Идел буе федераль округы
| ФО үзәге | |
|---|---|
| Мәйдан |
1 038 000 км² |
| Халык саны |
29 900 359[1] |
| Субъектлар саны |
14 |
| Шәһәрләр саны |
191 |
| Президент вәкиле |
Григорй Рапота |
| Рәсми сайт | |
Идел буе федераль округы (рус. Приво́лжский федера́льный о́круг) — Русия Аурупа өлешенең үзәгендә урнашкан административ-территориаль оештырма. РФ президентының 2000 елның 13 май карары нигезендә корыла.
Округның мәйданы бөтен Русия мәйданының 6,08 % алып тора.
2008 елның 1 гыйнварына Идел буе федераль округының халык саны — 30 млн. 241 мең 581 кеше (Русия халкының 21,3 %). Халыкның төп өлешен шәһәрлеләр тәшкил итә. Мәсәлән, Самара өлкәсендә бу күрсәткеч 80 %тан арта, ә гомумрусия күрсәткече — 73 % тирәсе.
Идел буе федераль округы сәнәгый җитештерүенең Русия икътисадындагы өлеше — 23,9 %, һәм бу иң зур күрсәткеч (икенче урында Үзәк федераль округ тора). 2005 елның икенче кварталында округның Русиядәге авыл хуҗалыгының тулаем продукция җитештерүендәге өлеше — 24,7 %. Идел буе федераль округына инвестицияләр кертүнең күләме бөтенрусия инвестицияләренең 15,3 % алып тора.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Президент вәкилләре
- Сергей Владиленович Кириенко 2000 елның 18 маеннан 2005 елның 14 ноябренә кадәр
- Александр Владимирович Коновалов 2005 елның 14 ноябреннән 2008 елның 12 маена кадәр
- Григорий Алексеевич Рапота 2008 елның 12 маеннан бирле
[үзгәртү] Милли состав
- Руслар: 21 млн. 148 мең 120 кеше (67,88 %)
- Татарлар: 4 млн. 063 мең 720 кеше (13,04 %)
- Чуашлар: 1 млн. 417 мең 228 кеше (4,55 %)
- Башкортлар: 1 млн. 349 мең 633 кеше (4,33 %)
- Мордва: 655 мең 926 кеше (2,11 %)
- Удмуртлар: 560 мең 764 кеше (1,8 %)
- Марилар: 511 мең 919 кеше (1,64 %)
- Украиннар: 401 мең 614 кеше (1,29 %)
- Казакълар: 228 мең 016 кеше (0,73 %)
- Коми-пермяклар: 106 мең 643 кеше (0,34 %)
- Әрмәннәр: 105 мең 073 кеше (0,34 %)
- Беларуслар: 94 мең 158 кеше (0,30 %)
- Азәриләр: 84 мең 183 кеше (0,27 %)
- Милләтләрен күрсәтмәүчеләр — 78 мең 535 кеше (0,25 %)
- Алманнар: 71 мең 460 кеше (0,23 %)
- Яһүдиләр – 29 мең 618 кеше (0,09 %)
[үзгәртү] Округның составы
[үзгәртү] Республикалар
[үзгәртү] Край
- Пермь крае (9)
[үзгәртү] Өлкәләр
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Сылтамалар
- РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле
- Сусанин / Удмурт Республикасы (Удмуртия), Ижевск һәм Идел буе хәбәрләре
|
|
|
|---|---|
| Башкортстан Республикасы | Мари Ил Республикасы | Мордовия Республикасы | Татарстан Республикасы | Удмурт Республикасы | Чуаш Республикасы | Пермь крае | Киров өлкәсе | Оренбург өлкәсе | Пенза өлкәсе | Самара өлкәсе | Саратов өлкәсе | Түбән Новгород өлкәсе | Ульяновск өлкәсе | |
