Алексеевское

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
1965
Алексеевское
Ил Русия
Төбәк Татарстан Республикасы
Координаталар 55°18′″ т. к. 50°05'" кч. о. (G)
Нигезләнде 1710
Халык саны 11 224 кеше (2010)
UTC UTC+3
Телефон коды +7 84341
Почта индексы 422901
Алексеевское (Россия)
Red pog.png
Алексеевское (Татарстан)
Red pog.png
Алексеевское.jpg

Алексеевскоешәһәр тибындагы поселок, Татарстанның Алексеевск районының административ үзәге. Сала Куйбышев сусаклагычының уң ярында Казаннан көньяк-көнчыгышка 108 км ераклыкта тимер юл станциясе янында урнашкан. Сала аша Р239 автотрассасы үтә. 2000-нче елларда сала тирәсендә су саклагычның Кама өлеше аша 11 километрлы күпер ачылды.

Район үзәгендә — авыл хуҗалыгы машиналарын төзү (ААҖ «Алексеевская СХТ»), ГУП «Алексеевский молочно-консервный комбинат», кирпеч заводы, асфальт заводы, нәфис туку фабрикасы.

Тарихы[үзгәртү]

Алексеевское саласы XVII гасыр уртасында нигезләнә. Аның беренче хуҗасы майор А. И. Змиев була, үз утарын ул 1712 елда Пётр I көрәштәше Казан губернаторы һәм Әстерхан графы П. М. Апраксинга сата. Апраксин шулай ук тагын ике биләмә — Лебяжье һәм Сакон биләмәләрен нигезли. Бу чордан башлап авыл тарихы җирле рухани Василий Нечаев төзегән елъязмада языла. Елъязма безнең көннәргә кадәр сакланган. Революциягә хәтле аны Воскресенское дип тә атап йөреткәннәре мәгълүм.

Яңа җирләрне яшәү өчен җайлаштыру максаты белән Апраксин монда крепостной крестьяннарны гына түгел, төрле качып киткәннәрне дә китерә. Моның сәбәпле XIX гасыр уртасына кадәрле Кама арты ягы үтеп баручылар өчен әйләнә-тирәдә тыныч булмаган һәм куркыныч җир итеп санала.

Авыллар кулдан кулга еш күчә: бояр Апраксиннан — урал чугун кою заводлары хуҗасы промышленник А. Н. Демидовка, аннан — Екатерина II иркәсе эре җир биләүче сенатор А. И. Сахаровка.

Алексеевск бистәсе Чулман елгасының сул ягына Казан – Ырынбур трассасына урнашкан. Шәһәр тибындагы бистә исемен 1965нче елда ала. Кайчандыр, Алексеевскига Кама елгасы аркылы паром белән кичкәч кенә эләгеп була иде. Елга аркылы күпер салынгач, хәлләр яхшы якка үзгәрде. Чөнки күпердән чыгуга, туп-туры Алексеевск бистәсенә килеп керәсең.[1]

Кеше саны[үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
5 520 6 012 6 776 8 146 9 720 11 224

Милли состав (2002): татарлар – 23,8%, руслар – 69,2%, мордва — 3,1%, чуашлар — 2,0%.[8]

Икътисады[үзгәртү]

Мәдәнияты[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]