Акыллы кеше

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Кеше битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү

WP-TranslationProject TwoFlags.svg

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе инглиз телле Википедиясындагы «Human» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең төзәтүләр тарихы битеннән карый аласыз.

[[Төркем:Википедия:инглиз телле теленнән тәрҗемә ителгән мәкаләләр|Акыллы кеше]]

Кеше
Кеше
Көньяк-көнчыгыш Азиядан балигъ булган кешеләр - ир-ат (сулда) һәм хатын-кыз (уңда).
Фәнни классификация
Өспатшалык: Эукариотлар
Патшалык: Хайваннар
Тип: Хордалылар
Астип: Умырткалылар
Өссыйныф: Дүртаяклылар (лат. Tetrapoda)
Сыйныф: Имезүчеләр
Ассыйныф: Җәнлекләр[1][2] (лат. Theria)
Отряд: Приматлар
Асотряд: Корыборынлы маймыллар (лат. Haplorhini)
Өсгаиләлек: Кешесыман маймыллар (лат. Hominoidea)
Гаиләлек: Гоминидлар (лат. Hominidae)
Асгаиләлек: Гомининнар (лат. Homininae)
Триба: Гоминини (лат. Hominini)
Астриба: Хоминина (лат. Hominina)
Ыруг: Кешеләр (лат. Homo)
Төр: Акыллы кеше (лат. Homo sapiens)
Астөр: * (†) Борынгы акыллы кеше (лат. Homo sapiens idaltu)
* Хәзерге акыллы кеше (лат. Homo sapiens sapiens)
Латин атамасы
Homo sapiens
(Linnaeus, Швеция байрагы Швеция, 1758)
Homo sapiens ареалы (яшел)
рәсем

Wikispecies-logo.svg

Викитөрләрдәге систематика

Commons-logo.svg
Рәсемнәр
Викиҗыентыкта

ITIS 180092
NCBI 9606

Кешеләр (латинча таксономия буенча Homo sapiens,[3][4] ягъни "хикмәт иясе/акыллы кеше" буларак билгеле)[5] - Приматлар тәртибеннән Гоминидлар гаиләсеннән Кешеләр ыруыннан бүгенге көндә яшәүче бердән бер биологик төре. Анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр Африкада якынча 200 000 ел элек барлыкка килә, хәзерге кыяфәтенә тулысынча 50 000 ел элек ирешә.[6]


Кешеләр үз мохитен аңларга һәм аның торышына тәэсир итәргә теләкләре белән, фән, фәлсәфә, мифология, һәм дин юлы белән феноменнарны аңлатырга һәм үзгәртергә торышулары белән аерыла. Бу табигый кызыксынучанлык киләчәк буыннарга мәдәният юлы белән тапшырыла алган комплекслы кораллар һәм сәләтләрне үстерүгә китергән; кешеләр ашамлыкларны пешерү өчен ялкыннарны оештыручы, шулай ук киемнәр киюче, һәм күп төрле башка технологияләр һәм сәнгатьләр булдыручы һәм кулланучы бердән бер билгеле яшәүче төр. Кешеләрне өйрәнүче фәнни белем өлкәсе антропология дип атала.

Тарих[үзгәртү]

Эволюция[үзгәртү]

