Мари Ил

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мари Ил Республикасы
Республика Марий Эл
Марий Эл Республик
Мари Ил
Байрак Герб
Мари Ил байрагы Мари Ил гербы
Гимн: Мари Ил Республикасы Дәүләт гимны
Мари Ил урнашуы
Дәүләт төзелеше республика
Рәсми тел рус, мари
Башкала Йошкар-Ола
Президент Леонид Маркелов
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

23 200 км²
2,8%
Халык саны
– Барлыгы (2010)
– Тыгызлык

696 357 кеше
29,6 кеше/км²
Акча RUB
Тулаем милли продукт 34,1 млрд сум (2005)
ТМП кеше башына 47,8 мең сум
Вакыт UTC MSK (UTC+4)
Телефон коды +7

Ма́ри И́л Республикасы́ (рус. Республика Марий Эл, мар. Марий Эл Республик, таулы мар. Мары Эл Республик), Мари́й Эл (мар. Марий Эл) — Русия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Русия Федерациясенеӊ субъекты. Идел буе федераль округына керә.

Башкаласы — Йошкар-Ола шәһәре.

Эчтәлек

[үзгәртү] География

[үзгәртү] Чиктәшлек

Марий Эл.png
Як Рәсәй субъекты
Төньяк
Көнчыгыш
Киров өлкәсе
Көньяк Чуашия
Көньяк-көнчыгыш Татарстан
Көнбатыш Түбән Новгород өлкәсе

Мари Ил Көнчыгыш Аурупа тигезлегенең көнчыгышта, Иделнең урта агымында урнаша.

Сул як ярының көнбатыш өлешне сазлы Мари түбәнлеге биләп тора. Республиканың көнбатышта Иделгә Ветлуга кушыла. Түбәнлек буенча көнчыгышрак, Иделгә Вятские увалы калкулыкта башланып китүче елгалар (Зур Кокшага, Кече Кокшага, Рутка) кушылалар.

Республиканың көнчыгышны Вятские Увалы калкулыгы биләп тора. Монда Немда, Уржумка, Илеть елгалар агалар.

Республиканың 14 районнардан Иделнең уң ягында Таулы Мари районы гына урнаша — ул Идел буе калкулыгының төньяк өлешен били. Монда Иделгә Сура, Сундырь, Юнга елгалары кушылалар.

Республика чикләре эчендә Иделдә Чабаксар һәм Куйбышев сусаклагычлар урнашалар.

[үзгәртү] Файдалы казылмалар

Торф, балчык, төзү ташы, известьташы, минераль су чишмәләре, пыяла комы, силикат комы.

[үзгәртү] Климат

Климат — уртача континенталь, озын салкын кыш һәм җылы җәй белән. Җәйнең урта температурасы — +18...+20 °C, июльнең уртасында һава +24...+28 °Cка кадәр җылына. Кышның урта температурасы — -18...-19 °C. Иң салкын ай — гыйнвар.

[үзгәртү] Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы

Мари Ил тайга астындагы зонада урнаша. Туфраклар күбесенчә кәсле-көлсү, сазлы, соры урман. Катнаш урманнары (нарат, ак чыршы, чыршы, каен) территориянең 50 %тан артык өлешне биләп торалар.

[үзгәртү] Тарих

Чирмешләр (марилар) беренче тапкыр X гасырда хәзәр каһаны Иосифның Кордова халифының сановнигына Хасдай ибн Шафрутка хатында телгә алыналар. Мариларның борынгы буыннары V—VII гасырларда готлар белән, аннан соң хәзәрләр һәм Идел буе Болгары белән үзара бәйләнештә булганнар.

IX гасырда марилар славян кешеләре белән контактка керәләр. Акрынлап, көнбатыш марилары христианлыкны кабул иткәннәр һәм славянлашканнар; христианлыкны кабул итү белән риза булмаганнар көнчыгышка киткәннәр. XIIIXVI гасырларда марилар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы составында булганнар.

1551 елда таулы марилар, ә 1552 елда болынлы марилар җирләрне Русия патшалыгы контролена күчереләләр; болынлы марилар Мәскәүгә ясакны түләргә башаганнар. 30-еллы чирмеш сугышлары периоды башлана, ул Козьмодемьянск (1583), Царёвококшайск, Яранск, Царёвосанчурск (1584) шәһәр-крепостьларның төзелү белән тәмамлана.

1775 елда марилар күпләп Пугачёв восстаниены яклыйлар.

XIX гасырда хәзерге Мари Ил җирләре Казан, Вятка һәм Түбән Новгород губернасы составында булганнар.

1920 елда Мари автономияле өлкәсе оештырыла. 1936 елның 5 декабрендә ул Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла. 1990 елның 22 октябреннән — Мари Совет Социалистик Республикасы, 1992 елның 9 декабреннән — Мари Ил Республикасы.

[үзгәртү] Халык

[үзгәртү] Милли состав

Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрдә, Йошкар-Оланың әйләнә-тирәсендә республиканың көнбатышында руслар күпчелекне тәшкил итәләр. Авыл җирендә марилар күпчелекне тәшкил итәләр, Таулы Мари районында төп халкы — таулы марилар. Звенигово районында берничә чуаш авылы бар.

