Арча районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.

Арча районы
Арча районы гербы
Арча районы картасы
Өлкә Татарстан
Нигезләнгән 1930 ел
Башкала Арча
Зур шәһәрләр Арча
Муниципаль район башлыгы Алмас Әмин улы Назиров
Башкарма коммитет җитәкчесе Илшат Әхәт улы Галимуллин
Телләр татар, рус
Халык саны 51223 кеше (2010)
Тыгызлык 27,78
Мәйдан 1843,6
UTC MSK+0
Сайт http://arsk.tatar.ru/


Арча районының байрагы

Арча районы (рус. Арский район) — Татарстан Республикасының төньягында урнашкан муниципаль район, төньякта Мари Ил белән чиктәш. Район үзәге — Арча.

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарих

1930 елның 10 августында барлыкка килә. 1963 елда Арча районына Татар АССРның Тукай районы кертелә. 1990 елда районнан Татарстанның Әтнә районы аерып чыгарыла.

[үзгәртү] Халык

Халык саны: 51,6 мең кеше (шул исәптән ирләр — 23,9, хатыннар — 27,7).

Халыкның 92,7 % — татарлар, 6,3 % — руслар, 0,5 % — марилар.

[үзгәртү] Рельеф

Мәйданы — 1843,6 км².

Районның рельефы — Казансу һәм кушылдыклары, Ашыт, Шушма елгалары белән телгәләнгән калкулыклы үзәнлек (биеклек 170–266 м).

[үзгәртү] Икътисад

Авыл хуҗалыгы зур үсеш алган. Авыл хуҗалыгының нигезен ит-сөт һәм бөртеклеләр (уҗым арышы, бодай, сабан ашлыгы, кузаклылар) юнәлеше тәшкил итә. Эре балык хуҗалыгы бар.

[үзгәртү] Күренекле кешеләр

Арча төбәге әдәбият тәнкыйтьчеләренә һәм шагыйрьләргә бай.

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә