Портал:Биология
|
Биология
Биология порталына рәхим итегез!

Биология – тере тормыш турында фән. Биология тормышның бөтен якларын, барлык тере организмнарны өйрәнә.
Шәп мәкалә
Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota) — үсемлекләрдән һәм хайваннардан нык аерылып торган мөстәкыйль патшалык. Кимендә 100 мең төрне үз эченә алган гөмбәләр патшалыгын микология (грекча «микос» — гөмбә, «логос»— тәгълимат) фәне өйрәнә.
Гөмбәләрнең фотосинтез процессын тәэмин итүче пигменты — хлорофилы булмый, ягъни алар — гетеротрофлар. Гөмбәләрнең кайбер үзлекләре аларны хайваннар белән якынайта: мәсәлән, матдәләр алмашы продуктлары арасында мочевина булу; күзәнәк тышчасында (буынтыгаяклыларның тән япмасындагы кебек) күмерсулар — хитин; запас продукт (үсемлекләрдәге кебек крахмал түгел) гликоген булу. Икенче яктан, туклану ысулы (азыкны йотып түгел, бәлки суырып тукланалар), чикләнмәгән үсүе һәм хәрәкәтләнмәве белән алар үсемлекләрне хәтерләтәләр.
Гөмбәләрнең үзенчәлекле билгесе аларның вегетатив өлешенең төзелешендә күренә. Бу — тармакланган нечкә җепләрдән — гифлардан торган гөмбәлек, яки мицелий.
Шәп рәсем
Фаленопсис (Phalaenopsis cultivars)
Беләсезме
- Вируслар тере организм үзлекләрен күзәнәк эчендә генә күрсәтә. Алар күзәнәкнең эчке паразитлары, шуңа күрә күзәнәктән читтә үрчи дә алмыйлар.
- Суүсемнәр (лат. Algae) — үсемлекләр дөньясының иң борынгы вәкилләре: алар 2,5 млрд ел чамасы элек барлыкка килгәннәр. Суүсемнәр төрләренең гомуми саны 35 мең чамасы.
- Авокадо (аллигатор грушаcы, лат. Persea americana) – лавр гаиләдә булган яшел үсемлекләрнең төре, шулай ук алай шул үсемлекнең җимеше атала.
- Кан – тәннең күзәнәкләрен кирәкле матдәләр белән тәэмин итүче һәм организмнан чүпләрне чыгаручы сыекча.
- Миләш кошы (лат. Turdus pilaris) – миләш чыпчыгының бер төре.
Яңа мәкаләләр
- Биогеоценоз — 21 май
- Кем алдан өлгерә? — 7 май
- Балалар бакчасы — 5 май
- Зәлидә — 12 апрель
- Саескан — 8 апрель
- Ярканат — 8 апрель
- Җенсият — 1 апрель
- Җенес — 1 апрель
- Җенси мөнәсәбәт — 1 апрель
- Урман — 31 март
- Бодай — 31 март
- Кукуруз — 31 март
- Агач — 27 март
- Сакура — 27 март
- Тере табигатьнең организациясе катлары — 6 февраль
- Культуралы үсемлекләр — 2 февраль
- Эре мөгезле терлек — 30 гыйнвар
- Птерозаврлар — 22 декабрь
- Зоология — 15 декабрь
- Биологик тукыма — 5 декабрь
Проектлар
Анатомия | Математик биология | Биологик систематика | Океаннар биология | Үсеш биологиясе | Кеше | Биофизика | Биохимия | Ботаника | Вирусология | Тормышның барлыкка килүе | Генетика | Геномика | Гидробиология | Гистология | Зоология | Космик биология | Малакология | Гәмбәләр фәне | Микробиология | Молекуляр биология | Орнитология | Палеонтология | Паразитология | Патология | Протистология | Физиология | Күзәнәк фәне | Эволюцион биология | Экология | Этология
Мин булыша алганым
Биология бүлеге ачылды гына, Сез порталны төзүдә ярдәм итә аласыз.
Шәхес
Чарльз Роберт Дарвин (ингл. Charles Robert Darwin; 12 февраль 1809 ел — 19 апрель 1882 ел) — инглиз натуралисты, сәяхәтче, дарвинчылык эволюцион фикерен нигезләүче.
Чарльз Дарвин 1809 елның 12 февралендә Шропшир графлыгының Шрусбери шәһәрендә хәлле табиб һәм финансист булган Роберт Дарвин гаиләсендәге барлыгы алты баланың бишенчесе булып туа. 1817 елда мәктәпкә кергәндә сигез яшьлек Чарльз инде тарих һәм коллекцияләү белән таныш була. Шушы ук елның июлендә аның әнисе үлеп китә. 1818 елның сентябреннән ул олы абыйсы Эразм белән Англикан Шрусбер мәктәбенә пансионер буларак йөри башлый. Абыйсы Эразм белән Эдинбург университетына китәр алдыннан, 1825 елның җәендә ул әтисенең табиблык эшендә ярдәм итә.
Төркемнәр
Төркемчәләр:
Төркемнәр: