Татарстан
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||
Татарстан Республикасы (Татарстан, рус. Республика Татарстан) — Русия Федерациясе белән берләшкән һәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт. Татарстан Русиянең Идел буе федераль округына керә. Республика башкаласы — Казан шәһәре.
| Татарстан Республикасы суверенитеты, Россия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Россия Федерациясе белән Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (закон чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була. |
Русиядә икътисадый яктан иң көчле төбәкләрнең берсе. 1920 елның 27 маенда төзелгән (ТАССР).
Эчтәлек |
[үзгәртү] Географик мәгълүмат
Татарстан Русия Федерациясе үзәгендә, Көнчыгыш Аурупа тигезлегендә, ике зур елга — Идел һәм Кама очрашкан урында урнашкан. Казан Мәскәүдән 797 км ераклыгында урнашкан.
Республика территориясе озынлыгы — төньяктан көньякка 290 км һәм көнбатыштан көнчыгышка 460 км.
Татарстан территориясе – урманлы җирдә яткан тигезлек. Республиканың көньяк-көнчыгышында калкулыклар бар. Территориянең 90% диңгез биеклегенән 200 метрдан югарырак.
Татарстан территориясенең 16% урманнар белән капланган. Фаунасында 500дән артык хайван төре бар.
[үзгәртү] Рельеф
Татарстан Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгыш өлешенә урнашкан һәм аның төп үзенчәлекләренә ия. Гомумән, Татарстанның җир өсте төзелеше дулкын-сыман тигезлектән гыйбарәт. Аның уртача биеклеге диңгез өстеннән 170 м га, ә аерым урыннары 300—350 м га җитә. Күбесенчә, биеклеге 100 м дан узмаган түбәнлекләрдән тора.
Көнчыгыш Аурупа тигезлеге Иделдән алып көнчыгышка, Урал тауларына таба күтәрелә бара. Татарстанның җир өсте өчен дә бу үзенчәлек хас: аның иң түбән урыннары — Идел аръягының көнбатышына, ә иң биек җирләре көнчыгышына таба урнашкан. Биредә, республиканың көньяк-көнчыгышында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы ята.
Республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә 200—250 м биеклегендәге Идел буе калкулыгы тармаклары кергән. Иделнең төп уңъяк ярының биек һәм текә булуы шушы калкулыкның Иделгә якын ук килеп җитүе һәм аның Идел суы агымы тәэсирендә җимерелүе белән аңлатыла.
Шулай итеп, Татарстанның җир өсте урта өлешендә — түбәнлекләрдән (Идел аръягы түбәнлеге), ә кырый өлешләре калкулыклардан (Бөгелмә, Идел буе һ. б. калкулыклар) торуы белән аерыла. Бу үзенчәлек аның геологик төзелешенә бәйле.
[үзгәртү] Климат
Гыйнвар аеның урта температурасы −16 °C, июль аеның +25 °C.
Температураның абсолют минимумы −44…−48 °C, максимумы +37…+40 °C.
[үзгәртү] Чиктәшлек
| Як | Русия субъекты |
|---|---|
| Төньяк-көнбатыш | Мари Ил |
| Төньяк | Киров өлкәсе |
| Төньяк-көнчыгыш | Удмуртия |
| Көнчыгыш | Башкортстан |
| Көньяк-көнчыгыш | Оренбург өлкәсе |
| Көньяк | Самара өлкәсе |
| Көньяк-көнбатыш | Ульяновск өлкәсе |
| Көнбатыш | Чуашия |
[үзгәртү] Файдалы казылмалар
Республиканың иң зур байлыгы – нефть. Тулаем запас зурлыгы 1 млрд тонн исәпләнә. Татарстанда 127 урында нефть булуы билгеле.
[үзгәртү] Тарих
Татарстан тарихын бу чорлар буенча бүлеп була:
- Бөек Болгар дәүләте
- Идел буе Болгар дәүләте
- Алтын Урда
- Казан ханлыгы
- Казан губернасы
- 27 май 1920 — ТАССР
- 30 август 1990 — Татарстан Республикасы.
[үзгәртү] Татарстан Республикасы
- 1990 елның 30 августында Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул ителде.
- 1992 елның 21 мартында суверен статус турында референдум үтте. Халыкның 2/3 өлеше суверенитетны хуплады.
