Мәләкәс

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мәләкәс
Мәләкәс
Байрак Герб
Байрак Герб
Ил Русия
Өлкә Сембер өлкәсе
Координаталар 54°14′″ т. к. 49°35'" кч. о. (G) (Я)
Шәһәр башлыгы Горшенин Николай
Беренче телгә алу 1698
Мәйдан 103 км²
Климат төре уртача
Рәсми тел Урысча
Халык саны Red Arrow Down.svg 121 500 кеше (2012)
Милли состав урыслар, татарлар, чуашлар
Телефон коды +7 84235
Почта индексы 433500
Рәсми сайт http://www.dimitrovgrad.ru/
Русча атама Мелекес
1972 елдан Димитровград
Мәләкәс (Россия)
Red pog.png
Мәләкәс (Сембер өлкәсе)
Red pog.png

Мәләкәс (1972 елдан рәсми атамасы Димитровград) – Сембер өлкәсенең икенче зур шәһәре, Мәләкәс районы үзәге. Куйбышев сусаклагычының сул ягында, Олы Чирмешән койган җирдә урнашкан. Мәләкәстән Сембергә 85 км, Самарга – 160, Тольяттига кадәр 100 км юл. Татарстанның Спас районы теләлеп тора.

Мәләкәстә Европада иң зур саналган НИИАР – Атом реакторларын фәнни-тикшерү институты урнашкан.

Тарихи белешмә[үзгәртү]

Рәсми рәвештә Мәләкәскә 1698 елда нигез салынган. Мәләкәстә килсәк, аның урыс килгәнче үк яшәгәнен Русский Мелекес дигән авылның бүген дә исән-имин булуы исбатлый. Шәһәр урынындагы тораклы нокта Чуаш Мәләкәсе дип атала. 18 гасырда Мәләкәс ара-тирәдә әһәмиятле руынга әйләнә, биредә казна аракы заводлары эшли. 1877 елда Мәләкәс заводы Мәләкәс посады (бистәсе) дип атала башлый. 1913 елны Мәләкәс аша тимер юл уза, Идел аша күпер пәйда була. 1916 елда бистәдә инде 16 мең кеше тора. 1926 елдан шәһәр итеп таныла. 1943 елдан – яңа хасил булган Сембер өлкәсендә. 1972 елдан Мәләкәс шәһәре бүген Димитровград дип атала. Болгария коммунисты Димитровның бу кала белән бернинди мөнәсәбәте булмаса да. [1]

2016 елда биредә туплы хоккей буенча дөнья беренчелеге узачак.[2]

Икътисад[үзгәртү]

1956 елны И. Курчатов башлангычы белән НИИАР корыла. 1967 елны Димитровград автоагрегат заводы – Тольятти шәһәрендәге ВАЗы филиалы корыла.

Мәләкәс татарлары[үзгәртү]

1917 елгы инкыйлабка кадәр Мәләкәс шәһәрендә 4 мәчет эшләгән. Мәчет биналарының язмышлары төрлечә булган. Бүгенгә кадәр бары тик берсе генә гайбадәтханә сыйфатында хезмәт итә. Ике катлы бина зур һәм якты булса да, күп еллар буе башка максатларда кулланылганга, бик таушалган һәм төзекләндерү таләп ителә.

Мәләкәстә 15 меңнән артык, ә Мәләкәс районында биш меңнән артык татар исәпләнә.

1989 елда Мәләкәснең 9-нчы мәктәбендә Мөнирә Җумаева ана теле буенча факультатив ачып җибәргән иде. Бүген Мәләкәстә 22нче татар мәктәбендә 260 укучы укый.

Искәрмәләр[үзгәртү]