Әгерҗе районы
Әгерҗе районы – Татарстан республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә Иж елгасы (Идел бассейны) яры буенда, Казаннан көнчыгышка таба 304 км ераклыкта урнашкан. Тимер юл узелы (юнәлешләре – Казан, Екатеринбург, Ижевск).
Муниципаль районы башлыгы: Габбасов Фәрит Гариф улы.
Үзәге – Әгерҗе шәһәре.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Сәнәгать
- "Төзелеш материаллары заводы" җәмгыяте
- "Ашлык кабул итү предприятиесе" җәмгыяте
- "Сөт-май комбинаты" җәмгыяте
- "Автотранспорт предприятиесе" җәмгыяте
- "Агропромстрой" җәмгыяте
- "Татавтодор" җәмгыяте филиалы
- "Исәнбай кирпеч заводы" җәмгыяте.
Нефть ятмалары бар.
[үзгәртү] Авыл хуҗалыгы
Районда арыш, бодай, солы, карабодай игелә. Терлекчелекнең төп тармаклары: ит-сөт терлекләре, дуңгызчылык.
[үзгәртү] Сәламәтлек саклау
Халыкка медицина хезмәтен район үзәк хастаханәсе күрсәтә. Ул – 147 урынлы күппрофильле учреждение. Анда хирургия, терапия, балалар, гинекология, йогышлы авырулар, акушер бүлекләре эшли, реанимация койкалары, көндезге стационер, ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәләре бар.
Үзәк хастаханә көнгә 300 кешене кабул итә ала. Анда авырулар 22 белгечлек буенча кабул ителәләр.
Красный бор участок хастаханәсе 27 урынга исәпләнгән, көндез дәвалана торган 15 урынлы 3 табиблык амбулаториясе эшли.
Районда 45 фельдшерлык-акушерлык пункты эшли.
Тимер юл хастаханәсендә көндезге стационар, поликлиника, 10 урынлы көндез дәвалану бүлеге эшли.
Район сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 54 табиб, 288 урта медицина хезмәткәре эшли. Күп табибларга "Татарстан Республикасының атказанган табибы" исеме бирелгән.
[үзгәртү] Мәдәният
Районда 83 мәдәният учреждениесе бар. Шул исәптән: 45 клуб учреждениесе, 34 китапханә, 2 тарих музее, балалар музыка мәктәбе, дәүләт кино учреждениесе, "Әгерҗе" радиосы. Аларда 330 кеше эшли. Реконструкциядән уздырылып ачылганнан соң район Мәдәният сараенда Татарстан сәхнә йолдызлары концертлары, район мәдәни чаралары, бәйрәмнәр уза.
Мәдәят сарае каршында "Ритмы детства" республика конкурсы дипломанты – "Самоцветы" хореография ансамбле, "Эль" вокаль-инструменталь ансамбле, "Народные мелодии" республика конкурсы дипломанты – "Жемчужина" рус халык җырлары ансамбле, "НИКА" яшь тамашачы театры, "Надежда" театр студиясе, Ф.Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсы лауреаты – баянчылар ансамбле эшли.
[үзгәртү] Сылтамалар
| Бу мәкаләнең сыйфатын арттырып була.
Моның өчен әлеге шаблонны өстәргә кирәк: {{Административ берәмлек}}. |
| Бу Татарстан географиясе буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Казан | Чаллы | Азнакай | Алабуга | Арча | Әгерҗе | Әлмәт | Баулы | Болгар | Бөгелмә | Буа | Зәй | Зеленодольск | Лаеш | Лениногорск | Мамадыш | Менделеевск | Минзәлә | Нурлат | Тәтеш | Түбән Кама | Чистай
Районнар: Азнакай районы | Аксубай районы | Актаныш районы | Алабуга районы | Алексеевск районы | Апас районы | Арча районы | Әгерҗе районы | Әлки районы | Әлмәт районы | Әтнә районы | Балтач районы | Балык Бистәсе районы | Баулы районы | Биектау районы | Бөгелмә районы | Буа районы | Зәй районы | Кайбыч районы | Кама Тамагы районы | Кукмара районы | Лаеш районы | Лениногорск районы | Мамадыш районы | Менделеевск районы | Минзәлә районы | Мөслим районы | Түбән Кама районы | Нурлат районы | Питрәч районы | Саба районы | Сарман районы | Спас районы | Тәтеш районы | Теләче районы | Тукай районы | Чирмешән районы | Чистай районы | Чүпрәле районы | Югары Ослан районы | Ютазы районы | Яңа Чишмә районы | Яшел Үзән районы |
||
|
|
||
|---|---|---|
| Әгерҗе
Азево | Байтуган | Балтач | Барҗы-Пелга | Барҗы-Умга | Биектау | Бимә | Варкләд | Варкләд-Бодья | Волково | Вольный Труд | Гали | Девәтернә | Еленовский | Зуево | Иж-Бәйки | Иж-Бубый | Исәнбай | Иске Кызыл Яр | Иске Никольский | Иске Чекалда | Иске Әсләк | Кадрәк | Кадыбаш | Касай | Кичкетаң | Кодаш | Комсомолка | Кондызлы | Көчек | Красный Бор | Күләгәш | Кыдырлы | Кырынды | Мадьяр | Мадык | Мордыби | Мукшур | Нарат | Нәҗәр | Ожбуй | Пеләмеш | Рус Шаршадысы | Саклау | Салагыш | Сарсак Әрәмә | Сарсак-Умга | Сәрдәле | Сәхрә | Сокман | Татар Таңсары | Татар Чилчәсе | Ташлы | Тәберле | Тирсә | Тоба | Тукай поселогы | Уразай | Үтәгән | Чәчкә | Чишмә | Чишмә | Шаршады | Яморза | Яңа Акхуҗа | Яңа Бәзәкә | Яңа Кызыл Яр | Яңа Никольский | Пеләмеш | Яңа Эсләк | Яңавыл |
||