Ватикан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Ватикан
лат. Status Civitatis Vaticanæ
ит. Stato della Città del Vaticano
Flag of the Vatican City.svg Илтамгасы
байрагы Илтамгасы

Координатлар: 41°54′12″ т. к. 12°27′12″ кч. о. / 41.903417° т. к. 12.453389° кч. о. / 41.903417; 12.453389 (G) (O)

Location Vatican City Europe.png
Ил көе: «Inno e Marcia Pontificale» (тыңларга )
Нигезләнгән 11 февраль 1929 ел [note 1]
Бәйсезлек көне 11.02.1929 (Италиядән)
Рәсми телләр латин, итальян
Башкала -
Идарә итү формасы Абсолют теократик монархия [1]
Рим папасы
Дәүләт сәркатибе
Вәли (губернатор)
Франциск
Пьетро Паролин
Джузеппе Бертелло
Дәүләт дине Католиклык
Мәйдан
• Барлыгы
Дөнья буенча 279 урында
0,44 км²
Халык
• Тикшерү (2012)
Тыгызлыгы

836[2] кеше (225-нч.)
1900 кеше/км²
Акча берәмлеге Евро [note 2]
Телефон коды +39 06 698
Сәгать поясы +1[note 3]
  1. Латеран килешүләре буенча
  2. 1999 елга кадәр — ватикан лирасы.
  3. Ил территориясендә Үзәк Аурупа вакыты гамәлдә.

Ватика́н (лат. Status Civitatis Vaticanæ, ит. Stato della Città del Vaticano; шулай ук Ватикан дәүләт-шәһәре атамасы да кулланыла) — Италия белән ассоциациядә булган, Рим эчендә урнашкан кәрлә дәүләт-анклав (дөньяда иң кечкенә дәүләт). Дәүләтнең исеме Mons Vaticanus калкулыгының атамасындагы vaticinia – «күрәзә итү урыны» сүзеннән килә. Ватиканның халыкара хокуктагы статусы – Изге Тәхетнең ярдәмче суверен биләмәсе, Рим католик чиркәве югары җитәкчелегенең рездиденцияләре. Ватиканның суверенитеты мөстәкыйль (милли) түгел, ул Изге Тәхеттән суверенитетыннан чыга. Башкача әйткәндә, аның чыганагы – Ватикан халкы түгел, ә папа тәхете.

Чит илләрнең дипломатик миссияләре Ватикан шәһәр-дәүләтендә каршында түгел, Изге Тәхет каршында кабул ителә. Илчелекләр һәм вәкиллекләр Ватиканның территориясе әз булганга, Римда урнашканнар (шул исәптән, Римныкы да, шуңа күрә Италия илчелеге үз башкаласында урнашкан.

Изге Тәхет (Ватикан түгел) БМО белән 1957 елдан бирле хезмәттәшлек итә, ә 1964 елдан ул БМОның даими күзәтчесе. 2004 елның июнендә БМО каршындагы Изге Тәхет миссиясенең хокуклары киңәйтелә. Моннан тыш, 2008 ел августында Ватикан Интерпол белән даими хезмәттәшлек башлый.

География[үзгәртү]

Ватикан шәһәр-дәүләте Римның төньяк-көнбатышында, Тибр елгасыннан берничә йөз метр ераклыкта, Ватикан калкулыгында урнашкан. Һәр яктан Ватикан Италия территориясе белән уратып алынган, дәүләт чигенең гомуми озынлыгы 3, 2 чакрымга тигез. Моннан тыш, Латеран килешүләре нигезендә, Ватиканга күпмедер күләм экстратерриториальлек хас (кайбер базиликалар, курия һәм диоцез офислары һәм Кастель-Гандольфо читтә урнашкан).

Тарих[үзгәртү]

Төп мәкалә: Ватикан тарихы

Борынгы, антик чорларда Ватикан җирләре (лат. ager vaticanus) буш булган, чөнки Борынгы Римда бу урын изге дип саналган. 326 елда, христианлык ныклап урнашкач, изге Петр кабере урыны дип фараз кылынган урында Константин базиликасы төзелә, һәм шул чорлардан монда халык урнаша башлый.

VIII гасыр урталарында барлыкка килгән Папа дәүләтенә Аппенин ярым утравының шактый өлеше керә, ләкин 1870 елда ул Италия корольлеге тарафыннан юкка чыгарыла.

Ватикан дәүләте хәзерге формада 1929 елның 11 февралендә Муссолини хөкүмәте белән төзелгән Латеран килешүләре нигезендә барлыкка килә.