- 1992 елның 31 мартында Татарстан Чечня белән берлектә Федератив килешүне имзаламады.
- 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан конституциясе кабул ителде.
- 2000 елдан башлап Конституциягә кертелгән үзгәртүләр нәтиҗәсендә Татарстан Русия Федерациясе субъекты.
- 2002 елның 19 апрелендә Татарстан Шурасы Конституциягә кертелгән үзгәртүләрне хуплады.
- 2005 елның октябрендә Татарстан һәм федераль үзәк арасында яңа килешү имзаланды. Килешүдә ике дәүләт теле расланды.
[үзгәртү] Халык
| Халык | Кеше саны, % |
|---|---|
| Татар халкы | 52,95 % |
| Рус халкы | 39,51 % |
| Чуаш халкы | 3,35 % |
| Удмурт халкы | 0,64 % |
| Украин халкы | 0,64 % |
| Мордва халкы | 0,63 % |
| Мари халкы | 0,5 % |
| Башкорт халкы | 0,39 % |
[үзгәртү] Телләр
Татарстан Республикасында дәүләт телләре — тигез хокуклы татар һәм рус телләре. Моның турында Татарстан Конституциясендә һәм Татарстан телләре турындагы канунда әйтелгән.
[үзгәртү] Дин
Татарстан территориясендә 1000нән артык дини берләшмә теркәлгән. Татарстанның ике төп дине — ислам һәм христианлык.
Ислам инде Идел буе Болгарстанында 922 елда кабул ителгән. Татарларның 90 % [чыганагы?] ислам динендә.
[үзгәртү] Торак пунктлар
| Урын | Шәһәр | Урысча исеме | Халык саны | |||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Казан | Казань | 1 143 546 | |||||||
| 2 | Яр Чаллы | Набережные Челны | 513 242 | |||||||
| 3 | Түбән Кама | Нижнекамск | 234 108 | |||||||
| 4 | Әлмәт | Альметьевск | 146 309 | |||||||
| 5 | Яшел Үзән | Зеленодольск | 97 651 | |||||||
| 6 | Бөгелмә | Бугульма | 89 144 | |||||||
| 7 | Алабуга | Елабуга | 70 750 | |||||||
| 8 | Лениногорск | Лениногорск | 64 145 | |||||||
| 9 | Чистай | Чистополь | 60 703 | |||||||
| 10 | Зәй | Заинск | 41 798 | |||||||
| 11 | Азнакай | Азнакаево | 34 859 | |||||||
| 12 | Норлат | Нурлат | 32 600 | |||||||
| 13 | Баулы | Бавлы | 22 109 | |||||||
| 14 | Менделеевск | Менделеевск | 22 075 | |||||||
| 15 | Буа | Буинск | 20 342 | |||||||
| 16 | Әгерҗе | Агрыз | 19 299 | |||||||
| 17 | Арча | Арск | 18 114 | |||||||
| 18 | Васильево | Васильево | 16 957 | |||||||
| 19 | Кукмара | Кукмор | 16 917 | |||||||
| 20 | Минзәлә | Мензелинск | 16 474 | |||||||
| [1] | ||||||||||
[үзгәртү] Мәдәният
Тарихи һәм географик факторлары буенча Татарстан күптән ике зур цивилизация һәм мәдәният арасында яши: көнчыгыш һәм көнбатыш. Шушы фактор Татарстанның бай мәдәниятын билгели.
Мәдәни мирасны саклау һәм популяштору эшенең иң күркәм үрнәге — Казан Кремле. Шулай итеп, Казанның 1000-еллыгын билгеләү Татарстанның мәдәни үсешен, дини һәм милли толерантлык идеяләрен билгеләделәр.
Татарстанда 825 газета-журналлар чыга. Шул исәптә шәһәр һәм район газеталары, Алар рус, татар, удмурт һәм чуаш телләрендә чыгалар.
[үзгәртү] Фән һәм мәгариф
Татарстан — көчле фән һәм мәгариф потенциаллы төбәк. Мәгарифтә 170 000 кеше мәшгуль. Урта 11 еллы белем алу мәҗбүри һәм бушлай. Гомумән, Татарстанда 2434 белем бирү учреждениясе бар, барлыгы якынча 600 000 укучы укый.
