләбе өлкәсенең үзәге. Мияс елгасы буена урнашкан. Шәһәргә 1736 елда татар морзасы Котлымөхәммәт Тәфкилев нигез сала.
Халык исәбе 1 130 273 меӊ кеше (2010).[1]
Эчтәлек |
География[үзгәртү]
Географик урнашу[үзгәртү]
Шәһәр Көньяк Уралның көнбатыш битләвендә, Мияс елгасы өстендә, Мәскүдән 1919 километр көнбатыштарак урнаша.
| Чиләбедән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Ижау ~ 852 км Пермь ~ 581 км |
Түбән Тагил ~ 365 км Екатеринбург ~ 225 км |
Тубыл ~ 637 км Төмән ~ 391 км |
|||||||
| Уфа ~ 417 км Самара ~ 880 км |
Курган ~ 269 км Омск ~ 812 км |
||||||||
| Эстәрлетамак ~ 542 км Ырынбур ~ 753 км |
Магнитогорск ~301 км Орски ~ 598 км |
||||||||
Сәгать поясы[үзгәртү]
Чиләбе халыкара стандарт буенча Yekaterinburg Time Zone (YEKT) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +6:00 гә тигез.
Климат[үзгәртү]
| Чиләбе климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Абсолют максимум, °C | 4,1 | 8,0 | 15,3 | 30,5 | 35,7 | 37,3 | 41,0 | 36,0 | 32,5 | 25,5 | 16,1 | 6,5 | 41,0 |
| Уртача максимум, °C | −10,8 | −8,1 | −0,6 | 10,2 | 18,4 | 22,8 | 24,5 | 21,5 | 17,5 | 8,5 | −1,9 | −8,2 | 7,5 |
| Уртача температура, °C | −14,1 | −12,5 | −4,8 | 4,7 | 12,1 | 18,3 | 19,3 | 17,1 | 10,9 | 4,1 | −5,2 | −11,1 | 3,2 |
| Уртача минимум, °C | −20,5 | −19,3 | −12,2 | −0,8 | 6,2 | 11,5 | 14,2 | 11,4 | 6,4 | −1 | −9,3 | −16,9 | −2,5 |
| Абсолют минимум, °C | −48,1 | −45 | −36 | −26,3 | −11,1 | −2,9 | 3,3 | 0,2 | −10,1 | −24 | −36,4 | −42,6 | −48,1 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 19 | 16 | 18 | 27 | 47 | 58 | 87 | 43 | 41 | 30 | 26 | 21 | 429 |
Халык[үзгәртү]
| 1811[2] | 1840[2] | 1856[2] | 1897[3] | 1913[2] | 1926[2] | 1931[2] | 1939[2] | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010[1] |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| ~2 700 | ~4 300 | ~7 700 | 19 998 | ~65 100 | ~57 700 | ~116 900 | ~273 100 | 689 049 | 875 210 | 1 029 522 | 1 141 777 | 1 077 174 | 1 130 273 |
Милли состав (2002): руслар — 85,1%, татарлар — 5,2%, башкортлар — 2,8%, украиннар — 2,1%, алманнар — 1,0%[9]
Тарих[үзгәртү]
Чиләбе крепосте 1736 елда татар морзасы Котлымөхәммәт Тәфкилев тарафыннан башкорт тарханы Таймас Шәһимов җирләрендә нигезләнә.
1744 елдан — Ырынбур губернасы Исәт провинциясе үзәге. 1775 елда Чиләбене Емельян Пугачёв гаскәрләре тарафыннан яулап алына; алар крепостьтә 2 ай эчендә торып калганнар.
1781 елдан — Пермь наместниклыгы Чиләбе өязе үзәге; шул ук елда Уфа наместниклыгы составына күчерелә. 1787 елда шәһәр статусын ала. 1796 елдан — Ырынбур губернасы составында.
1856 елда Чиләбедә 3 чиркәү, 629 йорт һәм 229 лавка (кибет) булган
1892 елда шәһәрне Мәскәү белән тоташтыручы Златоуст—Чиләбе тимер юллары төзелә; шул ук елда шәһәр аша Себер аша магистрале төзелә.
