Алексеевское Сугыш даны музее

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексеевское Сугыш даны музее latin yazuında])
Алексеевское Сугыш даны музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Алексеевское
Алексеевское Сугыш даны музее
Нигезләү датасы 2010
Урын 422900 ТР, Алексеевск районы, Алексеевское, Ленин ур., 33.
Директор Ольга Герман кызы Кладова
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр

Алексеевское Сугыш даны музее (рус. Алексеевский музей боевой славы) – Татарстанның Алексеевск районы үзәге Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Алексеевск районының В. И. Абрамов исемендәге Туган як музее филиалы. ХХ гасырдаXXI гасыр башында алексеевскилыларның локаль сугыш конфликтларында катнашуы турында сөйли.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеевск районы Әфган сугышы инвалидлары иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе Николай Гордеев) әгъзалары башлангычы белән 2010 елда оештырыла. Музей ачу өчен ТР министрлар кабинетының 150 мең сумлык грантын оту да ярдәм итә[1]. Әлеге акчага стендлар, витриналар, муляжлар сатып алына. Музей оештыру өчен Алексеевск районы башлыгы ярдәме белән бистә балалар сәнгать мәктәбендә [2] иркен бүлмә бирелә. Районның сәнәгать оешмалары, шәхси эшмәкәрләр факс, фотоаппарат, компьютер, принтер, компьютер өстәле, фоторамкалар алырга ярдәм итә.

Музей экспонатлары ХХ гасырдаXXI гасыр башында алексеевскилыларның локаль сугыш конфликтларында (бигрәк тә, Әфган, Төньяк Кавказ - Чечня сугышларында) катнашуы турында сөйли. Локаль сугыш конфликтларында катнашучыларның картотекасы алып барыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]