Австрия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Австрия Җөмһүрияте
Republik Österreich
Austria
Австрия
Байрак Илтамга
Австрия байрагы Австрия гербы
Шигарь: юк
Ил көе: Land der Berge, Land am Strome
Австрия урнашуы
Дәүләт төзелеше федератив дәүләт
Рәсми тел алман теле
Башкала Вена
Эре шәһәрләр Вена, Грац, Линц
Президент Хайнц Фишер
Канцлер Вернер Файман
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

83 871 км²
1,3%
Халык саны
– Барлыгы (2005)
– Тыгызлык

8 206 524 кеше
97 кеше/км²
Акча Евро
Тулаем эчке продукт 279 500 млн.
ТЭП кеше башына 36 000
Вакыт UTC +1
Пәрәвез домены .at
Телефон коды 43


АвстрияАурупада урнашкан ил. Аурупа берлегенә керә.

География[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Австрия территориясенең 70% өлешен таулар алып тора. Аның көньяк өлешен Көнчыгыш Альп таулары — Юқори Тауэрн (биеклеге 3797 метрга кадәр) һәм Түбән Тауэрн; төньяк өлеше — үрләр булган тигезлек, кырый төньяк-көнчыгышта ул Урта Дунай тигезлеге белән тоташкан. Файдалы казылмалар: нефть, газ, магнезит, көрән күмер, тимер һәм кургашын-тутыя мәгъдәннәре, графит, аш тозы; төзелеш материалларының запаслары да бар.

Климаты уртача. Гыйнварның уртача температурасы —1…—4°C, июльдә +15…+18°Cкача. Елга 500—900 мм, тауларда 2000 миллиметргача явым төшә. Төп елга — Дунай һәм аның кушылдыклары (Инн, Траун, Энс, Драва һ.б.).

Елгалар зур энергоресурсларга ия. Күлләр күп, аларның күпчелеге бозлыклардан пәйда булган. Кәсле-көлсу һәм соры урман туфраклары, көньяк-көнчыгышта селтеле көлсулашкан кара туфраклар, тауларда тау-соры, тау-болын, тау-көлсулашкан туфраклар. Австрия мәйданының 40% өлеше урманнар. 2000 м биеклектә тау болыннары башлана.

Халык[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Халык саны — 8 420 010 кеше (2013). Иң зур этник төркем — халкының 88,6%ны тәшкил итүче алмантелле австриялеләр. Төп тел — алман теле. Австриялеләрнең сөйләм һәм рәсми теле Алманиядәге алман теленнән җитди рәвештә аерыла. Австрия шивәләре Алманиянең бавар шивәсенә һәм Швейцариянең алман теленә якын. Шуннан тыш, 6 танылган милли азчылык та бар: хорватлар, словеннар, чехлар, словаклар, маҗарлар һәм чегәннәр. Словеннар, хорватлар һәм маҗарлар Штирия, Каринтия һәм Бургенландның кайбер районнарында, Венада шулай ук чехлар һәм яһүлдәр яши.

Административ бүленеш[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Австрия 9 федераль җиргә бүленә:

The States of Austria Numbered.png
  1. Бургенланд
  2. Каринтия
  3. Түбән Австрия
  4. Югары Австрия
  5. Зальцбург
  6. Штирия
  7. Тироль
  8. Форарльберг
  9. Вена шәһәре

Дәүләт корылышы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Австрия — федератив җөмһүрият. 9 федераль җиргә бүленә. Гамәлдәге конституция 1920 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — федераль президент, ул халак тарафыннан 6 елга сайлана. Канун чыгаручы хакимиятне ике пулатлы парламент: Милли Шура (түбән пулат) һәм Федераль Шура (югары пулат) гамәлгә ашыра. Башкарма хакимиятне федерал президент һәм ул билгеләнгән федераль канцлер җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра. Һәр җирнең үз конституциясе һәм канун чыгаручы органы бар.


Калып:Link FA

Калып:Link GA