Рим Вәлиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рим Вәлиуллин latin yazuında])
Рим Вәлиуллин
Туган 15 октябрь 1950(1950-10-15) (73 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Вәлиуллин Рим Абдулла улы (1950 ел, 15 октябрь, Октябрьский шәһәре) — геофизик, техника фәннәре докторы (1996), профессор (1998), Россия фәннәр академиясе академигы (1997), Башкортостан атказанган уйлап табучысы, Башкорт дәүләт университетының "Геофизика" кафедрасының рәисе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вәлиуллин Рим Абдулла улы Башкорт АССР-ның Октябрьский шәһәренең 1950 елның 15 октябренда туган. 1977 елда Башкорт Дәүләт Университетын физик-геофизик белгечлеге буенча бетергән.1987 елда Губкин ис. Мәскәү ИНХ и ГП-да "нефть скважиналарның турыдан-туры булмаган компрессор үзләштерүе һәм сынавы вакытында термометрия бирелгән мәгълүматларын тикшерү һәм интерпретация методикасын эшләү" темасына кандидат диссертациясен яклаган. Доктор диссертациясен 1996 елда "Нефть пластлары һәм скважиналар диагностикасының термик ысуллары" буенча яклаган. Р.Вәлиуллинның фәнни кызыксыну өлкәсе: нефть пластлары һәм скважиналарда термогидродинамик кырлар өйрәнүе, скважиналарны эксплуатацияләү һәм үзләштерү вакытында нестационар термометрия бирелгән мәгълүматларын тикшерү һәм интерпретациясе. Профессор булып 1998 елда киткән. Якынча 150 фәнни эш авторы, 45 патент һәм уйлап чыгаруга шәһадәтнамәләрнең авторы.

Наградалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Салават Юлаев ордены Кавалеры (2017).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортостан: Краткая энциклопедия. Уфа: Башкирская энциклопедия. 1996.

Ссылки[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]