Википедия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Википедия latin yazuında])
Википедия
Нигезләнү датасы 15 гыйнвар 2001[1]
Логотип
Сурәт
Кыскача исем Wikipédia, Wikipedia, ウィキペディア, Viquipèdia, Wikipèdia, Vicipaedia, Wikipedia, Βικιπαίδεια, ဝီကီပီးဒီးယား, ويكبيديا һәм Wikipedia
ХФӘ билгесе weɪ̯³⁵ t͡ɕi⁵⁵ paɪ̯²¹⁴⁻²¹¹ kʰɤ⁵⁵
... хөрмәтенә аталган wiki һәм энциклопедия
Нигезләүче Җимми Вэйлс[d][2] һәм Ларри Сэнгер[d][3]
Шигарь тексты the free encyclopedia that anyone can edit[4], الموسوعة الحرة التي يستطيع الجميع تحريرها[5], vapaa tietosanakirja, de vrije encyclopedie, свободная энциклопедия, которую может редактировать каждый, Die freie Enzyklopädie, 人人可编辑的自由百科全书[6][7][8][…], 人人可編輯的自由百科全書[9][7][8][…], একটি উন্মুক্ত বিশ্বকোষ, যা সবাই সম্পাদনা করতে পারে, ウィキペディアは誰でも編集できるフリー百科事典です[10], L'enciclopèdia de contingut lliure que tothom pot millorar[11], Төрлө телдә яҙылған, сикләүһеҙ ҡулланыуҙа булған ирекле интернет энциклопедия. Һәр кем уны төҙөүҙә ҡатнаша ала., آزاد دائرۃ المعارف جس میں کوئی بھی ترمیم کر سکتا ہے, La enciclopedia de contenido libre que todos pueden editar.[12], A szabad enciklopédia, Ազատ հանրագիտարան, որը կարող է խմբագրել յուրաքանչյուր ոք:[13], האנציקלופדיה החופשית שכולם יכולים לערוך, Wolna encyklopedia, którą każdy może redagować, 海納百川,有容乃大 һәм La libera enciklopedio redaktebla de ĉiuj.[14]
Урын Ешберн (Виргиния), Сан-Франциско, Дәлас, Кәролтон, Чикаго, Амстердам һәм Сингапур
Хуҗасы Wikimedia[15]
Әүвәлгесе Нупедия[d]
Басма яки тәрҗемәләре Википедиянең тел бүлеге[d] һәм Инглиз Википедиясе
Булдыручы Җимми Вэйлс[d], Ларри Сэнгер[d] һәм Викимедиа җәмгыяте[d]
Автор Википедия җәмгыяте[16], Җимми Вэйлс[d][17][18] һәм Ларри Сэнгер[d][17][18]
Мөхәррир Википедия җәмгыяте
Чыгыш иле  Америка Кушма Штатлары[19]
Әсәр яки аның атамасы теле берничә тел[d]
Каталог коды 1545
Тәнкыйтьчеләр бәясе 4.7/5[20] һәм 2.1/5 (Poor)[21]
Бүләкләр
Талисман персонажы Википед[d]
Хезмәтләндерүче Wikimedia[25] һәм Equinix[d]
Җитештерә Интернет-энциклопедия[d]
Эшләүче Җимми Вэйлс[d] һәм Ларри Сэнгер[d]
Платформа LAMP[d] һәм Varnish[d]
Йөрткеч програм тәэминат MediaWiki[d][26]
Программалау теле PHP[d]
Хаталар турында белдерү бите phabricator.wikimedia.org(ингл.)
Рәсми кушымта приложение Википедии[d], приложение Википедии[d] һәм Wikipedia Beta[d]
Рәсми веб-сайт wikipedia.org[19]
Нинди веб-биттә тасвирланган cnet.com/reviews/wikipedia-review/(ингл.)[27]
Өстәмә тышкы мәгълүматлар чыганагы dumps.wikimedia.org
Куллану шартларына сылтама foundation.wikimedia.org/wiki/Terms_of_Use(ингл.)
Яшеренлек сәясәте URL-ы foundation.wikimedia.org/wiki/Policy:Privacy_policy(ингл.) һәм meta.wikimedia.org/wiki/Privacy_policy/ar(гар.)
Һәштәге Wikipedia
Лицензия 🅭🅯🄎 4.0[d]
Авторлык хокуклары статусы авторлык хокуклары белән якланган[d]
Бизнес моделе иганә[d]
Значок
Теркәлгән катнашучылар саны 92 364 110[28]
Alexa урыны 13[29]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 644 850
Similarweb урыны 7[30]
Сервис статусы URL-ы wikimediastatus.net(ингл.)
Еш соралганы URL-ы en.wikipedia.org/wiki/Wikipedia:FAQ/Main(ингл.)
Эзләү калыбы https://wikipedia.org/w/index.php?search=$1
 Википедия Викиҗыентыкта

