Чехия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чех Җөмһүрияте
чех. Česká republika
Flag of the Czech Republic.svg Чехия гербы
Байрак Илтамга
Шигарь: «Pravda vítězí
(«Хакыйкать тантана итә»)»
Ил көе: «Минем йортым кайда? (Kde domov můj?)»
EU-Czech Republic.svg
Рәсми тел чех теле
Башкала Праһа
Эре шәһәрләр Праһа, Брно, Острава, Пльзень
Президент
Премьер-министр
Милош Земан
Богуслав Соботка
Мәйдан
• Барлыгы
• су өслеге проценты
дөньяда 115-нче
78 866 км²
2
Халык саны
• Бәя (2013)
• Җанисәп (2011)
Халык тыгызлыгы

10 512 419[1] кеше (82-нче)
10 505 564 кеше
133 кеше/км²
ТЭП
  • Барлыгы (2009)
  • Кеше башына

190,264 млрд[2]$ (42-нче)
18 135[2] $
КПҮИ (2013) Green Arrow Up Darker.svg 0,873[3] (бик югары) (28-нче)
Акча берәмлеге Чех кронасы
(CZK, код 203)
Интернет домены .cz
ISO коды CZ
ХОК коды CZE
Телефон коды +420
Сәгать поясы CET (UTC+1, җәен UTC+2)

Координатлар: 49°51′00″ т. к. 15°28′00″ кч. о. / 49.85000° т. к. 15.46667° кч. о. / 49.85000; 15.46667 (G) (O)

Че́хия (чех. Česko), рәсми атамасы Че́хия Җөмһүрияте (чех. Česká republika) — Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Төньякта Польша, төньяк-көнбатыш һәм көнбатышта Алмания, көньякта Австрия, көнчыгышта исә Словакия белән чиктәш. Чикләрнең гомуми озынлыгы — 1 880 км. Илнең башкаласы — Праһа каласы. Хәзрге Чехия составына түбәндәге тарихи өлкәләр керәләр: Боһемия (чех. Čechy), Моравия (чех. Morava) һәм Чех Силезиясе (чех. české Slezsko). Элек Боһемия Чех кыйраллыгының үзәге булган.

1999 елдан Чехия НАТО әгъзасы, 2004 елдан ул Аурупа Берлегенә керә.

География[үзгәртү]

Чехия — Үзәк Аурупада урнашкан дәүләт. Төньякта Польша, төньяк-көнбатыш һәм көнбатышта Алмания белән, көньякта Австрия белән, һәм көнчыгышта Словакия белән чикәтш. Чикләрнең гомуми озынлыгы — 1880 километрга тиң. Чехия ландшафтлары бик төрле. Көнбатыш өлешендә (Боһемия) илнең иң биек ноктасы — 1602 м биеклектәге Снежка тавы урнашкан. Көнчыгыш өлеше — Моравия дә шактый калкулыклы һәм нигездә Морава елгасы бассейнында урнашкан; шулай ук Одер елгасы башын үз эченә алган. Диңгезчыгыш булмаган Чехия териториясеннән елгала өч диңгезгә барып кушылалар: Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгезләр.

Тарих[үзгәртү]

Чехия территориясендә кеше палеолит дәвереннән башлап яши. Безнең эрага кадәр 400-елларда бу бирдә кельтләр, б.э. 1 гасырда кельт кабиләләрнең бойи төркеме яшәгән (Чехиянең латыйн һәм алман исеме Боһемия шуннан чыккан).

Урта гасырлар[үзгәртү]

Беренче меңъеллык уртасында Чехиядә славян кабиләләре күпчелекне тәшкил итә башлады. 7 гасырда Чехия җирләрендә Само дәүләте, 9—10 гасыр башында Бөек Моравия дәүләт составына кергән. 10 гасырда пәйда булган Прага кенәзлеге башлангыч чех дәүләтенең үзәге булып калды. 1198 елда кыйраллыкка әйләнде. 1310—1437 елларда чех җирләре Люксембурглар династиясе биләмәсе составында булган.

