Дагстан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Bu mäqäläneñ Latin älifbasındağı igezäge bar.

Дагстан Республикасы
Республика Дагестан
Дагстан
Байрак Герб
Дагстан байрагы Дагстан гербы
Дагстан урнашуы
Дәүләт төзелеше республика
Рәсми тел рус, авар, агул, азәри, даргин, комык, лак, лезгин, нугай, рутул, табасаран, тат, цахур, чечен телләре
Башкала Махачкала
Президент Магомедсалам Магомедов
Хөкүмәт рәисе Магомед Абдулаев
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

50 300 км²
0,4%
Халык саны
– Барлыгы (2009)
– Тыгызлык

2 711 679 кеше
53,9 кеше/км²
Акча RUB
Вакыт UTC +3, җәен UTC+4
Интернет домены юк
Телефон коды +7

Дагстан Республикасы (Дагстан, рус. Республика Дагестан, авар. Дагъистаналъул Республика, азәрб. Dağıstan Respublikası, дарг. Дагъистанес Республика, ком. Дагъыстан Республикасы, лезг. Дагъустандин Республика, лак. Дагъусттаннал Республика) — Русия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Русия Федерациясенең субъекты. 1921 елның 20 гыйнварында барлыкка килә. БашкаласыМахачкала шәһәре.

Көньякта Азәрбайҗан белән, көньяк-көнбатышта Грузия белән, көнбатышта Чечня белән, төньякта Калмыкия белән һәм төньяк-көнбатышта Ставрополь төбәге белән чиктәш.

[үзгәртү] География. Табигать

Дагстанда ау күле

Дагстанның бик зур туристик потенциалы бар. 30га якын тау түбәсенең биеклеге 4000 мдан артыграк, иң югары ноктасы – Базардүзү түбәсенең биеклеге 4466 м.

Дагстан Каспий диңгезенең көнбатышында урнашкан. Җөмһүриятнең көньягын Кавказ таулары алып тора, төньягында Каспий буе үзәнлеге башлана. Урта өлешеннән Терек һәм Сулак елгалары ага.

Таулар Дагстанның 25,5 мең км² мәйданын биләп тора, барлык территориянең уртача биеклеге 960 м тәшкил итә.

[үзгәртү] Халык

Халык саны — 2 737,7 мең кеше (2010). Авыл халкы 57,6 % тәшкил итә, шәһәр халкы — 42,4 % (2009). Халык тыгызлыгы — 53,9 кеше/км² (2009). Дагстан хөкүмәтеннән алынган мәгълүмат буенча җөмһүриятенең тышында даими рәвештә 700 меңнән артык дагыстанлы яши.

Дагстан халыклары телләре дүрт төп тел төркеменә карый.

Ышанучыларның 96 % — мөселманнар: шуларның төрле чыганаклар буенча 96-99 % — сөнниләр, 1-4 % — шигыйләр; 3% — христианнар (православ). Берникадәр яһүдиләр бар.

Туулар — 1000 кешегә 19,5 (Ингушетия һәм Чечнядан соң Русия Федерациясендә 3 урын). Бер хатын-кызга уртача балалар саны — 2,13.

Халык 2002 елда саны,
мең кеше
Аварлар 758,4 (29,4 %)
Даргиннар 425,5 (16,5 %)
Комыклар 365,8 (14,2 %)
Лезгиннар 336,7 (13,1 %)
Лаклар 139,7 (5,4 %)
Руслар 120,9 (4,7 %)
Азәрбайҗаннар 111,7 (4,3 %)
Табасараннар 110,2 (4,3 %)
Чеченнар 87,9 (3,4 %)
Нугайлар 36,2 (1,4 %)
Рутуллар 24,3 (0,9 %)
Агуллар 23,3 (0,9 %)
Цахурлар 8,2
Әрмәннәр 5,7
Татарлар 4,7
Украиннар 2,9
Яһудилар 1,5
Тау яһудилары 1,1
Саны 1000нән артык булган халыклар күрсәтелгән


Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә