Көрдләр
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| көрдләр көрд. کورد / Kurd |
|
|---|---|
| беренче юл: Сәләхетдин • Шәрәф Хан • Әхмәт Хани • Низами Ганҗәви икенче юл: Мостафа Барзани • Мәсгуд Барзани • Җәлал Талабани • Ләйла Зана |
|
| Үз аталышы: | көрд. کورد / Kurd |
| Гомуми саны: | 23-36 млн |
| Таралышы: | Төркия, Иран, Гыйрак, Сүрия, Әрмәнстан, Аурупа, АКШ |
| Тел: | көрд теленең диалектлары |
| Дин: | Ислам (сөнни һәм шигый), езидилык, яһүдилек, христианлык |
| Якын халык: | башка иранлы халыклар (балучлар, талышлар, гиләкләр, фарсылар, лурлар) |
Көрдләрнең яшәү җирләре (1986 ел мәгълүматлары)
Көрдләр (көрд. کورد / Kurd) — Төркиядә, Гыйракта, Иранда, Сүриядә яшәүче иранлы телле халык. Көрд телендә сөйләшәләр. Милли дәүләткә ия түгелләр.
Бүгенге көндә шартлы рәвештә Көрдстан дип аталучы көрдләр яшәгән җирләр Төркия, Гыйрак, Иран, Сүрия арасында бүленгән.
Тарих [үзгәртү]
Көрд атамасының килеп чыгыш төгәл билгеле түгел. Ләкин иң нигезләнгән фараз булып көрд атамасының борынгы чыганаклардан билгеле булган Фарсыда яшәүче иран телле куртилар (бор. грек. Kýrtioi, лат. Cyrtii) кабиләсе исеме белән турыдан-туры бәйләнеше тора.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|