Википе́дия (ингл. Wikipedia, /ˌwɪkɪˈpiːdɪə/ буларак укыла) — эченә һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Аның барлык мәкаләләре сайтка керә алучы бар шәхесләр тарафыннан үзгәртелә ала диярлек.[31] Википедия - интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр гомуми белешмәләр җыелмасына әйләнде,[32][33][34][35][36], веб-сәхифәләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны индексын алып баручы Alexa (ингл.) агентлыгы мәгълүматлары буенча дөнья күләмендә 6 нчы урында басып тора, аудиториясе якынча 365 миллион укучыга тигез дигән юрама ясала.[32][37] Википедия проекты табышсыз Викимедиа Фонды карамагында яши һәм үсә бирә.

Билгеләмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедиядә катнашучыларны "википедиячеләр", мәкаләләрне язучы яки төзәтүчеләрне "мөхәррирләр" дип атыйлар.

Белешмәләр һәм тематик мәгълүмат күләме буенча иң тулы энциклопедия, битләрне бер-берсе белән бәйләү технологиясен куллану сәбәпле Интернет кулланучылары өчен үз мәдәни капиталларын үстерү өчен иң кулай чыганак. Википедиянең иң мөһим сыйфатларыннан берсе булып мәгълүматны туган телеңдә җиткерү тора.

Википедия'нең экспертлар көченә нигезләнеп энциклопедия булдыру юлыннан китүе һәм академик булмаган эчтәлекнең киң күләмдә пәйда булуы матбагачылык медианың киң игътибарын җәлеп итте. 2006 нче елда, Time журналы дөнья буйлап миллионнарча шәхесләрнең тиз арада пәрәвез аша элемтә һәм хезмәттәшлекне үстерү эшчәнлегендә YouTube, MySpace һәм Facebook белән бер рәткә Википедияның да кертеме зур булуын таныды.[38] Википедия шулай ук яңалыклар чыганагы буларак котланылды - кызу яңалыкларга багышланган мәкаләләрнең еш тиз яңартылып торылуы сәбәпле.[39][40][41]

Википедиянең ачык табигате төрле борчылуларга юл ачты - язу сыйфаты,[42] вандализм (ингл.)[43][44] күләме һәм мәгълүматның дөреслеге турында. Кайбер мәкаләләрдә тикшерелмәгән яки каршылыклы мәгълүматлар очрый,[45] шулай да 2005 елда Nature (ингл.) журналы бастырган эзләнү нәтиҗәлләре күрсәткәненчә, чагыштырылган фәнни мәкаләләр Encyclopædia Britannica (ингл.) энциклопедиясендәге мәкаләләрнең дөреслек дәрәҗәсенә якын булуын һәм икесендә дә очраган "әһәммиятле хаталар" күләме якын булуын күрсәтте.[46] Britannica уздырылган тикшеренүнең методология һәм ясалган нәтиҗәләре хаталы булуын игълан итүенә [47] Nature рәсми җавап һәм нокта-нокта буенча Britannica'ны канәгатьләндермәгән төп мәсьәләләренә карата ачыкламалар белән каршылык күрсәтте.[48]

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Популяр шаярту мәзәгендә әйтелгәнчә, ‘‘Википедия белән бәйле проблема - аның гамәлдә генә эшләвендә. Теорияда ул беркайчан да эшли алмый.’’

