Шомырша районы
| Үзисем | чуаш. Шăмăршă районĕ |
|---|---|
| Өлкә | Чувашия |
| Нигезләнгән | 5 сентябрь 1927 ел |
| Башкала | Шомырша авылы |
| район башлыгы | Валерий Фадеев |
| Телләр | чуашча, урысча |
| Халык саны | 14 356[1] (2010) |
| Тыгызлык | 18,8 кеше/км² |
| Мәйдан | 799.1 км² |
| UTC | MSK (UTC+4) |
| Сайт | Район рәсми сайты |
Шомырша районы (чуаш. Шăмăршă районĕ) — Чуашиянең көньяк-көнчыгышындагы муниципаль район.
Административ үзәге — Шомырша авылы.
Эчтәлек |
География[үзгәртү]
Шомырша районы Чуашиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан. Район территориясе 799,1 км². Төньякта Комсомол, көнчыгышта һәм көньяктаТатарстанның Буа, көнбатышта Алатыр районнары белән чиктәш.
Халык[үзгәртү]
Халык саны 14 356 кеше (2010 елга).
Милли составы: чуашлар — 78%, татарлар — 11% һәм урыслар — 6,9%.
Татарлар чуашлар һәм башка халыклар белән катнаш авылларда яшиләр: Байтирәк, Асан, Баскак, Көчек, Мордва Төкесе, Муллалы, Өч Балтай авылларында.
Күренекле кешеләре[үзгәртү]
- Валерий Яковлев — чуаш, рус театрлары режиссеры.
Административ бүленеше[үзгәртү]
Районда 2004 елдан 9 авыл жирлегендә 33 авыл урнашкан.
Икътисад[үзгәртү]
Сәнәгать: җиһаз, кирпеч, тегү, азык, ремонтлау фабрикалары һәм заводлары.
Авыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, яшелчә, колмак җитештерү.
Искәрмәләр[үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү]
- Район рәсми сайты(рус.)
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Чабаксар | Алатыр | Канаш | Козловка | Мария Посады | Яңа Чабаксар | Чуел | Шөмерле | Ядернә
Районнар: Алатыр | Әлек | Батыр | Урнар | Епрәч | Канаш | Козловка | Комсомол | Красноармейски | Кызыл Чутай | Мария Посады | Муркаш | Порецкое | Ормар | Чуел | Чабаксар | Шомырша | Шөмерле | Ядернә | Ялчык | Янтык |
||