Арча урман хуҗалыгы музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арча урман хуҗалыгы музее latin yazuında])
Арча урман хуҗалыгы музее
Нигезләнү датасы 2001
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Арча районы
Урын Үрнәк (Арча районы)

Арча урман хуҗалыгы музееТатарстан Республикасы Арча муниципаль районы Үрнәк авылында 2001 нче елда Арча урман хуҗалыгы коллективы тарафыннан оештырылган музей.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монда Бөек Петр заманыннан (1790 елдан) килгән бик кызыклы материаллар саклана. Элек урман хуҗалыгы продукциясен кораблар төзү, яңа шәһәр һәм авыллар төзелеше өчен файдаланганнар. Моның өчен өязләрдә урманчылыклар төзелгән, анда урманчылар билгеләнгән. Казан өязенең Арча урманчылыгы турында архивларда (19 гасыр урталары) әйтелә, анда планнар, эшләнгән эшләр, урманчылык адреслары, хәтта штат расписаниесе копиясе (нөсхәсе) дә сакланган.

Арча, Сурнар һәм Ворошилов урманчылыкларыннан торган Арча урман хуҗалыгының оешу вакыты – 15.09.1931. Бу составта урман хуҗалыгы 1940 нче елга кадәр сакланаган, ә 1940 нчы елда территориянең бер өлеше Шәһәр яны урман хуҗалыгына күчә, Арча урман хуҗалыгына Балтач урманчылыгы кушыла. 2007 нче елның 1нче октябреннән урман хуҗалыкларына яңадан урманчлык статусы бирелә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музейның бер өлеше урман хуҗалыгының элеккеге директоры Нәзиров Алмас Әмин улына багышланган. Ул - зур үзгәрешләр керткән җитәкче. Аның килүе белән урман хуҗалыгының бөтен эшчәнлеге яхшы якка үзгәрде. Эшчеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары яхшырды, юллар төзекләнләндерелде, яңа йортлар төзелде, йортларга газ үткәрелде. Хуҗалыкның техника базасы баетылды, компьютерлар белән җиһазландырылды. 12 ел эшләү дәверендә Алмас Әмин улы урман хуҗалыгын алдынгылар рәтенә чыгарды.

Мактау грамоталары, дипломнар – урман хуҗалыгыгың югары уңышларга ирешкән нәтиҗәсе. Урман хуҗалыгында Рәсәйнең өч, Татарстанның җиде атказанган урманчысы көч куйган.

Бер стенд, сугыш ветераны, гомер буе урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Җамалиев Гаяз Җамалиевичка багышланган. Танылган чыршы географик культуралары, урманнарны чистарту , яшь үсентеләр үстерүдә Гаяз Җамалиевичның өлеше зур. Аның улы, кызы , оныклары да урман хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итәләр. Галимҗановлар, Гомәровлар династиясе дә үзләренең тормышларын шушы бөек эшкә – урманнарны үстерү һәм саклауга багышлаганнар.

Мәктәп урманчылыгы әгъзалары урманны үстерү һәм саклау буенча үзләреннән зур өлеш кертәләр. Алар авыл кешеләре арасында урманны саклау , урманда үзеңне дөрес тоту буена массакүләм -аңлату чаралары алып баралар, дару үләннәре әзерләү, ылыслы агач күркәләрен җыюда катнашалар. Җәйге чорда мәктәп укучылары питомникларда яшь үсентеләрне карап үстерәләр, ел саен 40ар данә сыерчык оялары ясап эләләр, кыш буе бездә кышлаучы кошларны туендыруны оештыралар, даими рәвештә агачлар, куаклар, үләннәрне өйрәнү буенча фенологик күзәтүләр алып баралар. Мәктәп урманчылыгы республика һәм рәсәй күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда, семинарларда актив катнашып, алдынгы урыннар яулый.

Урманчылыкның иң мөһим юнәлешләренең берсе – урманнарны үстерү һәм яңарту. Урманнарны яңарту – киселгән урыннарга, яр буйларына яңа үсентеләр утырту. Ел саен урман хуҗалыгы урман фондының 120 гектар майданында урманчылык эшләре алып бара. Урманнарда бер елга 50 гектардан артык кар тоту корылмалары куела, янгыннан саклау чаралары үткәрелә.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]