Эрзә теле
| Эрзә теле | |
|---|---|
| Илләр: | Рәсәй |
| Төбәкләр: | Мордовия Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Пенза өлкәсе, Самара өлкәсе, Саратов өлкәсе, Ырынбург өлкәсе, Сембер өлкәсе, Чуаш Республикасы, Башкортостан һәм Татарстан |
| Дәрәҗә: | 500 мең кеше |
| Тел гаиләсе: | Урал |
| Рәсми халәт | |
| Рәсми тел санала: | Мордовия Республикасы |
| Тел кодлары | |
| ISO 639-2 | myv |
| SIL | MYV |
| Проект:Телләр | |
Эрзә теле (мукш. эрзянь кель; эрз. эрзянь кяль) – мордва теленең бер юнәлеше. Эрзә теле фин-угыр телләре гайләсенә керә. Урыс һәм мукшы телләре белән официаль Мордовия республикасында дәүләт теле булып санала.
Бу телдә якынча 500 мең кеше сөйләшә. Мордовия республикасының төньяк, көнчыгыш һәм төньяк-көнбатыш якларында, республикага якын тирә-яктагы Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ырынбург, Ульяновск өлкәләренең, Чуаш, Башкортостан һәм Татарстан республикаларының кайбер урыннарында эрзә теле кулланучыларын очратып була. Чит илләрдә дә (Армения, Эстония, Казакстан һ.б.) эрзә телендәге диаспоралар очрый.
Эрзә телендә хәзерге заманда үзгәрешсез (нәкъ урыс телендәге кебек) Кирилл әлифбасында язалар.
Эрзә теле мукшы теленә бик тә охшаш, әмма фонетикада, морфологиядә һәм сүзлектә аермалары бар.