15 гасырның беренче ярымында Чехиядә көчле иҗтимагый-инкыйлаби, милли-азатлык хәрәтләре булып үттеләр (мәсәлән Гусчылар хәрәкәте). 1526 елда Чехия Һабсбурглар империясе составына мохтарият (автонномия) хокукы белән кергән. 1618—20 елларда чех күтәпрелешләрне бастырылганнан соң, аның провинциясенә әйләнде. 18 гасырның азагы — 19 гасырның беренче ярымында чех теле, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү өчен милли хәрәкәт үсеш алды. 19 гасырның 30—40 елларында ул сәяси төс ала башлады. 1867 елда Австрия-Маҗарстанның Австрия өлеше составына керде.

Бәйсез дәүләт[үзгәртү]

1918 елда Австрия-Маҗарстан таркалгач, Чехия Словакия белән берләшеп мөстәкыйль Чехословакия Җөмһүриятене тәшкил иттеләр.

1938 елның октябрь башында Алмания Чехословакиянең Судет өлкәсен, 1939 елның мартта барча чех җирләрене басып алды һәм аны «Боһемия ва Моравия протектораты» бип игълан итте. Икенче бөтендөнья сугышыннан Чехословакия совет тәэсире зонасына эләкте һәм социалистик дәүләтенә әверелде. Фирка җитәкчелегенең либераллаштыру һәм «кеше йөзле социализм»ны булдыру омтылышлары Варшава килешүе дәүләтләре тарафыннан бастырыла.

1992 елның ноябрендә Чехословакия парламенты 1993 елның 1 гыйнвардан чехословак федерациясе туктатылганлыгы турындагы федераль кануны нигезендә Чехия суверен дәүләтенә әверелгән.

Административ бүленеш[үзгәртү]

Чехиянең административ бүленеше

Чехия 13 крайдан һәм башкаладан гыйбарәт. Крайлар районнарга (okresy) һәм статут шәһәрләренә (statutární město), районнар шәһәрләргә (město) и җәмгыятьләргә (obec), статут шәһәрләре шәһәр бүлгеләренә (městský obvod) бүленәләр. Башкала шәһәр бүлгеләренә һәм шәһәр өлешләренә (městská část) бүленә.

# Край Административ үзәк Халык саны (2011 ел)[4]
A Прага, башкала (Hlavní město Praha) 1 268 796
S Урта Чехия крае (Středočeský kraj) хакимият әгъзалары Праһада урнашалар 1 289 211
C Көньяк Чехия крае (Jihočeský kraj) Ческе-Будеёвице 628 336
P Пльзень крае (Plzeňský kraj) Пльзень 570 401
K Карловы Вары крае (Karlovarský kraj) Карловы Вары 295 595
U Устец крае (Ústecký kraj) Усти-над-Лабем 808 961
L Либерец крае (Liberecký kraj) Либерец 432 439
H Градец-Кралове крае (Královéhradecký kraj) Градец-Кралове 547 916
E Пардубице крае (Pardubický kraj) Пардубице 511 627
M Оломоуц крае (Olomoucký kraj) Оломоуц 628 427
T Моравия-Силезия крае (Moravskoslezský kraj) Острава 1 205 834
B Көньяк Моравия крае (Jihomoravský kraj) Брно 1 163 508
Z Злин крае (Zlínský kraj) Злин 579 944
J Высочина (Vysočina) Йиглава 505 565

Дәүләт төзелеше[үзгәртү]

Чехия — суверен, демократик дәүләт. Гамәләдге конституциясе 1992 елның 16 декабрендә кабул ителгән һәм 1993 елның 1 гыйнвардан көчен кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул парламентның ике пулатлары тарафыннан 5 ел мөддәтенә сайланыла. Канун чыгаручы органы — депутатлар палатасы һәм Сенаттан гыйбарәт парламент. Башкарма хакимият органы — президент тарафыннан тәгаенләнгән хөкүмәт.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. czso.cz. Obyvatelstvo. Český statistický úřad (2013). 21 март 2014 көнне тикшерелгән. 12 май 2013 көнне төп чыганагыннан архивланган.
  2. 2,0 2,1 Česká republika v číslech 2010
  3. Human Development Report 2013(үле сылтама — тарих). United Nations. 14 март 2013 көнне тикшерелгән.
  4. Перепись населения Чехии (2011) (ингл.)