Шәйхи Маннур музей-китапханәсе (Тулбай)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәйхи Маннур музей-китапханәсе (Тулбай) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Шәйхи Маннур музей-китапханәсе
Нигезләү датасы 1995
Урын ТР, Мамадыш районы, Тулбай, Совет ур., 14.
Директор Светлана Александр кызы Ишпахтина
Римма Петр кызы Сөләйманова
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Шәйхи Маннурның мемориаль музей-китапханәсе (рус. Мемориальный музей-библиотека Шайхи Маннура) — Татарстанның Мамадыш районы Тулбай авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурның (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров, 19051980) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхи Маннур

Шәйхи Маннур 1957 елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра, аңа 100 китап бүләк итә. 1980 елда китапханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. 1995 елның 24 гыйнварында әлеге бинада, ТР милли музее филиалы буларак, музей ачыла [1]. 2015 елданМамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 83 кв. м. Фондта 4 600 саклау берәмлеге: язучының шәхси әйберләре (орденнары), кулъязмалары, китаплары (шул исәптән, 1920-елларда латин язуында нәшер ителгән беренче китаплары), шәхси китапханәсе урын алган. Ш. Маннурның әтисе алып кайткан шахтер лампалары тупланмасы, сөлгеләр тупланмасы кызыклы.

Экспозиция Тулбай авылы тарихы, татар халкының көнкүреше әйберләре, киемнәре белән дә таныштыра.

Экскурсияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шәйхи Маннурның тормышы һәм иҗаты
  • «Муса» романының язылу тарихы (1959—1964)
  • Шәйхи Маннур төзеткән китапханә
  • Шәйхи Маннурның авылдашлары

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]