Тел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сызыклы язу - язу телнең иң борыңгы төрләрнең берсе, сөйләм теле исә язудан иң азыннан ун меңнәрчә ел алдан барлыкка килгән дип санала.
Бу сүзнең башка мәгънәләре дә бар: Тел (мәгънәләр)

Телкешеләргә үзара аңлашу, фикерләү, уй-фикер казанышларын беркетү өчен хезмәт итә торган һәм, гадәттә, һәр халыкта үзгә, үзенчә була торган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы[1].

Бүтән аралашу формаларыннан аермалы буларак, тел хәрефләрне бер-берсе белән берләштереп, яңа мәгълүмәт белдерергә мөмкин.

Кешеләрнең аралашу телендә хәрефләр буларак сүзләр һәм кул ишарәләре кулланыла. Шулай ук тел, сакланып калу өчен язма рәвештә дә бирелергә һәм сакланырга мөмкин. Ишарәләр һәм интонациялар шулай ук мәгълүмат җиткерү өчен кулланыла, әмма аларны язма формага әйләндереп булмый. Кайсыбер уйлап чыгарылган аралашу телләре тулысынча визуаль ишарәләрдән тора. Дөньяда меңләгән тел бар, һәм шуларның кубесе уртак үзенчәлекләргә ия (Универсаль Грамматиканы кара).

Дөньяда барлыгы 3-6 мең тел бар дип исәпләнә. Татар теле - Төрки телләр гайләсенә керә. Үзенең 6,8 миллион тирәсе сөйләшүчеләре белән[2], 100 иң киң кулланылган телләр исемлегенә керә.

Аралашу телләреннән тыш, кешеләр шулай ук эсперанто, идо, интерлингва, клингон, ложбан телләре, программалау телләре һәм төрле математик формаль телләр сыман ясалма телләрне дә кулланалар.

[үзгәртү] Искәрмәләр

  1. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. - Казан "Матбугат йорты" нәшрияты, 2005. - 848 б.
  2. http://www.joshuaproject.net/peoples.php?rop3=109874

[үзгәртү] Шулай ук карагыз

Тел өйрәнү
Тел төрләре һәм тел мөнәсәбәтләре
Сөйләнмәгән коммуникация төрләре
Телнең эволюциясе
Семиотика
Дин һәм мифология
Уку-укыту һәм җәмгыяви сәясәт
Исемлекләр

генетик үзенчәлекләре бәйлелеге исемлекләре

Төрлесе



[үзгәртү] Чыганаклар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә