Мукшылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мукшы
Мукшы хатыннары милли киемдә. XIX гасыр.
Үз аталышы: мокша
Гомуми саны: 296 904[1]
Таралышы: Рәсәй
Тел: мукшы теле
Дин: христианлык
Бүтән халыкка керүе: мордва халкы
Якын халык: эрзә халкы
Этник группалары: каратай халкы (?)

Мукшы́ (мукш. мокшет; ирз. мокшот) — мордва халкының ике төп этник группасының берсе (икенчесе — эрзә). Фин-угыр телләре төркеменә керүче мукшы телендә сөйләшәләр.

СССРда 1989 елгы халык санын алу буенча Мордовия республикасында 180 мең мукшы яшәгән булган, калганнары аннан читтә, Үзәк Русиянең төрле өлкәләрендә һәм республикаларында, Идел буенда һәм Себердә яши. Мукшыларның шактый күпсанлы диаспоралары Эстониядә, Австралиядә, АКШда да яши. Мукшыларның күпчелеге дин буенча православ, шулай ук лютераннар да бар. Кайберәүләре борынгы милли динне (мокшень кой) тоталар.

Мукшыларның аерым төркеме булып Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче каратайлар булып тора[2]. Алар мукшы теле катнаш татар теленең диалектында сөйләшәләр[3].

Саннары[үзгәртү]

Мукшыларның Русиядәге санын беренче булып 1926 елда узган халык санын алу китерә һәм ул 392,4 мең кеше тәшкил итә[4]. 1989 елдагы сан алу буенча Мордовиядәге генә мукшылар саны 180 мең була. Ethnologue мәгълүматы буенча 2000 елда мукшылар саны 296,9 мең тәшкил итә[5].

Мукшыларның этник территориясе — Мәскәүдән көньяктагы һәм көньяк-көнчыгыштагы территорияләр: Мордовиядән кала, болар, беренче чиратта, Рәзән, Тамбов, Пенза өлкәләре, шулай ук Тула өлкәсенең кынчыгыш өлеше һәм Подмосковьеның көньяк районнары (Серпухов, Серебряно-Прудский, Зарайский).

Борынгы тарих[үзгәртү]

Хәзерге мукшылар белән тәңгәлләштерелгән андрофаглар Геродот әсәрләрендә искә алына. Ул шулай ук барлык Идел буе халыкларына кагылган б.э.к. 516-512 еллардагы скиф-фарсы сугышын да тасвирлый. Скифларны кысрыклап чыгарган сарматлар яулап алучылар булып киләләр һәм җирле мукшы кабиләләренең бер өлешен үзләренә буйсындыралар, ләкин үзләренең аз санлы булулары аркасында үз хакимлеген җәелдерә алмыйлар.

Аттила хакимлеге заманында Паннония мукшылары аның гаскәренең бер өлешен тәшкил итәләр һәм аның Рим явында катнашалар.

Безнең эраның якынча 450 елында мукшылар Идел буе аланнары белән соңрак бортаслар дип аталган берләшмә төзиләр.

Урта гасырлар тарихы[үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү]

  1. Ethnologue and bibliography information on Moksha
  2. Полубояров М. С. Древности Пензенского края в зеркале топонимики. Москва, 2003.
  3. Усманов М. Заветная мечта Хусаина Фаизханова: Повесть о жизни и деятельности. Казань, 1980.
  4. Козлов В. И. Расселение мордвы — эрзи и мокши//Советская Этнография 1958. — № 2
  5. Ethnologue report for language code: mdf