Плезиадапис, иң борыңгы билгеле примат

Кешеләр эволюциясе өлкәсендәге фәнни эзләнүләр күбесенчә Кешеләр ыруының үзгәрешләре белән бәйлә, ләкин гадәтенчә австралопитек кебек башка гоминид һәм гомининларны да каплый. Соңгы генетик эзләнүләр нәтиҗәләре хәзерге кешеләрнең "иң азыннан ике төркем" борыңгы кешеләре (Неандерталец һәм Аю-Таш мәгарәсе кешесе) белән җенси якынлыкка керүенә ишарә итә.[7] Иң борыңгы билгеле анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләрнең калдыклары Африкада табылган, аларның датировкасы 195 000 ел элек яшәүләрен күрсәтә. Молекуляр биология эзләнүләре "хәзерге кешеләр" төркеменә кергән барлык субтөрләрнең бердәм ерак бабалардан чыгу вакыты 200 000 ел элек булуын күрсәтә.[8][9][10][11][12] Приматларның эволюция тарихының 65 миллион елны каплавы билгеле. Приматлар барлык яшәргә дәвам итүче имезүчеләр сыйныфы плаценталылар инфрасыйныфының иң борыңгы төркемнәреннән берсе дип санала. Иң борыңгы билгеле примат имезүче төре (Плезиадапис тәртибе) тамырлары Төньяк Америкага китә - Палеоцен һәм Эоцен дәверендәге тропик Ауразия һәм Африка киңлекләрендә таралган иде. Молекуляр мәгълүмат кешеләр һәм башка зур маймылларның соңгы бердәм ерак бабалары 4–8 миллион ел элек яшәвенә ишарәли. Кешеләр ыруының иң якын яшәүче туганнары - гориллалар һәм шимпандзе, чөнки алар иң якын уртак ерак бабаларына ия.[13]

Кешеләрнең ДНК структурасы бүгенге ике төр шимпандзе белән иң охшаш: гади шимпандзе һәм бонобо.[13] Тулы геном тикшеренүләре "6,5 [миллион] ел дәвамындагы аерым эволюция нәтиҗәсендә, кешеләр белән шимпандзе арасындагы аерма ике бәйле булмаган кеше арасындагы аермадан 10 тапкыр зуррак һәм тычкан белән күсе арасындагы аермадан ун тапкыр кечкенәрәк" дигән нәтиҗәсенә килергә рөхсәт итте.Калып:Attribution needed Төрле галимнәрнең юраулары буенча, кеше һәм шимпандзеның функциональ ДНКлары 95-99% охшаш дигән фикердә.[14][15][16][17]

Палеолит[үзгәртү]

Сәнгати сурәтләр югары палеолит чорында барлыкка килә: кеше тәненен иң борыңгы сурәтләве булган "Вестоницы Венерасы" сыны якынча БК (бүгенгә кадәр) 29 000 – 25 000 ел элек ясалган дип уйланыла.

Югары палеолит чоры башлануына кадәр (БК [бүгенгә кадәр] 50 000 ел), анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр тулы заманча тотышына ирешә - тел, музыка һәм башка мәдәни универсалиялар барлыкка килә.

Хәзерге кешеләрнең Африкадан чыгышы якынча БК 70 000 ел урын алган дип фаразлана. Нәтиҗәдә хәзерге кешеләр Җир шары буенча таралып, иртәнгерәк гоминидларны алмаштыра: Ауразия һәм Океанлыкта БК 40 000 ел элек, Америкаларда иң соңгысы БК 14 500 ел элек урнашалар.[18]

Юта университетында эшләүче генетика галимнәре Линн Йордэ (Lynn Jorde) һәм Генри Харпендинг (Henry Harpending) кеше ДНКда аермалар башка җәнлек төрләренә караганда юк дәрәҗәдә түбән булу гипотезаны тәкъдим итәләр.[19] Алар шулай ук Соңгы плеистоцен чорында кешеләрнең үрчәү парлары түбән санына төшүе гипотезасын тәкъдим итәләр – бу сан 10 000нән 1 000гә кадәр булуы ихтимал – ки нәтиҗәсендә генетик төрлелеге чикләнгән була.[20] Бу гипотетик бөке өчен төрле мөмкин сәбәпләр бирелгән иде - аларның берсе Тоба һәлакәте.[21]

Цивилизацияга күчеш[үзгәртү]

Авыл хуҗалыгының барлыкка килүе һәм хайваннарны йортлаштыру кешеләрнең күчемсез торак пунктларында яшәвенә китерде.
Тарих буенча кешеләрнең күчеш юллары

Кешеләрнең күпчелеге якынча 10 000 ел элекке мизгелгә кадәр ау һәм үсемлекләр җыю белән яшәгән. Алар гадәтенча кешеләр көтүе исеме астында билгеле кечкенә күчмә төркемнәрендә яшәгәннәр иде. Үсемлекләрне үстерүнең (авыл хуҗалыгы) барлыкка килүе тарихта беренче тапкыр күчемсез торак пунктларның, хайваннарны йортлаштыру һәм металларны куллануга китергән Неолит инкыйлабына сәбәпче булды. Авыл хуҗалыгы сәүдә һәм кооперацияга мөмкинлекләр тудырып, комплекс җәмгыятьләрнең үсешенә юл ачты. Бу вакыйганың кешеләр җәмгыяте өчен әһәммияте аркасында, бу чор Холоцен тәкъвиме яки кешеләр эрасы исеме белән билгеле.