—Miikka Ryökäs, [49]

Мәкалә битләренең структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедия мәкаләләре үсеш дәрәҗәләре һәм темалары тирәсендә тупланыла. Яңа мәкалә еш "төпчек" - билгеләмәләр һәм берничә сылтама гына булган бик кыска бит - дәрәҗәсендә башлана. Спектрның икенче ягында - иң зур үсеш дәрәҗәсенә ия булган мәкаләләр "Сайланган мәкалә" статусына ия булу өчен номинант була ала. "Сайланган мәкаләләрдән" берсе, мөхәррирләрнең сайлавы нигезендә, Википедияның баш битендә урнаштырыла.[50][51] Тикшеренүче Джакомо Подери (Giacomo Poderi) ачыклаганынча, мәкаләләр сайланган статусына гадәттә берничә мөхәррирнең эшләве нәтиҗәсендә ирешә.[52] 2010 нче елда уздырылган тикшеренү сайланылган мәкаләләр сыйфат күзлегеннән уртак югары дәрәҗәдә булмавын, җәмгыять тарафыннан сайлану процессы мәкаләләр сыйфатын билгеләү өчен эффектив булмаганын күрсәтте.[53] 2007 нче елда, матбагачылыкта бастырылу өчен версияне әзерләгәндә, Инглиз Википедиясендә мәкаләләр сыйфатын билгеләү шкаласын кертте.[54]


Эчтәлеккә һәм мөхәррирләр мөгамәләсенә караган кагыйдәләр һәм кануннар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедиядә урнашкан эчтәлек Википедиянең күпчелек серверлары урнашкан Флорида штатының һәм АКШ байрагы АКШның федераль кануннарына буйсына. Юридик мәсьәләләрдән тыш, Википедиянең үзгәртүләр кертү мәсләкләре "5 нигез", һәм төрле кагыйдәләр һәм киңәшләр белән тасвирлана. Бу кагыйдәләр дә wiki рәвешендә сакланылу сәбәпле, Википедия мөхәррирләренең җәмгыять буларак аларны язырга һәм яңартырга мөмкинлекләре бар.[55] Википедияның төрле телле бүлекләрендәге кагыйдәләр инглиз телле бүлеге кагыйдәләренең тәрҗемәсенә нигезләнгән иде, шулай да вакыт узу белән аерым мохитләрдә үсүләре сәбәпле үзенчәлекләре хас булды.

Эчтәлек кагыйдәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тема турында мәкалә язылуы өчен, аның Википедияның "Мөһимлек" стандартларына[56] туры килүе зарур - ягъни теманың мәсьәләсенә бәйле булмаган мэйнстрим мәгълүмат чыганакларында яки академик журналлар кебек танылган абруйлы икенчел чыганакларда күләмле тасвирланырга тиешлеге.

Низагларны чишү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедиядә фикер төрлелеге нәтиҗәсендә купкан низагларның күп төрле чишелеш мөмкинлекләре бар. Билгеләнгән тәртипкә күз салмыйча, бер мөхәррир керткән үзгәртүләрдән икенчесе яңадан-яңа баш тартып торса - "үзгәртүләр сугышы" башлынды дип диергә мөмкин.[57] Бу очракта, мөгамәлә кагыйдәләрне бозу мәсьәләләрне арбитраж комитеты, контент кагыйдәләрне бозу мәсьәләләрне медиация комитеты хәл итә.

