2002 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
2002 ел — миллади тәкъвимендә сишәмбе көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 1998 · 1999 · 2000 · 2001 — 2002 — 2003 · 2004 · 2005 · 2006 |
| Унъеллык |
| 1980‑еллар · 1990‑еллар — 2000‑еллар — 2010‑еллар · 2020‑еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
Эчтәлек |
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 1 гыйнвар — Аурупа берлегендә евро кәгазь акчалары тәңкәләре кертелүе.
- 8 февраль — Солт Лейк Ситида XIX Кышкы Олимпия уеннары ачыла.
- 25 март — Әфганстанда көчле җир тетрәвендә 1 меңгә якын кеше вафат.
- 15 апрель — Казанда Бөтентатар Иҗтимагый Үзәге корылтае уза[1].
- 20 май — Көнчыгыш Тимор бәйсезлеген ала.
- 19 апрель — Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертелә[2].
- 31 май — беренче тапкыр Азиядә узган футбол буенча дөнья чемпионаты ачыла.
- 9 июль — Африка Берлеге Оешмасы рәсми төстә Африка берлегенә әйләнә.
- 10 июль — Украина президенты Леонид Кучма илнең НАТОга интеграциясе турында карарга кул куя.
- 3 август — Төркиядә үлем җәзасы кире кагыла.
- 26 август — Грузия парламенты илнең БДБ оешмасыннан чыгу карарын кабул итә.
- 16 октябрь — 2002 елның Бөтенрусия халык җанисәбе тәмамлана.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:2002 елда туганнар
- 22 июль — Феликс, Дания шәехзадәсе.
- 6 октябрь — Клеопатра Стратан, Молдавия җырчысы.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:2002 елда вафатлар
- 28 гыйнвар — Астрид Линдгрен, швед балалар китапларын язучысы.
- 13 март — Аяз Гыйләҗев, татар язучысы, драматург.
- 26 март — Марсель Сәлимҗанов, Камал театрының баш режиссеры.
- 15 апрель — Нәҗип Мадьяров, татар шагыйре.
- 15 апрель — Деймон Найт, АКШ язучысы-фантаст.
- Мөхәммәт Хәмзин, татар актеры.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Якуб Зәнкиев, татар язучысы («Иртеш таңнары» китабы өчен).
Нобель премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Раймонд Дэвис, Масатоси Косиба, Риккардо Джаккони.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Фенн, Коити Танака.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Сидней Бреннер, Роберт Хорвиц, Джон Салстон.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Имре Кертес.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Дэниэл Канеман, Вернон Смит.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Джимми Картер.
Шулай ук кара [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? 2002 |