Сәясәт[үзгәртү]

Сәяси система[үзгәртү]

Ватикан – Изге Тәхет тарафыннан идарә ителә торган абсолют теократик монархия. Изге Тәхетнең үз кулларына тулысынча канун чыгару, башкарма һәм хөкем итү хакимиятләрен туплаган суверены булып гомерлеккә сайланучы Рим папасы тора. Папаның үлеменнән яки ваз кичүеннән соң һәм конклав чорында идарәче вазифаларын камерленго башкара.

Хөкүмәт[үзгәртү]

Башкарма хакимият өчен Дәүләт сәркатибе җаваплы.

Ватикан белән Изге Тәхет төзи торган папа комиссиясе идарә итә. Аны губернатор җитәкли, комиссия 5 ел эшли. Изге Тәхетнең баш административ оешмасы – Рим куриясе. Папа карарларын үтәү һәм курия өстендә күзәтчелек белән Дәүләт сәркатиплеге шөгыльләнә. Аның җитәкчесенә – Дәүләт сәркатибенә – дөньяви суверенитет өлкәсендә барлык вәкаләтләр бирелгән. 2013 елдан дәүләт сәркатибе булып кардинал Пьетро Паролин тора.

Киңәшләшү органнары – Дөнья җыены, кардиналлар коллегиясе һәм епископлар синоды.

Франциск Рим папасы булгач, Изге Тәхетнең шактый оешмаларына үзгәрешләр кертелүе мөмкинлеген хәбәр итә[3].

Икътисад[үзгәртү]

Ватикан икътисады планлы һәм ул коммерциягә корылмаган. Табыш чыганагы, беренче чиратта, бөтен дөнья католикларының сәдакалары. Икенче чыганак – Ватикан банкы («Дин эшләре институты»), ул халыкара операцияләр белән шөгыльләнә.

Ватикан төрле илләрдәге католик чиркәүләреннән килүче взнослар, дин тотучыларның иганәсе, туризмнан килгән табыш һәм басма продукцияне сату хисабына яши.

Маркалар чыгару да шактый зур табыш китерә. 2005 елны бу өлкәдә эшчәнлек 4,5 млн евро табыш чыганагы була [4]

Ватиканның Аурупада, Көньяк Америкада эре күчемсез мөлкәте бар, ул халыкара банклар һәм монополияләр белән хезмәттәшлектә. Дәүләт төрле илләрдәге сәнәгый компанияләргә инвестицияләр ясый.

Ватикан бюжеты 310 миллион АКШ долларыннан тора[2].

Халык[үзгәртү]

Төп мәкалә: Ватикан халкы

Ватиканның бөтен халкы – Изге Тәхет багынчылары[5], аларның һәрберсенә Дәүләт сәркатиплегеннән паспорт тапшырыла. Ватикан ватандашлыгы Изге Тәхеткә хезмәт итү нигезендә генә барлыкка килә һәм Ватиканда хезмәт эшчәнлеге тәмамлану белән туктатыла. Ул мирас булып күчми һәм туу факты буенча да алынмый.

Латеран килешүенең 9 нчы маддәсе буенча, әгәр берәр зат Ватикан гражданины булудан туктаса һәм башка бер дәүләтнең ватандашы булмаса, аңа Италия гражданлыгы бирелә.

Этник яктан халыкның күпчелеге - италиялеләр, 100-110 тирәсе швейцариялеләр бар (алары гвардия әгъзалары). Ватиканда көн саен 3000гә якын италияле кешеләр хезмәт куя, ләкин алар дәүләттән читтә яшиләр.


Дәүләт телләре – латин теле һәм итальян теле. Ватиканда яшәүче барча кеше католикчылык динендә.

Мәдәният[үзгәртү]

Ватиканда бөтен дөньяга билгеле архитектура һәм мәдәният шедеврлары – Изге Петр җәмигы, Ватикан музейлары, шул исәптән, Сикст капелласы, Ватикан китапханәсе һ.б. урнашкан.

1984 елда Ватикан ЮНЕСКОның Дөнья мирасы объектларына кертелгән.

Ватикан үзенең Latinitas фонды аша латин теленең саклаучысы булып тора. Бу фонд эшчәнлеге кысаларында даими рәвештә латин телендәге неологизмнар сүзлеге бастырыла.

Изге Петр мәйданы, җәмигы һәм обелискка манзара

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Дөнья атласы. Дөньяның дәүләтләре һәм территорияләре. Белешмә мәгълүматлар. — Роскартография, 2010. — С. 15. — ISBN 978-5-85120-295 (рус.)
  2. 2,0 2,1 Vatican City. CIA — The World Factbook(ингл.)
  3. Понтифик Изге Тәхет оешмаларын реформалау өчен комиссия төзеде (рус.)
  4. Ватикан – Ватикан икътисады (рус.)
  5. подданныйлары

Сылтамалар[үзгәртү]