Арбитраж[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Низагларны чишүнең соңгы чарасы - арбитраж шурасына мөрәҗәгать итү. Низаглар гадәттә мәкалә эчтәлеге турында ике каршылыклы караш нәтиҗәсендә туып чыкса да, Арбитраж шурасы кайсы караш өстенлек алырга тиеш турында карар чыгаруга махсус керешми. Статистик анализ күрсәткәненчә, шура үз игътибарын низаг тудырган эчтәлегенә түгел - низаг тирәсендәге бәхәснең ничек алып барлыгына юнәлтә,[58] нәтиҗәдә низагларны чишу һәм конфликтта катнашкан мөхәррирләр арасында тынычлык урнаштыру урынына проблема чыгаручы мөхәррирләрне аерып, продуктивлык потенциалы булган мөхәррирләргә яңадан Википедия эшчәнлегендә катнашырга рөхсәт бирү белән шөгыйльләнә.

Шәхсият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2006 нче елның гыйнварында, Алмания байрагы Алмания мәхкәмәсе ил эченнән Алман Википедиясенә керү мөмкинлеген ябырга кушты. Сәбәбе буларак Boris Floricic (ингл.), шулай ук "Tron" кушаматы астында билгеле булган вафат хакерның тулы исемен күрсәтү игълан ителде. 2006 нче елның 9 февралендә Wikimedia Deutschland оешмасына карата карар көчтән чыгарылды - караган мәхкәмә Tron'ның яки аның ата-аналарының шәхсияткә хокуклары бозылды дигән фикерен кире какты.[59]

Җәмгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедия җәмгыяте культка охшаш дип сурәтләнгән иде,[60] шулай да негатив тарафтан гына түгел,[61] һәм тәҗрибәләре булмаган яңа кулланучылар еш дустанә булмаган мөнәсәбәт белән каршы калганы тасвирланган иде.[62]



Яңа кулланучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедияның регистрация узган кулланучылардан 60%-ка кадәре беренче 24 сәгать узгач кертем ясаудан туктый. Шундый вәзгыятьнең мөмкин сәбәпләре - аерым үзгәртү ясау/мәкалә язу өчен регистрация яки катнашу тәҗрибәсенең канәгәтьләндерерлек булмавы белән аңлатыла ала.[63] Goldman белдергәненчә, Википедиянең мәдәни ритуалларына (мәсәлән, бәхәс битләрендә имза кую) тугрылыклы булмаган мөхәррирләр үзләренең Википедия җәмгыятен кагыйдәләрен белмәвен (аутсайдер булуын) күрсәтеп, кертемнәренең кабул ителмәвенең рискы үсүенә китерәләр. Википедия инсайдерына әйләнү җиңел булмаган нәрсә: кертем ясаучыдан үз кулланучы битен булдыруы, Википедияның махсус технологик кодларын өйрәнү, бәхәс чишелеше процессында катнашуны өйрәнү, аралашу стандартларын һәм башка мәдәни үзенчәлекләрен үзләштерү кирәк була. Системага кулланучы исеме астында кермәгән кулланучылар - икенче класс ватандашларга охшаш хәлдә кала.[64]

2009 нчы елда Business Insider мөхәррире һәм журналисты Henry Blodget уздырган тикшеренү[65] Википедияның мәкаләләрендәге соңгы үзгәртүгә кадәр яши калган кертелгән текстның зуррак өлеше "аутсайдерлар" (түбән үзгәртүләр санлы кулланучылар), форматлау һәм башка үзгәртүләр күбрәк "инсайдерлар" (чикләнгән тәҗрибәле кулланучылар төркеме) тарафыннан ясалганын күрсәтте.

Демографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедия мөхәррирләрнең демографик төзелеше.
Дөньяның төрле урыннарыннан төрле телле Википедия бүлекләренә кертем өлеше юраулары.

