Дөя

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Дөя (лат. Camelidae) – бер яки ике өркәчле эре гәүдәле күшәүче хайван. Кешеләр аны йөртү һәм йөк ташу өчен файдаланалар. Чүлдә яки ярым чүлдә яши.

Урта Азияда ике өркәчле – бактриан (C. bactrianus) дөяләре һәм Гәрәбстанда, Африкада бер өркәчле - дромедар (C. dromedarius) дөяләре очрый.

Дөянең авырлыгы 500-800 килограммга кадәр җитәргә мөмкин. Ә үзе ул 40-60 яшькә кадәр яши. Әлеге имезүчеләр табигатьнең кырыс һәм сусыз шартларында да яшәргә җайлашкан. Калын мех кояш кызуыннан да, төнге салкыннан да саклый. Ә ике кат булып урнашкан керфекләр күзгә ком кермәсен өчен уңайлы. Әгәр анда ком барыбер үтеп керә икән, күзләре яшьләнә һәм ул ком яшь белән юылып чыга. Дөяләр тирләми һәм шуның аркасында парга әйләнә торган сыеклык бермә-бер кими. Хәтта сулаганда бүленеп чыккан дым да борынның аерым катламнарына җыелып, организмга кире кайта.

Бик озак сусыз торган дөя 20 минут эчендә бертуктаусыз 57 литр су эчеп бетерергә сәләтле икән. Аның организмы да суны үзендә саклау өчен җайлашкан. Ашказанында су өчен булган 800дән артык кечкенә “кесәләр” бар. Шуларга тупланган су һәм өркәчләрдәге май хисабына дөя ике атна сусыз һәм бер ай чамасы ризыксыз яшәргә мөмкин. Дөяләрнең өркәчләрендә су түгел, ә май туплана. Ләкин өркәчнең табигать билгеләгән вазифасы башка: алар аркасын кояш кызуыннан саклый һәм күләгә төшерү өчен хезмәт итә.

Чүлләрдә дөяне хуҗалык шартларында авыр йөк ташу өчен файдаланалар. Алар 400 килограммга кадәр авырлыктагы йөк күтәреп, әллә ничә дистә чакрым үтәргә сәләтле. Машиналар комда батып калса, дөя аяклары нәкъ менә комнан һәм ташлардан йөрү өчен җайлашкан. Чөнки аларда тояк урынына ике сөял генә. Шул сөял очлы, үткен ташларга да, эссе комга да бик чыдам. Шундый ук сөялләр аның тезендә, күкрәк өлешендә дә бар. Алар турында бик күп язарга булыр иде.

Чыганаклар[үзгәртү]