Таҗи Гыйззәт музее (Әгерҗе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Таҗи Гыйззәт музее (Әгерҗе) latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы
Таҗи Гыйззәт музее
Нигезләү датасы 2007
Урын 422230 ТР, Әгерҗе,
Октябрь ур., 25
Директор Гөлназ Фелис кызы Җәмитова
Сайт Музей турында мәгълүмат

Таҗи Гыйззәт музее (рус. Музей Тази Гиззата) — Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Әгерҗе районы мәдәни мирас һәм тарих музее филиалы. Драматург Таҗи Гыйззәтнең (18951955) тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыра.

Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Музей ачу тәкъдимен 2005 елда драматургның улы – профессор, фәлсәфә фәннәре докторы Казбәк Таҗи улы Гыйззәтов әйтә.

ТР Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе Ф. Г. Нуриев 2006 елның 18 декабрендә «Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт музеен оештыру турында» 496нчы санлы карар кабул итә[1].

Шул карар нигезендә, 2007 елның августында Әгерҗе шәһәренең Таҗи Гыйззәт исемендәге (2010 елдан) 3нче санлы урта мәктәбе[2] бинасында музей ачыла.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казбәк Гыйззәтов һәм аның хатыны, шәфкать туташы Фирдәвес Гыйният кызы 2005 елдан башлап музейга күпсанлы фотосурәтләр, китаплар, Таҗи Гыйззәтнең шәхси әйберләрен тапшырып килә. Әлеге әйберләр музей экспозициясенең нигезен тәшкил итә. Музейны оештыруда Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равия Фәррахи кызы Лутошкина, рәссам Камил Мансур улы Мөхәммәтшин, китапханә хезмәткәрләре зур өлеш кертә[3].

Күргәзмәләрдә драматургның тормышы һәм иҗаты чагыла. Музейда язучының шәхси әйберләре дә саклана.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]