Беренче борыңгы дәүләтләр якынча 6 000 ел элек Мезопотамияда, Мисыр'ның Нил үзәнлеге һәм Һинд елгасы үзәнлекләрендә барлыкка киләләр. Саклану өчен хәрби көчләр, идарә эшләре өчен хөкүмәт бюрократияләре оештырыла. Ресурсларга ирешер өчен дәүләтләр кооперация һәм көндәшлеккә, ара-тура сугышка керә. 2 000 – 3 000 ел элек булган арада, Фарсы империясе, Һиндстан, Кытай, Рим һәм Македония империяләре кебек кайбер дәүләтләр казанышлары нәтиҗәсендә беренче экспансионист империяләргә әверелде. Борыңгы Грецияның әһәмияте Көнбатыш мәдәниятенең нигезләрен салучы цивилизация булып, Көнбатыш фәлсәфә, демократия, бөек фәнни һәм математик казанышлары, Олимпия уеннары, Көнбатыш әдәбияты һәм тарих язуы, шулай да трагедия һәм комедияны үзенә алучы көнбатыш драманың барлыкка килү урыны.[22]

Урта гасырларның соңгы өлеше революцион фикерләр тууы һәм технологияләргә ирешелүе белән билгеле. Кытайда алга киткән шәһәр мәдәниятендә язуларны бастыру һәм орлыкларны җиргә кертү технологияләрне таба. Һиндстанда математика, фәлсәфә, дин һәм металлургия өлкәләрендә зур казанышлары күзәтелә. Исламның алтын гасыры дәвамында мөсельман империяләрендә дәрәҗәле фәнни казанышлар ясала. Аурупада, яңа аңлаеш белән классик өйрәнүгә игътибар итү һәм басу станогы кебек кәшефләр 14-15 гасырларда Яңарыш чорына китерә. 17нче гасырдагы фәнни-техник инкыйлаб һәм 18-19 гасырдагы сәнәгый инкыйлаблары транспорт өлкәсендә тимер юлы һәм автомобиль, энергия табу өлкәсендә күмер һәм электр көче; хөкүмәт өлкәсендә - вәкилле демократия һәм коммунизм кебек зур инновацияләрне китерде.

