Сембер өлкәсе
| Русия Федерациясе субъекты | |||||
| Сембер өлкәсе Ульяновская область |
|||||
|
|||||
| Сембер | |||||
| 59-нче | |||||
|
- Барлыгы - Су |
37 181 км² [1] 5,4% |
||||
|
Халык саны |
|||||
|
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы |
1 292 799 кеше (2010)[2] 34,8 кеше/км² |
||||
|
Тулаем региональ продукт |
|||||
|
- Барлык, агымдагы бәядә - Кеше башына |
174,7 млрд. сум [3] (2010) 115,5 мең сум |
||||
| Идел буе | |||||
| Идел буе | |||||
| рус теле | |||||
|
Губернатор (Хөкүмәт Рәисе) |
Сергей Морозов | ||||
|
Хөкүмәт Рәисенең беренче урынбасары |
Владимир Козин | ||||
| 73 | |||||
| MSK (UTC+4) | |||||
|
Бүләкләр: |
|||||
Сембе́р өлкәсе́ (рус. Ульяновская область) – Рәсәй Федерациясенең Аурупа өлешендәге субъекты. Идел буе федераль округына керә.
Өлкә үзәге – Сембер каласы.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
Чиктәшлек [үзгәртү]
| Як | Рәсәй субъекты |
|---|---|
| Төньяк | Татарстан Чуаш республикасы |
| Көнчыгыш | Самара өлкәсе |
| Көньяк | Сарытау өлкәсе |
| Көнбатыш | Мордовия республикасы Пенза өлкәсе |
Ульяновск өлкәсе Русия Аурупа өлешенең Көньяк-көнбатыш өлешендә урнаша. Идел өлкә территорияне калку Уңъяк ярына һәм иңкү Сулъяк ярына бүлә.
Климат [үзгәртү]
Климат — уртача континенталь; гыйнварның урта температурасы — -13 °С, июльнең урта температурасы — +19 °С. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300-500 мм.
Гидрография [үзгәртү]
Төп елгалар: Идел (Куйбышев сусаклагычы, көньягында — Сарытау сусаклагычы), Сыры, Зөя, Олы Чирмешән.
Туфраклар, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы [үзгәртү]
Туфраклар — күбесенчә кара туфраклар. Өлкәс күбесенчә урманлы дала зонасында урнаша. Урманнар территориянең 25% өлешне биләп торалар.
Хайваннар дөньясы: поши, тиен, сусар, ак куян, һ.б.
Тарих [үзгәртү]
VIII — IX гасырларда хәзерге Ульяновск өлкәсе территориясе Идел буе Болгары составына керә. XIV гасырның ахырында — XV гасыр башында, Тамерлан һөҗүменнән, хәзерге Ульяновск өлкәсе территорияләр җирләр ташландырылылар. XV гасырда бу җирләр Казан ханлыгы составына, XVI гасырда Русия составына керәләр.
1640-елларда Карсун-Сембер засека сызыгы төзелә.
1780 елда Сембер наместниклыгы, 1796 елда ул Сембер губернасына үзгәртеп корыла.
1924 елда Сембер шәһәренә Ульяновск исеме кушыла, губернага да Ульяновск губернасы исеме кушыла. 1928 елда Ульяновск губернасы юкка чыгарыла, ә аның территориясе Урта Идел өлкәсе (1929 елдан — Урта Идел крае, 1935 елдан — Куйбышев крае, 1936 елдан — Куйбышев өлкәсе) составына кертелә.
1943 елда Куйбышев һәм Пенза өлкәсе районнарыннан Ульяновск өлкәсе оештырыла.
