Әлмәт
Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.
| 1953
Әлмәт
|
Әлмәт (лат. тат. Əlmǝt, рус. Альметьевск) — Татарстан шәһәре, Әлмәт районы үзәге. Кама буе, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгындагы сөзәклектә, Зәй елгасының (Кама кушылдыгы) сул як ярында, Әлмәт тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 16 километрда, Казаннан көньяк-көнчыгышка таба 279 километр ераклыкта урнашкан. Автоюлларның эре төене. Шәһәрдән 10 километр читтә – Бөгелмә–Яр Чаллы–Әгерҗе тимер юлы.
Халкы 159 000 кеше тәшкил итә.
Әлмәт – Татарстанның эре нефть сәнәгате үзәге (Ромашкино нефть һәм газ ятмалары чыганагы). Әлмәт – «Дуслык» магистраль нефтьүткәргеченең, Түбән Новгород, Пермь, Самара һәм башка нефтьүткәргечләрнең башлангыч пункты.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
Әлмәт шәһәре Әлмәт авылы нигезендә барлыкка килә. Әлмәт авылы, «Әлмәт энциклопедиясе» хезмәткәрләре тикшеренүләренә караганда, 1720 елда нигезләнгән. 1930 елдан Әлмәт авылы — Әлмәт районының үзәге. Нефть чыгу белән бәйләнешле рәвештә, 1952 елның март аеннан ул шәһәр тибындагы бистәгә (поселок) әверелә, 1953 елның ноябрь аеннан исә шәһәр статусын ала.
[үзгәртү] Сәнәгать
нефть чыгаручы сәнәгать
- «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- «Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- «Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
- В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ААҖ
- «Татнефтеотдача» ЯАҖ
- «Нефтеконсорциум» ЯАҖ,
- «Татойлгаз» ЯАҖ,
газ эшкәртү
- «Татнефть газ эшкәртү» идарәсе
машина төзелеше һәм металл эшкәртү
- «АЛНАС» батырма электр насослары заводы» ААҖ
- «Әлмәт торба заводы» ААҖ
- «Әлмәт резина техника изделиеләр заводы» ҖЧҖ
- «Әлмәт тимер-бетон изделиеләр заводы» ААҖ
- «Әлмәт «Радиоприбор» заводы» ААҖ
- «АЗГП» ААҖ» производство-сәүдә фирмасы
җиңел сәнәгать
- «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы
азык-төлек сәнәгате
- Әлмәт сөт комбинаты, «Әлмәт икмәк заводы» ААҖ
«Акташ кирпеч заводы» ААҖ үзәктән читтәрәк урнашкан. Нефть чыгару районның барлык территориясендә алып барыла.
[үзгәртү] Авыл хуҗалыгы
Әлмәт районында бодай, арыш, арпа, солы, борчак, вика, кукуруз, тары, яшелчәләр үстерелә.
Мөгезле эре терлек, дуңгыз, сарык, атлар, кош-корт, читлектә җәнлекләр (ак төлке, чәшке) асрала.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре
- «Колшәрип» кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ.
Территориядә Әлмәт һәм Кәләй урман хуҗалыклары бар.
[үзгәртү] Мәгариф
- Әлмәт нефть институты
- Әлмәт муниципаль институты
- Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы
- Әлмәт политехника техникумы
- Әлмәт физкультура техникумы
- Әлмәт медицина училищесы
- Ф.З.Яруллин исемендәге музыка училищесы
[үзгәртү] Мәдәният
- Әлмәт татар дәүләт драма театры
- Туган якны өйрәнү музее
[үзгәртү] Спорт
- "Нефтяник" хоккей клубы
- "Алнас" футбол клубы
[үзгәртү] Сылтамалар
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Казан | Чаллы | Азнакай | Алабуга | Арча | Әгерҗе | Әлмәт | Баулы | Болгар | Бөгелмә | Буа | Зәй | Зеленодольск | Лаеш | Лениногорск | Мамадыш | Менделеевск | Минзәлә | Нурлат | Тәтеш | Түбән Кама | Чистай
Районнар: Азнакай районы | Аксубай районы | Актаныш районы | Алабуга районы | Алексеевск районы | Апас районы | Арча районы | Әгерҗе районы | Әлки районы | Әлмәт районы | Әтнә районы | Балтач районы | Балык Бистәсе районы | Баулы районы | Биектау районы | Бөгелмә районы | Буа районы | Зәй районы | Кайбыч районы | Кама Тамагы районы | Кукмара районы | Лаеш районы | Лениногорск районы | Мамадыш районы | Менделеевск районы | Минзәлә районы | Мөслим районы | Түбән Кама районы | Нурлат районы | Питрәч районы | Саба районы | Сарман районы | Спас районы | Тәтеш районы | Теләче районы | Тукай районы | Чирмешән районы | Чистай районы | Чүпрәле районы | Югары Ослан районы | Ютазы районы | Яңа Чишмә районы | Яшел Үзән районы |
||