20нче гасыр соңында башланган Мәгълүмат чоры сәбәпле, хәзерге кешеләр зур тизлек белән глобалләшә һәм бәйләнешә барган дөньяда яши. 2010 елда, якынча 2 миллиард кеше Интернет,[23] һәм 3,3 миллиарды кәрәзле телефон[24] аркылы бер-берсе белән элемтәгә керә алуы билгеле.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. tatar_russian.academic.ru: җәнлек (перевод)
  2. зверолов=җәнлек аулаучы
  3. Goodman M, Tagle D, Fitch D, Bailey W, Czelusniak J, Koop B, Benson P, Slightom J (1990). «Primate evolution at the DNA level and a classification of hominoids». J Mol Evol 30 (3): 260–266. DOI:10.1007/BF02099995. PMID 2109087.
  4. Hominidae Classification. Animal Diversity Web @ UMich. Retrieved on 2006-09-25.
  5. Калып:L&S, Калып:L&S, Калып:L&S
  6. Human Evolution by The Smithsonian Institution's Human Origins Program. Human Origins Initiative. Smithsonian Institution. Retrieved on 2010-08-30.
  7. Mitchell, Alanna. DNA Turning Human Story Into a Tell-All, NYTimes (January 30, 2012). Тикшерелде 13 февраль 2012.
  8. Press Release 05-024: New Clues Add 40,000 Years to Age of Human Species. US National Science Foundation (NSF) (January 13, 2006). Retrieved on 2012-02-13.
  9. Age of ancient humans reassessed, BBC News (February 16, 2005). Тикшерелде 13 февраль 2012.
  10. The Oldest Homo Sapiens: Fossils Push Human Emergence Back To 195,000 Years Ago. ScienceDaily (February 23, 2005). Retrieved on 2012-02-13.
  11. Alemseged, Z.; Coppens, Y.; Geraads, D. (2002). «Hominid cranium from Homo: Description and taxonomy of Homo-323-1976-896». American Journal of Physical Anthropology 117 (2): 103–112. DOI:10.1002/ajpa.10032. PMID 11815945.
  12. Stoneking, Mark; Soodyall, Himla (1996). «Human evolution and the mitochondrial genome». Current Opinion in Genetics & Development 6 (6): 731–736. DOI:10.1016/S0959-437X(96)80028-1.
  13. 13,0 13,1 Wood, Bernard; Richmond, Brian G. (2000). «Human evolution: taxonomy and paleobiology». Journal of Anatomy 197 (1): 19–60. DOI:10.1046/j.1469-7580.2000.19710019.x. PMID 10999270.
  14. de Waal, Frans (1997). Bonobo. Berkeley: University of California Press. Калып:Hide in printКалып:Only in print. 
  15. Britten, Roy J. (2002). «Divergence between samples of chimpanzee and human DNA sequences is 5%, counting indels». Proceedings of the National Academy of Sciences USA 99 (21): 13633–13635. DOI:10.1073/pnas.172510699. PMID 12368483.
  16. Wildman, D.; Uddin, M.; Liu, G.; Grossman, L.; Goodman, M. (2003). «Implications of natural selection in shaping 99.4% nonsynonymous DNA identity between humans and chimpanzees: enlarging genus Homo». Proceedings of the National Academy of Sciences USA 100 (12): 7181–7188. DOI:10.1073/pnas.1232172100. PMID 12766228.
  17. Ruvolo, Maryellen (1997). «Molecular phylogeny of the hominoids: inferences from multiple independent DNA sequence data sets». Molecular Biology and Evolution 14 (3): 248–265. PMID 9066793.
  18. Wolman, David (April 3, 2008). «Fossil Feces Is Earliest Evidence of N. America Humans».
  19. Jorde LB, Rogers AR, Bamshad M, Watkins WS, Krakowiak P, Sung S, Kere J, Harpending HC. (1997). «Microsatellite diversity and the demographic history of modern humans» (PDF). Proc Natl Acad Sci USA 94 (7): 3100–3. PMID 9096352.
  20. Harpending HC, Batzer MA, Gurven M, Jorde LB, Rogers AR, Sherry ST. (1998). «Genetic traces of ancient demography» (PDF). Proc Natl Acad Sci USA 95 (4): 1961–7. PMID 9465125.
  21. Supervolcanoes. BBC2 (March 2004). Retrieved on 2012-02-13.
  22. Thornton, Bruce (2002). Greek Ways: How the Greeks Created Western Civilization. San Francisco, CA, USA: Encounter Books. pp. 198. Калып:Hide in printКалып:Only in print. http://books.google.fr/books?id=fa6swJv64xkC&printsec=frontcover&dq=Greek+Ways:+How+the+Greeks+Created+Western+Civilization&hl=en&sa=X&ei=5O1xT__KCImGhQfgztC4AQ&redir_esc=y#v=onepage&q=Greek%20Ways%3A%20How%20the%20Greeks%20Created%20Western%20Civilization&f=false. 
  23. Internet Usage Statistics - The Internet Big Picture. internetworldstats.com/. Retrieved on 19 November 2010.
  24. Reuters homepage. Reuters. Retrieved on 19 November 2010.

Өстәмә әдәбият[үзгәртү]

  • Freeman, Scott; Jon C. Herron, Evolutionary Analysis (4th ed.) Pearson Education, Inc., 2007. ISBN 0-13-227584-8 pages 757–761.

Чыганаклар[үзгәртү]

en:Human

Сылтамалар[үзгәртү]