Бер тикшеренү күрсәткәненчә, Википедиягә кертем ясаучылар арасында "кыз-хатыннар өлеше 13% тирәсе генә булуын күрсәтте; кертем ясаучының уртача яше - 20-30 арасында." Викимедиа фонды җитәкчелек итүче директор Cью Гарднер (ингл.) 2015 елга кадәр ана зат җенесле катнашучылар санының егерме биш процентка үсәчәген күрергә ышана.[66] АКШның кыз-хатыннар хәлләренә багышланган тикшеренү шурасының президенты Линда Бэш (Linda Basch, National Council for Research on Women) белдергәненчә, Википедия мөхәррирләр статистикасы АКШ байрагы АКШның югары уку йортларындагы бакалавр, магистр һәм аспирантура программаларында катнашучы кыз-хатыннар проценты белән сизелерлек контраст күрсәтә (барысында да кыз-хатыннар 50% яки югарырак өлешен ала).[67]

Википедияның төрле телле бүлекләренә дөньяның төрле регионнарыннан кертем өлеше турындагы соңгы мәгълүматны 2012 нче елда PLoS ONE (ингл.) журналында бастырылган Яссери төркеме (Yasseri et al.) уздырган тикшеренүләре белдерде. Шулай, Төньяк Америкадан үзгәртүләр өлеше Инглиз Википедиясенең якынча 50% белән, Гадиләштерелгән Инглизчәдәге Википедиясендә () исә бу күрсәткеч егерме-биш процентка төшә. Мәкалә шулай ук кайбер башка телле бүлекләрендәге хәлне тикшерде.[68] Викимедиа фонды 2015 елга кадәр Җирнең Глобаль Көньяк буларак билгеле регионыннан мөхәррирләр санының 37%-ка кадәр үсүен күрергә ышана.[69]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Logo reading "Nupedia.com the free encyclopedia" in blue with large initial "N".
Википедия Nupedia исемле энциклопедия проектыннан үсеп чыкты.

2001 елның 15 гыйнварында Википедияның инглиз бүлеге эшли башлады.

2001 елның 23 мартында башка телдә бүлек ачыла - Француз Википедиясе эшли башлады. Шуннан соң ул күптеллегә әверелгән.

Джимми Уэйлс (ингл.) һәм Ларри Сэнгер (ингл.) тарафыннан оештырылган[70] Википедия/Wikipedia исемен Сэнгер[71] - wiki (бергә эшләнелгән веб-сәхифә, Гавайлар штатының азчылык җирле халкы гавайлылар телендә "тиз" мәгънәсенә килүче wiki)[72] һәм энциклопедия сүзләреннән ясалган.

Википедия проекты аркылы максатыбыз бушлай энциклопедия булдыру; киңлеге һәм тирәнлеге буенча тарихта иң зур энциклопедия. Шулай ук, Википедияның ышанычлы бер чыганакка әвереләчәген телибез.—Ларри Сэнгер[73]

Төрле телле версияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инглиз телендәге (кызыл) һәм күләме буенча беренче унлыкка кергән телләрдәге бүлекләренең (зәңгәр) мәкаләләре өлешләре. 2007 елның июль хәле буенча, Википедияның инглиз телендәге мәкаләләр өлеше 23%-тан түбән төште.

Википедиядә төрле телле эчтәлекнең бергәләп яши алуы, проектның Unicode (ингл.) язу системасына күчү белән мөмкин булды. Бу функция 2002 елның гыйнварында беренче тапкыр Эсперанто әлифбасын күрсәтергә теләгән Викимедиа фондының беренче хезмәткәре Brion Vibber (ингл.) тарафыннан ясалды.[74][75]

Википедиянең төрле телле бүлекләре нейтраль караш кебек глобаль кагыйдәләргә туры тотылса да, кайбер кагыйдә һәм практика нокталарында аермалары бар; иң сизелерлек үрнәге буларак мәкаләләрне сурәтләүдә гадел кулланылыш мәсләгеннән чыгып ирекле эчтәлек чикләренә кермәгән рәсемнәрне кулланышы мәсьәләсе.[76][77][78]

Татар Википедиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Татар Википедиясе

2003 елның 15 сентябрендә Татар Википедиясе дә ачыла һәм хәзерге вакытта анда 501 039 мәкалә җыелган, ә барлыгы бөтен Википедиядә 62 681 021 мәкалә.

