Ирландия
Wikipedia проектыннан
|
||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Ирландия (ирл. Éire, Poblacht na hÉireann; ингл. Ireland, Republic of Ireland) — Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Ирландия утрауның күпчелегендә урын ала. Мәйданы - 70,2 мең км². Илнең исеме ирланд Éire сүзеннән килә. Башкала - Дублин шәһәре (1,4 млн. кеше яши). БМОга 1955 елдан керә.
Аурупа берлегенә керә.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Исем
1937нче елда кабул ителгән Конституциягә күрә дәүләтнең исеме Éire, инглизчә әйткәндә Ireland. 1949нчы елда Ирландия Җөмһүрияте исеме кабул ителде, бу исем бары тик Description of the State буларак, ягъни дәүләтне сурәтләү буларак кабул ителде. Исеме "Ирландия" булып калды. Бу бөтен утрауга претензия белән бәйле. Ләкин рәсми һәм рәсми булмаган сорауларда Ирландия Җөмһүрияте сүзе кулланыла.
[үзгәртү] Географик мәгълүмат
Ирландия Аурупа утраулары арасында мәйданы буенча өченче урында тора. 6° 20'—10° 20' көнбатыш озынлыгы һәм 51° 25'—55° 23' төньяк киңлеге арасында урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы 300 км, ә төньяктан көньякка исә 450 км.
Мәйдан - 70.280 км².
Бөекбритания белән чикләр озынлыгы - 360 км.
[үзгәртү] Сәясәт
Ирландия - парламент көчле булган җөмһүрият.
Хәзерге Конституция 1937нче елның 1 июлендә плебисцит нәтиҗәсендә кабул ителгән.
Президент халык тарафыннан җиде елга сайлана. Президентның парламентның аскы бүлмәсен чакыру һәм җибәрү хокукы бар, ул хәрби көчләрнең башлыгы, кануннарны җәмәгатьчелеккә президент чыгара. Президент шулай ук мәхкәмә башлыкларын һәм башка югары урындагы кешеләрне сайлый.
Премьер-министр - хөкүмәтнең башлыгы. Аны парламент тәкъдим итә һәм президент раслый.
Ирландия парламенты ике өлештән тора: сенат һәм вәкилләр палатасы.
Вәкилләр палатасында 160-170 кеше. Бу парламент өлешен бөтен халык сайлый. Сенат 60 кешедән тора. 11 кешене премьер-министр сайлый, 6 кеше Милли һәм Дублин университеты тарафыннан сайлана, 43 кеше махсус исемлек буенча сайлана. Ике палатаның эшләү вакыты - 7 елга кадәр.
Ирландиянең сәяси партияләре:
- Лейбористлар партиясе - 1912нче елда барлыкка килгән.
- Прогрессив Демократлар партиясе - 1985нче елда барлыкка килгән.
- Фианна Фойл (Уңышлык солдатлары) - 1926нчы елда барлыкка килгән.
- Финэ гэл (Бердәм Ирландия) - 1933нче елда барлыкка килгән.
- Шинн фейн (Үзебез) - 1905нче елда барлыкка килгән.
[үзгәртү] Административ бүленү
Административ рәвештә Ирландия 4 провинциягә һәм 26 графлыкка бүленә.
- Ленстер провинциясе (Leinster/Cúige Laighean):
- Карлоу (Carlow/Contae Cheatharlach)
- Дублин (Dublin/Contae Átha Cliath)
- Килдэйр (Kildare/Contae Chill Dara)
- Килкенни (Kilkenny/Contae Chill Chainnigh)
- Лиишь (Laois/Contae Laoise)
- Лонгфорд (Longford/An Longphort)
- Лаут (Louth/Contae Lú)
- Мит (Meath/Contae na Mí)
- Оффали (Offaly/Contae Uíbh Fhailí)
- Уэстмит (Westmeath/Contae na hIarmhí)
- Уэксфорд (Wexford/Contae Loch Garman)
- Уиклоу (Wicklow/Contae Chill Mhantáin)
- Манстер провинциясе (Munster/Cúige Mumhan):
- Коннахт провинциясе (Connacht/Cúige Chonnacht):
- Ольстер провинциясе (Ulster/Cúige Uladh):
| Ирландия | Төньяк Ирландия |
[үзгәртү] Халык
Ирландия халкы - кельтлар. 2006нчы елның җанисәбе буенча Ирландия халкы саны 4,24 млн кеше. 10 процент - башка дәүләтләрдән милләтләр.
Халкының 58 % шәһәрләрдә яши.
[үзгәртү] Телләр
Ирландия хөкүмәте инглиз теленнән ирланд теленә күчү эшен алып бара.
2005нче елның апрелендә кабул ителгән канун буенча урамдагы топографик исемнәр ирланд телендә булырга тиеш. Теле- һәм радио-тапшыруларда ирланд теле кулланыла. Ләкин ирланд теле бик үк популяр түгел: 2002нче елда узган сораштору нәтиҗәсендә 1,57 млн кеше ирландча сөйләшә ала.
[үзгәртү] Тарих
Беренче кешеләр Ирландиядә мезолит вакытында яшәделәр.
432нче елда Патрик Әүлия ирландлар арасында христианлык таратты.
1801нче елда Ирландия Бөекбритания өлеше булды.
[үзгәртү] Икътисад
- Тулаем милли продукт - $177,2 млрд.
- ТМП кеше башына - $43 600.
- Акча беремлеге - Евро.
Тулаем милли продуктның үсеше бик зур (1996—2000 елларда - 9%).
Кыймәтлек буенча Ирландия башкаласы - Дублин 2006нчы елда 16нчы урын алды.
[үзгәртү] Мәдәният
Ирландидә безнең эра алдыннан яшәгән кешеләрдән (мезолит, неолит чорлары) шушы чор мәдәнияте һәйкәлләре калды. Бу таш һәйкәлләр һәм таштан эшләнгән фортлар. Тимер чоры вакытында кельтлар килүе белән, мәдәният яңарышны кичерә. Vнче гасырда Патрик әүлия ярдәме белән Ирландия христиан динен кабул итте.
[үзгәртү] Бәйрәмнәр
Төп мәкалә: Ирландия бәйрәмнәре.
Ирландиянең иң мөһим милли бәйрәме - Патрик әүлия көне.
[үзгәртү] Спорт
Ирландларның милли спорт арасында кёрлинг һәм гэл футболы исемле уеннар.
[үзгәртү] Музыка
Ирландия музыкантлары Аурупада инде XIIнче гасырда мәгълум булганнар. Алар арасында иң данлыклысы арфада уйнаучы сукыр Турлаф O’Каролан (Turlough O`Carolan). Аның музыкасын хәзер дә бөтен дөньяда уйныйлар. Ә 18нче гасырда Фейш фестивале барлыкка килде. Фестивальнең максаты - флейтада уйнауны саклау.
[үзгәртү] Китапханәләр һәм музейлар
[үзгәртү] Моны да карагыз
[үзгәртү] Сылтамалар
[үзгәртү] Дәүләт
- Ирландия президенты сайты
- Премьер-министр сайты
- «Ирландия хөкүмәте онлайн» сайты
- Ирландия парламенты
- Сәнгать, спорт һәм туризм департаменты
[үзгәртү] Сәяси төркемнәр
[үзгәртү] ММЧ
- Business & Finance
- Ireland on Sunday
- Irish Independent
- The Irish Times
- Ирланд телевидениясе
- Интернет-телеканалы
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең сайланган мәкаләләр рәтенә керә.
|