Иң популяр университетлар:
- Идел буе (Казан) федераль университеты,
- А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техника университеты (КАИ).
- Казан дәүләт технология университеты (КХТИ).
- Казан дәүләт финанс-икътисади институты.
- Казан дәүләт медицина университеты.
- Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты.
- Казан дәүләт аграр университеты.
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты.
- Казан дәүләт энергетика университеты.
- Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты.
- Кама дәүләт һәндәси-икътисади академия (ИНЭКА)
[үзгәртү] Административ-территориаль бүленеш
Республика территориясе 43 административ районга бүленә. Ал арның үзәкләре булып республика карамагындагы — 13, районнар карамагындагы 6 шәһәр, шәһәр тибындагы 8 поселок һәм 16 авыл тора (8 нче кушымтаны һәм 127 нче биттәге картаны карагыз).
Республика карамагындагы шәһәрләр, район үзәкләре булып торсалар да, районнар составына кермиләр, алар туры-дан-туры республика хакимияте тарафыннан идарә ителәләр һәм мөстәкыйль административ берәмлекне тәшкил итәләр. Алардан башка ике шәһәр — Казан һәм Чаллы — шәһәр районнарына бүленәләр.
[үзгәртү] Шәһәрләр
- Азнакай
- Алабуга
- Әгерҗе
- Әлмәт
- Баулы
- Болгар
- Бөгелмә
- Буа
- Зәй
- Казан (башкала)
- Лениногорск
- Мамадыш
- Менделеевск
- Минзәлә
- Норлат
- Тәтеш
- Түбән Кама
- Чистай
- Яр Чаллы
- Яшел Үзән
[үзгәртү] Дәүләт төзелеше
Республиканың төп кануны — Татарстан Республикасы Конституциясе.
Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары урындагы заты — Татарстан Республикасы Президенты[2].
2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов ант китергәннән соң Татарстан Президенты вазыйфаларын үтәүгә кереште[3][4].
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы — Татарстан парламенты, 100 кәнәфидән тора.
Министрлар Кабинеты — югары башкарма органы. Башлыгы — Премьер-министр.
[үзгәртү] Галерея
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Сылтамалар
| «Татарстан» порталы | |
| Викиҗыентыкта? Татарстан | |
| «Татарстан» проекты |
|
|
|
|---|---|
| Хакимият органнары: Президент | Парламент | Хөкүмәт
Темалар: География | Тарих | Мәдәният | Шәһәрләр | Башкала | Телләр | Икътисад | Дин | Бәйрәмнәр | Герб | Байрак | Гимн | Әдәбият | Спорт «Татарстан» порталы |
|
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Казан | Чаллы | Азнакай | Алабуга | Арча | Әгерҗе | Әлмәт | Баулы | Болгар | Бөгелмә | Буа | Зәй | Зеленодольск | Лаеш | Лениногорск | Мамадыш | Менделеевск | Минзәлә | Нурлат | Тәтеш | Түбән Кама | Чистай
Районнар: Азнакай районы | Аксубай районы | Актаныш районы | Алабуга районы | Алексеевск районы | Апас районы | Арча районы | Әгерҗе районы | Әлки районы | Әлмәт районы | Әтнә районы | Балтач районы | Балык Бистәсе районы | Баулы районы | Биектау районы | Бөгелмә районы | Буа районы | Зәй районы | Кайбыч районы | Кама Тамагы районы | Кукмара районы | Лаеш районы | Лениногорск районы | Мамадыш районы | Менделеевск районы | Минзәлә районы | Мөслим районы | Түбән Кама районы | Нурлат районы | Питрәч районы | Саба районы | Сарман районы | Спас районы | Тәтеш районы | Теләче районы | Тукай районы | Чирмешән районы | Чистай районы | Чүпрәле районы | Югары Ослан районы | Ютазы районы | Яңа Чишмә районы | Яшел Үзән районы |
||
|
|
|---|
| Адыгея | Алтай | Башкортстан | Бурятия | Дагстан | Ингушетия | Кабарда-Балкария | Калмыкия | Карачай-Чиркәсия | Карелия | Коми | Мари Ил | Мордовия | Татарстан | Төньяк Осетия | Тыва | Удмуртия | Хакасия | Чечня | Чуашия | Якутия |
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә. |