Күпчелек башка телле бүлекләрдән аермалы буларак, Татар Википедиясендә консенсус юлы урынына кагыйдәләр һәм киңәшләрне демократик тавыш бирү аркылы кабул итү гадәте яши бирә.


Эчтәлек дөреслеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ачык структурасының нәтиҗәсендә, анарда пәйда булган мәгълүмат өчен җаваплылык алучы аерым шәхес яки оешма була алмаганы сәбәпле, Википедия үзенең эчтәлегенең "дөрес булуы турында гарантия бирми".[79]


Темаларны тасвирлау һәм системик проблемалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елда Carnegie Mellon University һәм Palo Alto Research Center хезмәткәрләре уздырган фәнни тикшеренү һәр өлкәгә караган темаларның өлешләрен һәм үсеш статистикасын (июль 2006 - гыйнвар 2008) күрсәткән иде:[80]

2008 нче елның гыйнвар аендагы Википедия эчтәлегенең темалар буенча бүленеше диаграммасы[80]
Британия китапханәсендәге Википедиягә үзгәртүләр кертү марафоны, гыйнвар 2011.

Бу саннар мәкаләләр саныннан гына гыйбарәт: бер темада кыска мәкаләләрнең саны югары, икенчесендә зур мәкаләләрнең саны аз булуы мөмкин.

Үзенең Википедия китапханәләрне ярата (en) программасы аркылы, түбән дәрәҗәдә тасвирланган темаларны һәм мәкаләләрне үстерү өчен Википедия Нью-Йорк шәһәренең New York Public Library for the Performing Arts кебек зур иҗтимагый китапханәләр белән партнерлыкка керде.[81]


Викимедиа фонды һәм Викимедиа бүлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikimania - Викимедиа фонды карамагында булган Википедия һәм башка проектларының кулланучыларының еллык конференциясе.
Төп мәкалә: Викимедиа фонды

Программа һәм аппарат комплексы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Diagram showing flow of data between Wikipedia's servers. Twenty database servers talk to hundreds of Apache servers in the backend; the Apache servers talk to fifty squids in the frontend.
Декабрь 2010, система архитектурасының гадиләштерелгән структурасы. Өстәмә мәгълүмат өчен, Meta-Wiki'ның серверлар структурасы диаграммаларын (ингл.) карагыз.

Көннен төрле өлешләрендә Википедия серверларына һәр секунд 25-60 мең сайфасын күрсәтү мөрәҗәгате ирешә.[82]


Мәдәни әһәмиятлелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Википедиянең үсеше аның Google эзләү нәтиҗәләрендә доминант урыны белән аңлатыла;[83] эзләү машиналарыннан килгән траффикның 50%-ка якын өлеше Googleдан килә,[84] алардан зур өлеше - академик эзләнүләргә бәйле.[85]

Википедия эчтәлеге шулай ук академик тикшеренүләрдә, китапларда, конференцияләрдә һәм мәхкәмә тыңлауларында кулланганы бар.[86][87][88] Канада байрагы Канада парламенты сәхифәсендәге аерым мәсьәләләргә багышланган битләрендә өстәмә әдәбият бүлекләрендә Википедия мәкаләләренә сылтама урнаштырылган.[89] Энциклопедияда белдерелгән мәгълүматының АКШ байрагы АКШ федераль мәхкәмәләре һәм Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы кебек агентлыклар тарафыннан кулланылышы артышта [90] – күбесенчә өстәмә мәгълүмат өчен генә булса да.[91] Википедиядә пәйда булган эчтәлек кайбер АКШның Үзәк күзләү идарәсе отчетларында китерелгәне бар.[92]