Халык 1926 1939 1959 1970 1979 1989 2002 2010
К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  % К. с.  %
марилар 247,979 51.4% 273,332 47.2% 279,450 43.1% 299,179 43.7% 306,627 43.5% 324,349 43.3% 312,178 42.9% 290,863 43.9%
руслар 210,016 43.6% 266,951 46.1% 309,514 47.8% 320,825 46.9% 334,561 47.5% 355,973 47.5% 345,513 47.5% 313,947 47.4%
татарлар 20,219 4.2% 27,149 4.7% 38,821 6.0% 40,279 5.9% 40,917 5.8% 43,850 5.9% 43,377 6.0% 38,357 5.8%
чуашлар 2,184 0.5% 5,504 0.9% 9,065 1.4% 9,032 1.3% 8,087 1.1% 8,993 1.2% 7,418 1.0% 6,025 0.9%
башкалар 1,703 0.4% 6,674 1.2% 10,830 1.7% 15,433 2.3% 14,015 2.0% 16,167 2.2% 19,943 2.7% 13,138 2.0%
барлык 482,101 100.0% 579,610 100.0% 647,680 100.0% 684,748 100.0% 704,207 100.0% 749,332 100.0% 728,429 100.0% 696,459 100.0%

[үзгәртү] Мари Илдә татарлар

Татар күпләп Йошкар-Олада, Волжскта, Звенигово, Мари-Төрек, Медведево, Морки районнарда торалар. Бәрәңге районында татарлар 47,6 % өлешне тәшкил иткәннәр (1989 ел). Республикада 36 татарлар күпчелек тәшкил иткән торак пункты, 19 татар теле укыту белән мәктәп бар.

[үзгәртү] Торак пунктлар

Йошкар-Ола

Йошкар-Ола

Йошкар-Ола, Ленин проспекты

Урын Шәһәр Болын марича исеме Тау марича исеме Халык саны

Волжск

Волжск

Козьмодемьянск, чиркәү

1 Йошкар-Ола Йошкар-Ола Йошкар-Ола 248 688
2 Волжск Юлсер-Ола Юлсер-Ола 55 671
3 Козьмодемьянск Чыкма Цикмӓ 21 262
4 Медведево Маскасола Маскасола 16 840
5 Звенигово Провой Провой 11 945
6 Советский У Роҥго У Роҥго 10 667
7 Морки Морко Морко 9 920
8 Сернур Шернур Шернур 8 683
9 Семёновка Семонсола Семонсола 7 518
10 Красногорский Лушмара Лушмара 6 698
11 Яңа Торъял У Торъял У Торйал 6 633
12 Оршанка Ӧрша Ӧрша 6 590
13 Бәрәңге Поранча Поранча 5 984
14 Куженер Кужэҥер Кужэҥер 5 384
15 Мари-Төрек Марий Тӱрек Марий Тӱрек 5 163
[1]


















[үзгәртү] Административ-территориаль бүленеше

Марий Илнең административ-территориаль бүленеше
Муниципаль
берәмлек
ОКАТО
коды
Халык саны, кеше
(1.1.2011)[2]
Территория,
км²
Административ
үзәге
I Йошкар-Ола 88 401 000 259 162 101,8
II Волжск 88 405 000 55 671 30,6
III Козьмодемьянск 88 415 000 21 262 13,0
1 Волжск районы 88 204 000 23 899 942,7 Волжск ш.[3]
2 Таулы Мари районы 88 208 000 25 671 1716,2 Козьмодемьянск ш.[4]
3 Звенигово районы 88 212 000 44 876 2748,8 Звенигово ш.
4 Килемары районы 88 216 000 13 525 3254,7 Килемары штп-ы.
5 Куженер районы 88 220 000 14 515 852,8 Куженер штп-ы.
6 Мари-Төрек районы 88 224 000 23 005 1513,9 Мари-Төрек штп-ы.
7 Медведево районы 88 228 000 67 824 2765,8 Медведево штп-ы.
8 Морки районы 88 232 000 32 290 2270,1 Морки штп-ы.
9 Яңа Торъял районы 88 236 000 17 054 925,1 Яңа Торъял штп-ы.
10 Оршанка районы 88 240 000 15 125 896,5 Оршанка штп-ы.
11 Бәрәңге районы 88 244 000 16 242 791,7 Бәрәңге штп-ы.
12 Сернур районы 88 248 000 25 598 1032,1 Сернур штп-ы.
13 Советский районы 88 252 000 31 054 1421,0 Советский штп-ы.
14 Юрино районы 88 256 000 8 726 2154,0 Юрино штп-ы.

[үзгәртү] Икътисад

[үзгәртү] Инфраструктура

Козьмодемьянск — Коротни паром белән чыга торган кичүдә паром.

[үзгәртү] Һава транспорты

Республикада бер республикаара әһәмиятле аэропорт бар.

[үзгәртү] Елга транспорты

Республика территориясендә биш елга порты бар. Идел, Ветлуга һәм Сура елгаларда суднолар йөриләр.

[үзгәртү] Тимер юллары

Яшел ҮзәнЯранск һәм Яшел ҮзәнВолжск линиялар.

[үзгәртү] Сәнәгать

Сәнәгатьнең төп тармаклары — металлны эшкәртү, машиналар төзү, агач эшкәртү, агач, целлюлоза-кәгазь, җиңел, азык-төлек сәнәгате. Төп сәнәгый үзәкләре — Йошкар-Ола, Волжск.

[үзгәртү] Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгының төп тармаклары — терлекчелек (ит һәм ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык, кошчылык, кәҗәчелек). Бөртеклеләрне (арпа, солы, арыш, бодай), азык культураларны, озын җитенне, колмакны, бәрәңгене, яшелчәләрне үстерәләр.

[үзгәртү] Символика

[үзгәртү] Байрак

[үзгәртү] Герб

[үзгәртү] Искәрмәләр

  1. http://www.perepis-2010.ru/results_of_the_census/svod1.xls
  2. Паспорт муниципального образования. Республика Марий Эл. Федеральная служба государственной статистики.
  3. Волжск шәһәре Волжск районы составына керми.
  4. Козьмодемьянск шәһәре Таулы Мари районы составына керми.


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә