Чабаксар
| Кала
Чабаксар
|
Чабаксар (рус. Чебокса́ры, чуаш. Шупашка́р) — Русиядә урнашкан шәһәр, Чуашстан Республикасыныӊ башкаласы. Иделнеӊ уӊ ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле.
Шәһәр аша М7 Идел (Волга) һәм А119 Нократ (Вятка) автоюллар баралар. Чабаксардан Йошкар-Олага хәтле 100 км, Казанга — 158 км, Түбән Новгородка — 240 км; Ульяновскка — 246 км, Мәскәүгә — 650 км. Чуашстаннеӊ тимер юл төененә — Канашка — 80 км.
Эчтәлек |
Атамасы [үзгәртү]
Шәһәр атамасына килгәндә, күпчелек тарихчы-галимнәр Чабаксар (чуаш. Шупашкар) сүзе иске чуашчадан "Яңа Сувар" дигәнне аңлата дип уйлыйлар. Ә аңа нигез салучыларны Сувар шәһәре кешеләре дип санала.
Географиясе [үзгәртү]
Чабаксар каласы Идел буе калкулыгында Иделнең уң ярында урнашкан. Шәһәр ярларын Чабаксар сусаклагычы юа. Каланың чикләре озынлыгы 83,3 км, шул исәптән коры җир буйлап 67 км үтсә, Идел яры буйлап 16,3 км. Каланың гомуми мәйданы 233 233 км²[3]. Сулыклар гомуми мәйданның 15,7%ын алса, урманнар мәйданы 24,8 %ны алып тора.
Климат [үзгәртү]
| Чабаксар климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Абсолют максимум, °C | 4,7 | 5,0 | 12,4 | 24,0 | 32,5 | 36,2 | 38,6 | 39,9 | 29,7 | 21,4 | 11,4 | 7,0 | 39,9 |
| Уртача максимум, °C | −9,4 | −7,4 | −1,5 | 8,5 | 18,4 | 22,2 | 24,2 | 22,0 | 15,5 | 6,6 | −1,2 | −6,2 | 7,6 |
| Уртача температура, °C | −12,9 | −10,7 | −5,1 | 4,3 | 12,6 | 16,6 | 18,8 | 16,6 | 10,6 | 3,1 | −3,4 | −9,1 | 3,5 |
| Уртача минимум, °C | −16,4 | −14,1 | −8,5 | 0,4 | 7,7 | 11,9 | 14,4 | 12,4 | 7,2 | 0,8 | −5,8 | −12,2 | −0,2 |
| Абсолют минимум, °C | −39 | −33 | −27 | −16,9 | −2 | 1,0 | 6,2 | 3,6 | −2,5 | −11,9 | −25,9 | −44,3 | −44,3 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 29 | 19 | 25 | 33 | 37 | 60 | 65 | 52 | 51 | 51 | 43 | 34 | 499 |
Тарих [үзгәртү]
Беренче тапкыр 1469 елда Чебоксар исеме астында телгә алына.
1555 елдан — Мәскәү дәүләтенең крепосте. 17—18 гасырларларда — Идел буеның мәшһүр сәүдә үзәге (тоз, икмәк, җәнлек мехы, күн чималы, бал, һ.б).
1708 елдан — Казан губернасы составында, 1719 елдан — аның Зөя провинциясе составында, 1781 елдан — Казан наместниклыгының (1796 елдан — Казан губернасының) Чабаксар өязе үзәге. 1722 елда шәһәрдә Пётр I, 1767 елда – Екатерина II, 1798 елда – Павел I булганнар.[4]
1856 елда Чабаксарда 11 чиркәү, 836 йорт һәм 28 лавка (кибет) булган.
1920 елдан — Чуаш автономияле өлкәсе, 1925 елдан — Чуаш Автономияле Совет Социалистик Республикасы башкаласы. 1992 елдан Чуашстан Республикасының башкаласы булып тора.
XX гасыр эчендә шәһәр составына 25 авыл һәм штб кертелгәннәр, XXI гасырда шәһәр эченә биш Идел аръягындагы авыл кертелгән.
Халкы [үзгәртү]
Халык исәбе 447 929 кеше (2010).
Төп халкы булып чуашлар (62,4 процент, 2002) һәм руслар (33,3 процент) тора.
|
|
|
|
Административ бүленеш [үзгәртү]
- Калинин районы
- Мәскәү районы
- Ленин районы
- Заволжье территориаль идарәсе
Мәгариф [үзгәртү]
Чабаксар шәһәрендә дүрт зур югары уку йорты урнашкан:
- И.Н. Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университеты,
- Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогик университет,
- Чуаш дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе,
- Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты.
Бу уку йортларыннан кала шәһәрдә күп кенә башка уку йортларының филиаллары да урнашкан. Шулай ук 18 урта һөнәри уку йорты һәм мәктәпләр бар.
Икътисады [үзгәртү]
Каланың икътисады нигездә алга киткән сәнәгать оешмаларыннан тора. Төп юнәлешләре булып электр,энергия җайланмалары, машина төзелеше, азык сәнәгате тора.
Үзендә җитештерелгән йөкләнгән таварлар, хезмәт күрсәтүләр һәм эшләнгән эшләр күләме зур оешмалар гына буенча 2010 елга 44,53 млрд сум тәшкил иткән.
Кардәш калалар [үзгәртү]
Чабаксарның өч кардәш шәһәре бар[5]:
Тагын да Намибиянең Рунду шәһәре белән сөйләшүләр алып барыла.[6].
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ БД ПМО Чувашской Республики. Город Чебоксары
- ↑ 2,0 2,1 2,2 Города с численностью постоянного населения от 250 тыс. до 500 тыс. человек. Росстат. Archived from the original on 2011-08-21. Retrieved on 28 февраля 2012.
- ↑ Чебоксары-2004 в зеркале цифр, фактов, событий…
- ↑ http://enc.cap.ru/?t=world&lnk=1108
- ↑ Побратимы г. Чебоксары
- ↑ Четвертым городом-побратимом Чебоксар станет намибийский Рунду
|
|
||
|---|---|---|
| 1 000 000нан артык кеше | Мәскәү • Санкт-Петербург • Новосибирск • Екатеринбург • Түбән Новгород • Самара • Омск • Казан • Чиләбе • Тындагы Ростов • Уфа • Волгоград | |
| 500 000 — 1 000 000 кеше | Пермь • Красноярск • Воронеж • Сарытау • Краснодар • Тольятти • Ижау • Сембер • Барнаул • Владивосток • Ярославль • Өркет • Төмән • Махачкала • Хабаровск • Новокузнецк • Ырынбур • Кемерово • Рәзән • Томск • Әстерхан • Пенза • Яр Чаллы • Липецк • Тула | |
| 250 000 — 500 000 кеше | Киров • Чабаксар • Калининград • Брянск • Курск • Иваново • Магнитогорск • Улан-Удэ • Тверь • Ставрополь • Түбән Тагил • Смоленск • Белгород • Архангельск | |
| Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. | ||
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Чабаксар | Алатыр | Канаш | Козловка | Мария Посады | Яңа Чабаксар | Чуел | Шөмерле | Ядернә
Районнар: Алатыр | Әлек | Батыр | Урнар | Епрәч | Канаш | Козловка | Комсомол | Красноармейски | Кызыл Чутай | Мария Посады | Муркаш | Порецкое | Ормар | Чуел | Чабаксар | Шомырша | Шөмерле | Ядернә | Ялчык | Янтык |
||