Халык [үзгәртү]
Милли состав [үзгәртү]
| Халык | 1959[4] | 1970[5] | 1979[6] | 1989[7] | 2002[8] | 2010 | ||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |||||
| руслар | 868 559 | 77,7% | 930 882 | 76,0% | 948 482 | 74,8% | 1 016 815 | 72,8% | 1 004 588 | 72,6% | 901 272 | 73,6% | ||||
| татарлар | 96 918 | 8,7% | 122 409 | 10,0% | 134 765 | 10,6% | 159 093 | 11,4% | 168 766 | 12,2% | 149 873 | 12,2% | ||||
| чуашлар | 59 682 | 5,3% | 78 062 | 6,4% | 92 394 | 7,3% | 116 539 | 8,3% | 111 316 | 8,0% | 94 970 | 7,8% | ||||
| мордва | 73 017 | 6,5% | 69 644 | 5,7% | 64 016 | 5,0% | 61 061 | 4,4% | 50 229 | 3,6% | 38 977 | 3,2% | ||||
| башкалар | 19 183 | 1,7% | 23 751 | 1,9% | 28 108 | 2,2% | 42 685 | 3,1% | 47 912 | 3,5% | 39 817 | 3,3% | ||||
| барлык | 1 117 359 | 100,0% | 1 224 748 | 100,0% | 1 2677 65 | 100,0% | 1 396 193 | 100,0% | 1 382 811 | 100,0% | 1 292 799 | 100,0% | ||||
Торак пунктлар [үзгәртү]
Сембер өлкәсе торак пунктлары
| № | Шәһәр | Халык саны | № | Шәһәр | Халык саны | |||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Сембер | 613 793 | 11 | Майна | 7 109 | |||||
| 2 | Мәләкәс | 122 549 | 12 | Сенгилей | 6 959 | |||||
| 3 | Инза | 18 547 | 13 | Сурское | 6 852 | |||||
| 4 | Барыш | 17 149 | 14 | Вешкайма | 6 620 | |||||
| 5 | Новоульяновск | 16 032 | 15 | Иске Майна | 6 520 | |||||
| 6 | Чардаклы | 11 437 | 16 | Николаевка | 6 385 | |||||
| 7 | Новоспасское | 11 075 | 17 | Мулловка | 6 166 | |||||
| 8 | Ишәй | 10 380 | 18 | Яңа Майна | 5 946 | |||||
| 9 | Кузоватово | 8 025 | 19 | Базарлы Сызган | 5 715 | |||||
| 10 | Карсун | 7 748 | 20 | Иске Кулаткы | 5 685 | |||||
| 2010 елның җанисәбе буенча | ||||||||||
Административ-территориаль бүленеш [үзгәртү]
Ульяновск өлкәсендә 21 район. Районнар исемлеге
- Базарлы Сызган районы
- Барыш районы
- Вешкайма районы
- Инза районы
- Карсун районы
- Кузоватово районы
- Майна районы
- Мәләкәс районы
- Николаевка районы
- Яңа Малыклы районы
- Яңа Спас районы
- Павловка районы
- Радищев районы
- Сенгилей районы
- Кулатка районы
- Иске Майна районы
- Сурск районы
- Тирәнкүл районы
- Ульяновск районы
- Чынлы районы
- Чардаклы районы
Икътисад [үзгәртү]
Сәнәгать [үзгәртү]
Специализациянең төп тармагы — машиналар төзү (авиация төзү, приборлар төзү, станоклар төзү, автомобильләр төзү) (сәнәгый җитештерүнең күләменнән 56 процент өлеше). Сәнәгый җитештерүнең күләменнән 80% өлеше Сембердә һәм Мәләкәстә тупланган. Ульяновск өлкәсендә Русия автобусларның 95% һәм йөк автомобильләрнең 10% өлеше җитештерелә. 1941 елда, Мәскәүдән эвакуацияләнгән ЗИЛ заводы нигезендә Ульяновск автомобиль заводы барлыкка килә. Шулай ук Сембердә «Авиастар-СП» авиация заводы (Ан-124 «Руслан» һәм Ту-204 самолётлар җитештерү) урнаша. Хәрби-сәнәгать комплексына Ульяновск механика заводы керә.
Сенгилей һәм Новоульяновск шәһәрлерендә цемент заводлары урнашалар. Мәләкәстә автоагрегатлар заводы урнаша.
Авыл хуҗалыгы [үзгәртү]
Авыл хуҗалыгының төп тармагы — ит-сөт терлекчелеге. Шулай ук дуңгызчылык, сарыкчылык да бар.
Транспорт [үзгәртү]
Авиация транспорты [үзгәртү]
- «Ульяновск-Восточный» халыкара аэропорты
Автомобиль транспорты [үзгәртү]
Федераль һәм региональ әһәмиятле автоюлларның гомуми озынлыгы — 4904,5 км, шул исәптә федераль автоюллар озынлыгы — 431,7 км, регион автоюллар озынлыгы — 4472,8 км. Өлкәнең көньяк өлешне М5 «Урал» трассаның өлеше кисеп үтә.
Тимер юл транспорты [үзгәртү]
Ульяновск өлкәсе территориясендә тимер юл ташуларны Куйбышев тимер юлының Ульяновск бүлекчәсе үтәлә.
Өлкәдә туганнар [үзгәртү]
- Владимир Ленин (1870 — 1924) — Русия империясе һәм ССРБ сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, революционер, ССРБ нигезләүчесе.
- Александр Керенский (1881 — 1970) — Русия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Вакытлы хөкүмәте министр-рәисе.
Моны да карагыз [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/bgd/free/b10_107/IssWWW.exe/Stg//%3Cextid%3E/%3Cstoragepath%3E::%7Ctab1-01-09.xls
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/perepis2010/croc/Documents/Vol1/pub-01-04.pdf
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/vvp/vrp98-10.xls
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=71
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=40
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=40
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=40
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_02.php?reg=57
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Сембер | Барыш | Инза | Мәләкәс | Новоульяновск | Сенгилей
Районнар: Базарлы Сызган районы | Барыш районы | Вешкайма районы | Инза районы | Иске Кулаткы районы | Иске Майна районы | Карсун районы | Кузоватово районы | Майна районы | Мәләкәс районы | Николаевка районы | Павловка районы | Радищев районы | Сенгилей районы | Сурск районы | Тирәнкүл районы | Ульяновск районы | Чардаклы районы | Чынлы районы | Яңа Малыклы районы | Яңа Спас районы |
||