Фәнни кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лингвистик тикшеренүләр өчен уңайлы текстлар корпусы (ингл.) буларак, , Википедия компьютер лингвистикасы (ингл.), мәгълүмати эзләүләр (ингл.) һәм табигый тел эшкәртү (ингл.) өлкәләрендә киң кулланылыш казанды. Аеруча, ул еш "викификация" дип аталган затларны билгеләү (ингл.) [93] һәм аның белән бәйле сүзләр мәгънәләрен аеру (ингл.)[94] проблемаларны чишүдә максатчан белем базасы буларак кулланыла. Үз чиратында, викификацияга охшаш ысулларның Википедиядә "пәйда булмаган" сылтамаларны табу өчен кулланылышы мөмкин.[95]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Democracy Dies in Darkness
  2. https://web.archive.org/web/20121004092019/http://www.utsandiego.com/uniontrib/20041206/news_mz1b6encyclo.html
  3. http://www.utsandiego.com/uniontrib/20041206/news_mz1b6encyclo.html
  4. Wikipedia, the free encyclopedia
  5. ويكيبيديا، الموسوعة الحرة // ويكيبيديا العربية — 2003.
  6. https://zh.wikipedia.org/wiki/Wikipedia:首页
  7. 7,0 7,1 (unspecified title)
  8. 8,0 8,1 Кытай Википедиясе // 中文維基百科 — 2002.
  9. https://zh.wikipedia.org/wiki/Wikipedia:首頁
  10. https://web.archive.org/web/20180103044418/https://ja.wikipedia.org/wiki/メインページ
  11. https://ca.wikipedia.org/wiki/Portada
  12. https://es.wikipedia.org/wiki/Wikipedia:Portada
  13. https://hy.wikipedia.org/wiki/%D4%B3%D5%AC%D5%AD%D5%A1%D5%BE%D5%B8%D6%80_%D5%A7%D5%BB
  14. https://eo.wikipedia.org/wiki/Vikipedio:%C4%88efpa%C4%9Do
  15. https://web.archive.org/web/20201226125458/https://www.dmagazine.com/frontburner/2016/05/the-business-of-wikipedia-how-jimmy-wales-built-the-free-encyclopedia/
  16. Ferrari L. D., Aitken S., Hemert J. v. һ.б. WikiSim — 2010. — doi:10.1145/1822258.1822303
  17. 17,0 17,1 https://web.archive.org/web/20211204165822/https://www.britannica.com/biography/Jimmy-Wales#ref932805
  18. 18,0 18,1 https://web.archive.org/web/20210716075947/https://www.independent.co.uk/news/world/americas/us-politics/wikipedia-founder-larry-sanger-democrats-b1885138.html
  19. 19,0 19,1 http://whois.domaintools.com/wikipedia.org
  20. Web of Trust — 2006.
  21. Trustpilot — 2007.
  22. https://web.archive.org/web/20201226125503/https://www.fpa.es/en/communication/wikipedia-princess-of-asturias-award-for-international-cooperation.html?idCategoria=14&especifica=0
  23. http://www.fsf.org/awards/sb-award
  24. https://nl.wikimedia.org/wiki/Erasmusprijs_2015
  25. https://web.archive.org/web/20201226125458/https://edition.cnn.com/2016/10/17/opinions/snowden-made-internet-safer-wales/
  26. Wikipedia is developing a speech engine for visually impaired users — 2016.
  27. Wikipedia review: Wikipedia - CNET
  28. Метавики — 2001.
  29. Alexa Internet — 1996.
  30. https://www.similarweb.com/top-websites/
  31. Wikipedia's Jimmy Wales Speaks Out On China And Internet Freedom, Huffington Post. 24 сентябрь 2011 тикшерелде. «Currently Wikipedia, Facebook and Twitter remain blocked in China»
  32. 32,0 32,1 Five-year Traffic Statistics for Wikipedia.org. en:Alexa Internet. әлеге чыганактан 2022-01-24 архивланды. April 4, 2013 тикшерелгән.
