Австриядә ислам

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Австриядә ислам latin yazuında])

Австриядә ислам (алман. Islam in Österreich) — Австрия территориясендә ислам дине.

Вена ислам үзәге

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австриядә мөселманнар турында беренче тапкыр 895 елда төбәккә килгән Азия күчмә кабиләләре аша беләләр. Беренче мөселманнар Австриядә 1476 елдан бирле яши. Илне Госманлы империясе яулап алганнан соң, XV гасыр ахырында мөселманнар саны арта бара. Австрия Көнбатыш Европа илләре арасында үз илендә мөселманнарга дәүләт тарафыннан танылган дини җәмгыять статусын бирүе белән аерылып тора. 1878 елда Австро-Венгрия, Босния һәм Герцеговина җирләрен басып алганнан соң, дәүләтнең мөселман җәмгыяте белән мөнәсәбәтләре 1912 елгы тану акты (алман. Anerkennungsgesetz) белән җайга салына. Шулай итеп, Австрия үз илендә мөселман динен таныган беренче Көнбатыш Европа иле була.

2012 елда Австрия парламенты илнең йөз ел үзгәрмәгән Ислам турында канунына үзгәрешләр кертә. Ислам радикальлегенә каршы көрәшне күздә тоткан канун австрияле мөселманнарга мәчетләрне һәм имамнарны тоту өчен чит илләрдән финанс алуны тыя (шул ук вакытта христианннарга, яһүдләргә андый тыю кертелми)[1]. Австриянең интеграция министры Себастьян Курц канунга үзгәрешләр кертүне яклап чыга. Канундагы яңа үзгәрешләрне тәнкыйтьләүче Ислам дини җәмгыяте лидерлары канундагы реформалар мөселманнарны башка дин тарафдарлары белән тигезләми, диләр.

2018 елның июнь башында Австрия канцлеры Себастьян Курц җиде мәчетне ябу һәм, чит илдән финанс алу тыелган булу сәбәпле, күп санлы имамнарны илдән җибәрү турында игълан итә. Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган бу адымны кискен тәнкыйтьли: «әлеге чаралар хач белән ярымай арасындагы сугышка китерәчәк», дип белдерә[2].

Тельфстагы мәчет (Тироль)

Австрия мөселманнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Австриядәге диннәр арасында, тарафдарлары саны буенча, ислам христиан диненнән кала икенче урында тора. Иң көчле дини җәмгыять булып Рим католик чиркәве санала, ул, тарафдарлары кимүгә карамастан, барлык халыкның 64 % ын тәшкил итә; халыкның якынча 7 % ы (400 000 — 500 000 кеше) ислам динен тота (2010, бәяләмә)[3], 2016 елда мөселманнар бөтен халыкның 8% ын (700 000 кеше) тәшкил итә[4].

Австрия мөселманнарының күпчелеге — сөнниләр. Аларның күбесе Австриягә 1960-елларда Төркиядән һәм Босния һәм Герцеговинадан эш эзләп килгән. Шулай ук гарәпләр һәм пакистанлылар оештырган ислам җәмгыятьләре дә бар.

Австрия мөселманнары 1979 елда Австриянең ислам дини җәмгыятенә ((алм.)Islamische Glaubensgemeinschaft in Österreich) нигез сала. Әлеге дини оешма Австриянең дәүләт мәктәпләрендә дин дәресләре укытырга хокуклы. Шулай ук зәкят җыярга хокуклы булса да, әлегә Австриянең ислам дини җәмгыяте илдә мәчетләр төзүне финанслау өчен бу хокукыннан файдаланмаган.

Ислам дини җәмгыятендә параллель төркемнәр (дини агымнар) яшәп килә. Австрия мөселманнарының дини тормышы Төркия, Босния һәм гарәп мөселманнары җәмгыятьләренә карый торган мәчетләрдә бара.

Австрия мөселманнары этник төркемнәре буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Милләт Сан Искәрмә
Төрекләр 500,000+ [5]
Босниялеләр 128,047
Әфганстанлылар 31,300
Көрдләр 26,770
Чеченнар 25,000 [6]
Иранлылар 12,452
Гарәпләр 12,100
Пакистанлылар 8,490

Австрия мөселманнары ил буенча[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөселманнарның иң күп өлеше сәнәгать үскән көнбатыш Форарльберг җирендә (8,36 %) яши. Аннан кала илнең башкаласы Венада 7,82 % мөселман исәптә. Илнең үзәк җирләре: Зальцбург, Югары Австрия, Тироль һәм Түбән Австриядә мөселман халкы проценты уртача дәрәҗәдә. Көньяк-көнчыгыш җирләре: Штирия, Каринтия, шулай ук Бургенландта мөселманнар ил буенча иң түбән процентны күрсәтә. 300 әхмәдинең якынча өчтән бер өлеше ил башкаласы Венада яши.

Вена ислам үзәге мәчете

Вена ислам үзәге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Вена ислам үзәге

1969 елга кадәр Австрия мөселманнарының манаралы мәчетләре булмый. Мөселман дәүләтләре ярдәме белән Вена мөселманнар җәмгыяте мәчет төзү өчен мәйданы 8 300 квадрат метр булган җир участогы сатып ала. Австрия хакимияте башкалада мәчет төзү фикерен хуплый. Акча җитмәү сәбәпле, мәчет төзелешен башлый алмыйлар. 1975 елда Согуд Гарәбстаны короле Фейсал ибн Габделгазиз әс-Согуд(ингл.) (19061975) мәчет төзелешен фиинанслауны үз өстенә ала. 1977 елның 1 июлендә мәчет төзелә башлый. Мәчетне 1979 елның 20 ноябренда Австрия президенты Рудольф Кирхшлегер(алм.) (19152000) ача.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]