1917 елның ноябрьдә шәһәрдә совет хакимияте игълан ителә. 1918 елның 25 маенда шәһәр чехословак корпусы тарафыннан алына. 1919 елның июль—августтагы Чиләбе операциясе нәтиҗәсендә шәһәр кызылларга кире кайтарыла.
1919—1924 елларда Чиләбе губернасы үзәге, 1924—1934 елларда Урал өлкәсе Чиләбе округы үзәге булып торган. 1934 елдан — Чиләбе өлкәсе үзәге.
1927 елда Русияне электрлаштыру турындагы (ГОЭЛРО) дәүләт планы буенча Чиләбе ГРЭСы төзелә башлый (1930 елда беренче токны бирә). 1930-елларда Чиләбе эре төзелешләр үзәге була: ферросплавлар, трактор, цинк, абразив, электрод заводлары, һ. б. Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә якынча 60 сәнәгый предприятие эвакуациләнә.
1976 елда Чиләбе дәүләт университеты ачыла. 1980 елда Чиләбе Константин Черненко тарафыннан Ленин ордены белән бүләкләнә.
2013 елның 15 февралендә шәһәр өстеннән 270 километр югарылыкта метеорит очып узды.[10][11][12][13] Метеорит Чибәркүл шәһәре тирәсендә төшкән.[14]
Эчке бүленеш[үзгәртү]
- Калинин районы
- Курчатов районы
- Ленин районы
- Металлургия районы
- Трактор заводы районы
- Үзәк районы
- Совет районы
Символика[үзгәртү]
![]() |
||||||
| Чиләбе гербы (1782) | Чиләбе гербы (совет пеироды) | Чиләбе гербы (1994). | Хәзерге герб |
Икътисад[үзгәртү]
Эре транспорт төене (тимер һәм автомобиль юллары, аэропорт). Эре сәнәгатле үзәк (металлургия, машина төзү, металл эшкәртү, прибор ясау, җиӊел һәм азык-төлек сәнәгате).
Транспорт[үзгәртү]
Автомобиль транспорты[үзгәртү]
Автомобиль юлларының гомум озынлыгы — 1055 километр.[15] Шәһәр урамнардагы хәрәкәтен 305 светофор тәртипкә сала.[16] 2008 елда шәһәрне транзит йөк транспортыннан саклап калучы Чиләбе боҗра автомобиль юлы ачылган.
Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рәзән — Пенза — Самара — Уфа — Чиләбе), М51 (Чиләбе — Курган — Петропавел (Казакъстан) — Омск — Новосибирск), А310 (Чиләбе — Казакъстан белән чиге) автоюллар баралар.
Тимер юл транспорты[үзгәртү]
Чиләбе — Себер аша магистралендә төен станциясе. Чиләбе аша 4 юнәлешләр буенча баручы поездлар үтәләр: төньяк һәм төньяк-көнбатышка (Екатеринбург, Түбән Тагил, Түбән Варта, Төмән, Яңа Уренгой, Киров, Санкт-Петербург калаларга), көнчыгышка (Новосибирск, Новокузнецк, Красноярск, Иркутск, Тында, Чита, Томск, Владивосток калаларга), көньякка (Астана, Караганда, Ташкент, Ырынбур калаларга) һәм көнбатышка (Уфа, Ижау, Мәскәү, Самара, Пенза, Сембер, Брест, Симферополь, Адлер, Кисловодск, Анапа, Әстерхан, Бакы, Воронеж калаларга).
Шәһәр яны элемтәсе 5 юнәлешендә хезмәт күрсәтә: төньяк-көнбатыш (Аргаяш, Югары Өфәле), төньяк (Каменск-Уральский), көнчыгыш (Каясан, Щучье, Шумиха, Курган), көньяк (Яманъелга, Южноуральск, Троицк, Карталы), западное (Кисегач, Мияс, Златоуст, Кропачёво).
Тимер юл буенча ташуның төп үзәге — Челябинск-Главный станциясе; шуның өстенә, шәһәрдә тагын якынча 20 станциясе урнаша.
