Австралия кыйтгасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Космостан күренеш

Австралия кыйтгасы (Австралия континенты, лат. australis — «көньяк») — көньяк һәм көнчыгыш ярымшарларында урнашкан кыйтга. Кыйтганың бөтен җирендә Австралия дәүләте урнаша. Кыйтга Австралия һәм Океанлык дөнья кисәгенә керә.

Иң көнчыгыш нокта — Байрон борыны (28°38′15″к.к. 153°38′14″кч.о. / (G)), көнбатыш — Стип-Пойнт борыны (26°09′05″к.к. 113°09′18″кч.о. / (G)), төньяк — Йорк борыны (10°41′21″к.к. 142°31′50″кч.о. / (G)), көньяк — Саут-Пойнт борыны (39°08′20″к.к. 146°22′26″кч.о. / (G)) (Тасмания утравын кыйтга өлеше дип санасак, алайса Саут-Ист-Кейп борыны 43°38′40″к.к. 146°49′30″кч.о. / (G)).