Октябрьски
| 1946
Октябрь шәһәре
|
Октябрьски — Башкортостанның Туймазы районына керүче каласы.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Географик мәгълүмат
Уфадан 180 км ераклыкта, Татарстан белән Башкортстан арасында аккан Ык буенда урнашкан. Якындагы тимер юл станцияләре Урыссу (Татарстан) – 15 кмда һәм Туймазы (25 кмда). Шәһәр эчендә пассажир хәрәкәте булмаган Нарыш тупик тимер юл станциясе урнашкан.
[үзгәртү] Тарихи мәгълүматлар
Башкортстанның көнбатышында нефть ятмалары һәм «Туймазынефть» тресты барлыкка килү белән Ыкның уң ярында нефтьчеләрнең бистәсен төзү турында карар кылынган. Дүрт татар авылы: Нарыш, Төрекмән, Мулла һәм Зәет арасындагы кырда “Социалистический городок” төзелеше башланган. Ике ел эчендә саман кирпеченнән 20 бер катлы йорт, клуб, ашханә, почта төзелгән. Эшче куллар җитмәгәч, 1941-1942 елда төзелешкә Идел буе алманнары күчерелә. Алар урман кисә, карьерлардан таш чыгара. Хәзерге автовокзал урынында “25 еллык” лагерь булган. Анда 25 елга иректән мәхрүм ителгән репрессия корбаннары тора. 1944 елда Нарыштау астында нефть табылу уңаеннан беренче урамга Девон исеме кушыла.
1946 елда бистәгә шәһәр статусы бирелә.
[үзгәртү] Халык
Халык саны 109,7 мең (2010). Зурлыгы буенча Башкортстанның бишенче шәһәре.
| Милләт (2002) | Өлеш, % |
|---|---|
| татарлар | 37,1 |
| урыслар | 40,9 |
| башкортлар | 13,1 |
| чуашлар | 1,94 |
| марилар | 1,24 |
| мукшылар | 0,98 |
| удмуртлар | 0,21 |
| украиннар | 1,66 |
| әрмәннәр | 0,43 |
| белоруслар | 0,25 |
| таҗиклар | 0,25 |
| үзбәкләр | 0,19 |
[үзгәртү] Танылган кешеләр
Хәзерге Октябрьскига керүче торак урыннардан зур гына кешеләр чыккан:
- Хәйретдин Мөҗәй (Төрекмән, 1901-1944) - полковник, герой-шагыйрь.
- Шакирҗан Гатиятуллин (Мулла, 1916-1972) - Советлар берлеге герое.
- Риф Гайнанов (Нарыш, 1958-2009) - билбаулы көрәшнең халыкара ассоциациясе президенты.
Гомумән, шәһәр үзенең көрәш мәктәбе белән танылган.
Октябрьскиның предприятиеләрендә төрле вакытларда Мөсәгыйть Хәбибуллин, Ризван Хәмид эшләп китәләр, Вагыйз Фәтхуллин, Айдар Хәлим биредә училище тәмамлый, Нәҗип Асанбаев Кызыл Таңның үз хәбәрчесе булып эшли.
[үзгәртү] Матбугат
«Туган як» —- Октябрьски шәһәренең иҗтимагый-сәяси гәзите, 1990 елдан. Атнага 2 тапкыр чыга.
[үзгәртү] Икътисад
Октябрьски – зур индустриаль үзәк. Сәнәгать җитештерүе структурасына машина төзү предприятиеләренә 43% туры килә; ягулык сәнәгатенә 32%. Шәһәр предпприятителәре 250 исемдәге товар җитештерә. Нефть промыселлары һәм автомобиль транспорты өчен җиһазлар, төзелеш конструкцияләре һәм материаллары, автомобиль приборлары һ.б.
50гә якын сәнәгать предприятиесенең арасында аерым урынны Башнефть НГДУ (нефть-газ чыгаручы идарә), «Башнефтегазпром» идарәсе, ААҖ АК «ОЗНА», АҖ АК «АПРИ», ОЗНПО, ҖЧҖ ҖШ (җитештерү ширкәте) «Роснефтемаш», ААҖ «Блокжилкомплект», ҖЧҖ «Металл-комплект». АҖ АК «АПРИ» Русиянең эшләүче барлык автомобиль, трактор һәм комбайн җитештерүче заводлары өчен приборлар ясый.
[үзгәртү] Транспорт
[үзгәртү] Мәгариф
[үзгәртү] Югары уку йортлары
- Уфа дәүләт нефть техник университетының Октябрьски филиалы (http://of.ugntu.ru)
- Самара дәүләт архитектура-төзелеш университетының Бәләбәй филиалы.
- 4 юридик-социогуманитар вуз филиаллары.
[үзгәртү] Урта махсус уку йортлары
- Башкорт икътисади-юридик техникум
- Октябрьский икътисади техникум (http://nouoet.com)
- С. И. Кувыкин ис. Октябрьский Нефть колледжы
- Гуманитар колледж
- Музыкаль училище
- Октябрьский коммуналь-төзелеш техникумы.
[үзгәртү] Башлангыч һөнәри уку йортлары
№ 4, 22, 56,68
[үзгәртү] Сылтамалар
[үзгәртү] Дини тормыш
Октябрьски үзенең мәдрәсәсе белән билгеле. "Нур әл-Ислам" мәдрәсәсе 1990 елдан эшли. Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Үзәк Диния нәзаратына карый торган мәчетләр имамнары биредә белемен күтәрә.
[үзгәртү] Искәрмәләр
|
|
||
|---|---|---|
| Башкала: Уфа | ||
| Шәһәрләр: Агыйдел | Баймак | Бәләбәй | Белорет | Бөре | Благовещенск | Дәүләкән | Дүртөйле | Ишембай | Күмертау | Межгорье | Мәләвез | Нефтекама | Октябрьски | Салават | Сибай | Туймазы | Учалы | Стәрлетамак | Яңавыл | ||
| Районнар: Архангель | Аскын | Авыргазы | Әбҗәлил | Әлшәй | Баймак | Бакалы | Балтач | Бәләбәй | Балакатай | Белорет | Бишбүләк | Бөре | Благовар | Благовещен | Борай | Бөрҗән | Бүздәк | Гафури | Дәүләкән | Дүртөйле | Дыван | Җылаер | Зиянчура | Иглин | Илеш | Ишембай | Кызыл Кама | Күгәрчен | Кушнарен | Куергазы | Калтасы | Караидел | Кырмыскалы | Кыйгы | Мәләвез | Мәчетле | Мишкә | Миякә | Нуриман | Чакмагыш | Салават | Тәтешле | Туймазы | Уфа | Учалы | Федоровка | Хәйбулла | Чишмә | Шаран | Стәрлебаш | Стәрлетамак | Яңавыл | Ярмәкәй | ||