Гиппократ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Гиппократ
Гиппократ
Гиппократ
Һөнәре этика, сәясәт, метафизика, музыка, риторика, логика (мантыйк), икътисад, медицина
Туу датасы якынча б.э.к. 460 ел
Туу җире Кос (утравы)
Милләте грек
Үлем датасы б. э. к. 377 ел
Үлем җире Ларисса, Фессалиядә
Әтисе Гераклид – чыгышы буенча табиб-асклепиад
Балалары 2 ул (Фесалл и Драконт), кыз

Гиппокра́т (бор. грек. Ἱπποκράτης, лат. Hippocrates) (460 б. э. к., Кос утравы – якынча 377 б. э. к.) – Борынгы Греция табибы, «медицинаның атасы». Медицина һәм гигиенаны үстерү өчен, күп хезмәт куя.

Ул беренче булып кешеләр сәламәтлегенә табигый факторларның: су, азык, азык продуктлары үстерелә торган җир, һава температурасы һәм дымлылыгының йогынтысын өйрәнә башлый. Кешеләрнең үз гаепләре белән килеп чыккан авыруларның сәбәпләрен ачыклауга ирешә.

Гиппократ табиплык практикасында 236 үсемлекне кулланган һәм аларның тәэсирен тәсвирлап биргән. Гиппократ дарулар ясый һәм саклый торган бүлмәсен аптека дип атаган.