1993 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
1993 ел — миллади тәкъвимендә җомга көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 1989 · 1990 · 1991 · 1992 — 1993 — 1994 · 1995 · 1996 · 1997 |
| Унъеллык |
| 1970‑еллар · 1980‑еллар — 1990‑еллар — 2000‑еллар · 2010‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
- Һиҗри тәкъвимендә 1414—1415 еллар.
- Халыкара җирле халыклар елы.
Эчтәлек |
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 1 гыйнвар — Чехословакия ике дәүләткә таркала — Чехия һәм Словакиягә.
- 20 гыйнвар — яңа АКШ президенты Билл Клинтон инаугурациясе.
- 15 апрель — Төрекмәнстан президенты С. Ниязов төрекмән телнең латин әлифбасына күчүе турында игълан итте.
- 12 май — Эстония Аурупа Шурасына кабул ителә.
- 14 май — БДБ барлыкка килә.
- 24 май — Эритрея, Эфиопия составыннан чыгып, бәйсезлеген игълан итә.
- 14 июль — Татарстан дәүләт гимны раслана.
- 7 август — Лондонның Букингем сарае өлешчә туристлар өчен ачык булды.
- 27 август — Татарстан Республикасының Дәүләт гимны кабул ителә.
- 4 октябрь — Мәскәүдә Ак йорт штурмы.
- 6 октябрь — Казакъстан Милли-Демократик фиркәсе оештырылган.
- 1 ноябрь — Аурупа Берлеге нигезләнә.
- 12 декабрь — Референдум нәтиҗәсендә Русия Федерациясе Конституциясе кабул ителә.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1993 елда туганнар
- 26 гыйнвар — Кэмерон Брайт, Канада актеры.
- 1 март — Джош Макэкран, инглиз футболчысы.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1993 елда вафатлар
- 6 гыйнвар — Рудольф Нуриев, татар балетмейстеры, балет артисты.
- 16 май — Галия Кайбицкая, татар җырчысы.
- 27 май — Илфак Смаков, башкорт җырчысы.
- 26 июнь — Сәйфи Кудаш, татар шагыйре.
- 23 ноябрь — Рөстәм Яхин, татар композиторы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Ринат Мөхәммәдиев, татар язучысы.
Нобель премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Рассел Халс, Джозеф Тейлор.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Кэри Муллис, Майкл Смит.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Ричард Робертс, Филлип Шарп.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Тони Моррисон.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Фогель, Дуглас Норт.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Нельсон Мандела, Фредерик Виллем де Клерк.
Шулай ук кара [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? 1993 |