Казан химия мәктәбе музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Казан химия мәктәбе музее latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Казан химия
мәктәбе музее
Музей КФУ ишегалдындагы бинада урнашкан
Музей КФУ ишегалдындагы бинада урнашкан
Нигезләү датасы 1863
Урын Казан, Кирмән урамы, 18.
Директор Лиана Алтынова
Сайт muzej-kazanskoj-himicheskoj-shkoly

Казан химия мәктәбе музее (рус. Музей Казанской химической школы) — Казанда 1840-1845 елларда нигез салынган, 1863 елда рәсмиләштерелгән музей. Дөньяда бердәнбер тулы бер фәнни мәктәпнең мемориаль химия музее булып тора.
Координатлары 55.790865, 49.121933.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан университеты баш корпусы ансамбле

Музейга 1840-1845 елларда химик һәм рәссам, Петербург ФА мөхбир-әгъзасы К. К. Клаус (17961864) нигез салган. 1863 елда Александр Бутлеров (18281886) музейга беренче караучы (җитәкче) итеп фармацевт А. И. Ломанны билгеләгән. Ул музей белән 20 ел җитәкчелек иткән. Музей университет ишегалдындагы университет белән бер ансамбль төзүче бинада урнашкан. Бинаны архитектор М. П. Коринфский 1837 елда төзеп бетергән. Беренче катында — химия, икенче катында — физика лабораторияләре урнашкан булган. 1844-1848 елларда химия һәм технология лабораториясендә лаборант булып Модест Киттары (18251880) хезмәт итә.

Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күргәзмәләр Казан химия мәктәбенең XIX гасыр урталарыннан безнең көнгә кадәр үсеше тарихын яктырта. Музей составына иң беренче булган кыяфәтендә Бутлеровның кабинеты (шәхси китапханәсе белән бергә), аеруча кыйммәтле экспонатларны саклау бүлмәсе, химия лабораториясе, борынгы химия китаплары булган китапханә, Бутлеров аудиториясе керә.

Музейның экспонатлары булып К. К. Клаус, Николай Зинин (18121880), А. М. Бутлеров, В. В. Марковников (18371902), А. М. Зайцев (18411910) һ. б. атаклы Казан химиклары тапкан матдәләр, Казан химикларының бюстлары һәм портретлары, аларның гыйльми хезмәтләре, шәхси әйберләре, XIX гасырның оригиналь химия җиһазлары һәм савыт-сабасы, химия лабораториясенең 1857-1900 еллардагы документлары һ. б. тора.

Атнаның шимбә, якшәмбедән башка көннәрендә 10-16 сәгатьләрдә ачык. Төркемнәргә керү түләүле. Телефоны: +7(960) 031-01-30.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. М. М. Шарипов. Познавательный путеводитель по Казани. К.: «Скрипта», 2015. ISBN 978-5-99008-642-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани
Герб Казани