Анатомия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Lateral head anatomy detail.jpg

Анато́мия (грек. ἀνα- — «яңадан», «югарыдан» һәм грек. τέμνω — «кисәм», «чабам» сүзләреннән) — организмнар тәннәрен һәм аларның кисәкләрен өйрәнүче биология бүлеге.

Тарих[үзгәртү]

Борынгы чорда анатомия өлкәсендә белем[үзгәртү]

Кеше тәненең төзелеше турында беренче искә алулар Борынгы Мисырда очрый. Б.э.к. XXVII гасырда Мисыр табибы Имхотеп кеше органнарының кайберләрен һәм аларның вазифаларын тасвирлый. Ул баш миен, йөрәк эшчәнлеген, кан таралышын искә ала. Борынгы Кытайда, «Нейцзин» (б.э.к. XI—VII гасырлар) китабында йөрәк, бавыр, үпкәләр кебек һ.б. органнар турында языла. «Аюрведа» («Яшәү белеме», б.э.к. IX-III гасырлар) дип аталган һинд китабында мускуллар, нервлар, тән төзелеше төрләре һәм холык, баш мие, арка мие буенча күп мәгълүмат тупланган.

Анатомия үсешенә Борынгы Греция галимнәре зур тәэсир ясыйлар. Беренче грек анатомы буларак табиб һәм фәлсәфәче булган Кротонлы Алкмеонсанала. Ул препаратлау остасы буларак исәпләнгән. Грек медицинасының һәм анатомиясенең күренекле вәкилләре булып Гиппократ, Аристотель, Герофил саналалар. Аристотель чагыштырма анатомиягә һәм эмбриологиягә нигез салучы буларак санала.

Борынгы Рим галимнәре шулай ук анатомия үсешенә зур өлеш кертәләр. Аларның бу фән өлкәсендә күрсәткән зур хезмәтләре итеп латинча анатомия терминологиясен барлыкка китерүне санарга була. Рим медицинасының иң якты вәкилләре арасына Авл Корнелий Цельс һәм Гален керә.

Гарәп-фарсы галимнәре бу өлкәдә зур гамәли хезмәт күрсәтәләр. Фарсы галимнәре арасында Әбу Гали ибн Сина (980 - 1037) анатомия үсешенә зур өлеш кертә. Үзенең «Тыйб белеме кануны» әсәрендә ул анатомия һәм физиология өлкәсендә Гиппократтан, Аристотельдән һәм Галеннан алынма һәм үз күзәтүләреннән чыгып бик күп мәгълүмат китерә.

Урта гасырлар[үзгәртү]

Урта гасырларда Аурупада анатомия скелетлар эшләү, ярып караулар тыелган булу сәбәпле таркалу чоры кичерә.

Аурупада Яңарыш чоры галимнәре кеше тәне төзелешен һәм анда баручы процессларны өйрәнә башлыйлар. Алар ярып карауларны чиркәү тарафыннан рөхсәт итүгә ирешәләр.

Яңа чор[үзгәртү]

XVIIXVIII гасырлар дәвамында анатомия өлкәсендә яңа ачышлар белән беррәттән яңа фән өлкәләре дә аерылып чыга башлый: гистология, эмбриология, чагыштырма һәм топографик анатомия, антропология һ.б.

Бүгенге көндә анатомия зур нәтиҗәгә ирешкән фән тармагы булып килә.

Анатомиянең төп тармаклары[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]