Чиләбе шәһәрендә Көньяк Урал тимер юлының идарәсе урнаша. Көньяк Урал тимер юлы Русиянең 8 субъекты һәм Казакъстан территориясе аша бара.
Һава транспорты[үзгәртү]
Каланың кырый төньяк-көнбатышында Чиләбе халыкара аэропорты (2008 елга кадәр «Баландино» исемен йөрткән) урнаша.
| Вокзал | Аэропорт | Чиләбе боҗра автомобиль юлы |
Иҗтмагый транспорт[үзгәртү]
Автобус хәрәкәт Чиләбедә 1925 елда ачыла, хәзерге вакытта ул 55 маршрутыннан тора.[17]. 1932 елда трамвай хәрәкәте ачыла, хәзерге вакытта ул 15 маршрутыннан тора.[18] 1932 елда троллейбус хәрәкәте ачыла, хәзерге вакытта ул 16 маршрутыннан тора.[19]
1992 елдан метрополитен төзелеше башланган.[20] Метро якынча 2016—2017 елда ачылалчак.
Мәдәният[үзгәртү]
Дин[үзгәртү]
Мәчетләр:
- 129 № Ак җамигъ мәчете (Елькин ур., 16)
- 90 № җамигъ мәчете (Брянск ур., 17)
- 901 № Исмәгыйлә мәчете (Җиңү (Победа) пр., 398а)
- 812 № Металлургия районы мәчете (Байкал ур., 29а)
Югары уку йортлары[үзгәртү]
|
|
Спорт[үзгәртү]
Танылган шәхесләр[үзгәртү]
- Данис Зарипов
- Мәхмүт Гәрәев — совет гаскәр башлыгы, отставкадагы армия генералы.
Шулай ук карагыз[үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 http://www.mojgorod.ru/cheljab_obl/cheljabinsk/index.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=311
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ 2002 ел сан алу базасы
- ↑ http://news.vse42.ru/feed/show/id/743299
- ↑ http://chelyabinsk.ru/text/news/621775.html#comments/c621775/page/2
- ↑ Чибәркүлләр: "Метеорит калдыклары төшү бездә җир тетрәү кебек булды"
- ↑ Чиләбедә төшкән метеоритның ВИДЕОлары
- ↑ http://maps.yandex.ru/?um=XQvrYjTxm28ZxvbLSMYkAwZcy18rFVTt&l=map%2Cmap
- ↑ http://www.cheladmin.ru/sites/default/files/k-rasporyazheniyu-administracii-goroda-chelyabinska-ot-06.12.2010-no-8830.doc
- ↑ http://chelyabinsk.ru/text/news/501152.html
- ↑ http://www.cheladmin.ru/node/4079
- ↑ http://www.cheladmin.ru/node/4077
- ↑ http://www.marsruty.ru/chelyabinsk/#trol
- ↑ http://uralpress.ru/news/2012/03/20/obyom-investiciy-v-stroitelstvo-chelyabinskogo-metropolitena-v-2011-godu-vyros-na
|
|
||
|---|---|---|
| 1 000 000 нан артык кеше | Мәскәү • Санкт-Петербург • Новосибирск • Екатеринбург • Түбән Новгород • Самара • Омск • Казан • Чиләбе • Тындагы Ростов • Уфа • Волгоград | |
| 500 000 — 1 000 000 кеше | Пермь • Красноярск • Воронеж • Сарытау • Краснодар • Тольятти • Ижау • Сембер • Барнаул • Владивосток • Ярославль • Өркет • Төмән • Махачкала • Хабаровск • Новокузнецк • Ырынбур • Кемерово • Рәзән • Томск • Әстерхан • Пенза • Яр Чаллы • Липецк • Тула | |
| 250 000 — 500 000 кеше | Киров • Чабаксар • Калининград • Брянск • Курск • Иваново • Магнитогорск • Улан-Удэ • Тверь • Ставрополь • Түбән Тагил • Смоленск • Белгород • Архангельск | |
| Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. | ||

