Чеченнар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чеченнар
Үз аталышы: Нохчий
Гомуми саны: ~ 2 млн
Таралышы: Русия, Казакстан, Төркия, Иордания, Азәрбайҗан, Грузия, Кыргызстан
Тел: чечен теле (чеченча Нохчийн мотт/Noxçiyn mott)
Дин: ислам
Якын халык: ингуш халкы

Чече́ннар (бүтәнчә Чичәннәр, үз аталышы Нохчий, берлек санда – Hохчо) – Төньяк Кавказда (нигездә Чечняда) яшәүче вайнах халкы.

Яшәү урыны[үзгәртү]

Чеченнар нигездә Чечня Республикасында яшиләр. Чеченнар тарихында берничә күчеш була. Беренче күчеш Кавказ сугышыннан соң 1865 елда Госманлы дәүләтенә була. Мөхаҗирлек дип аталучы күчеш вакытында якынчы 5 000гә якын чечен гаиләсе Госманлы дәүләтендә утырып кала. Хәзерге вакытта аларның оныклары Төркия, Сирия һәм Иорданиядәге чечен диаспорасының төп өлешен тәшкил итә.

1944 елның февралендә ярты миллионга якын чечен үз җирләреннән Урта Азиягә депортацияләнә. 1957 елның 9 январендә аларга кире кайтырга рөхсәт ителә. Күчерелгән халыкның бер өлеше Урта Азиядә кала.

Беренче һәм Икенче Чечен сугышыннан соң күп чеченнар Көнбатыш Аурупа илләренә, Төркиягә китә һәм Русия регионнарына тарала.

Атама тарихы[үзгәртү]

"Чечен" этнонимы, зур ихтимал, Чечен авылы атамасыннан килеп чыккан. Чеченнар үзләрен нохчо, кабарда аларны шашен, осетиннарцæцæн, аварларбуртиел, грузиннаркистлар, дзурдзуклар дип атап йөртә.

Тел[үзгәртү]

Чечен теле нах-дагыстан телләренең вайнах тармагына карый.

1925 елга кадәр чечен теленең язмасы гарәп әлифбасына нигезләнгән була. 1925-1938 елларда латин әлифбасы кулланыла. 1938 елда кирилл әлифбасына нигезләнгән графикага күчерелә.

Чечен Республикасының дәүләт теле булып тора.

Дин[үзгәртү]

Ислам чеченнар арасында суфилык тарикатларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә таралган. Суфи тарикатларыннан чеченнар арасында нәкъшбәнди һәм кадири тарикатлары киң таралган.