  33. Bill Tancer. Look Who's Using Wikipedia, Time (May 1, 2007). 1 декабрь 2007 тикшерелде. «The sheer volume of content [...] is partly responsible for the site's dominance as an online reference. When compared to the top 3,200 educational reference sites in the U.S., Wikipedia is No. 1, capturing 24.3% of all visits to the category» 2012 елның 3 август көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-08-03, retrieved 2013-05-13  [[:en:Cf.]|Cf.] Bill Tancer (Global Manager, Hitwise), "Wikipedia, Search and School Homework" 2012 елның 25 март көнендә архивланган., Hitwise: An Experian Company (Blog), March 1, 2007. Retrieved December 18, 2008.
  34. Alex Woodson. Wikipedia remains go-to site for online news (July 8, 2007). 16 декабрь 2007 тикшерелде. «Online encyclopedia Wikipedia has added about 20 million unique monthly visitors in the past year, making it the top online news and information destination, according to Nielsen//NetRatings.»
  35. Top 500. Alexa. әлеге чыганактан 2009-03-02 архивланды. October 13, 2009 тикшерелгән.
  36. comScore MMX Ranks Top 50 U.S. Web Properties for August 2012. comScore (12 September 2012). 6 February 2013 тикшерелгән.
  37. Wikipedia's Evolving Impact 2016 елның 9 апрель көнендә архивланган., by Stuart West, slideshow presentation at TED2010
  38. Grossman, Lev. Time's Person of the Year: You, Time, Time, Inc (December 13, 2006). 26 декабрь 2008 тикшерелде. 2006 елның 18 декабрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2013-08-28, retrieved 2013-05-13 
  39. Jonathan Dee. All the News That's Fit to Print Out, The New York Times Magazine (July 1, 2007). 1 декабрь 2007 тикшерелде.
  40. Andrew Lih (April 16, 2004). «Wikipedia as Participatory Journalism: Reliable Sources? Metrics for Evaluating Collaborative Media as a News Resource» (PDF). 5th International Symposium on Online Journalism. Проверено October 13, 2007. 2007 елның 29 октябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2007-10-29, retrieved 2013-05-13 
  41. Mossop, Brian (August 10, 2012). How Wikipedia Won Olympic Gold. Wired. 2012-07-05 тикшерелгән.
  42. Wikipedia:About – Wikipedia, the free encyclopedia. English Wikipedia. 2012-07-05 тикшерелгән.
  43. Fernanda B. Viégas, Martin Wattenberg, and Kushal Dave (2004). «Studying Cooperation and Conflict between Authors with History Flow Visualizations» (PDF). Proceedings of the ACM Conference on Human Factors in Computing Systems (CHI): 575–582. DOI:10.1145/985921.985953. Проверено January 24, 2007. 2018 елның 11 ноябрь көнендә архивланган.
  44. Reid Priedhorsky, Jilin Chen, Shyong (Tony) K. Lam, Katherine Panciera, Loren Terveen, and John Riedl (GroupLens Research, Department of Computer Science and Engineering, University of Minnesota) (November 4, 2007). «Creating, Destroying, and Restoring Value in Wikipedia» (PDF). Association for Computing Machinery GROUP '07 conference proceedings. Проверено October 13, 2007.
  45. Ahrens, Frank. Death by Wikipedia: The Kenneth Lay Chronicles, The Washington Post (July 9, 2006). 1 ноябрь 2006 тикшерелде.
  46. Jim Giles (December 2005). «Internet encyclopedias go head to head». Nature 438 (7070): 900–901. DOI:10.1038/438900a. PMID 16355180. The study (that was not in itself peer reviewed) was cited in several news articles, e.g.,
  47. Fatally Flawed: Refuting the recent study on encyclopedic accuracy by the journal Nature Encyclopædia Britannica, Inc., March 2006
  48. Nature's responses to Encyclopaedia Britannica. Nature (March 30, 2006). 2012-03-19 тикшерелгән.
  49. Cohen, Noam. The Latest on Virginia Tech, From Wikipedia, The New York Times (April 23, 2007). 27 декабрь 2011 тикшерелде.
  50. Comparing featured article groups and revision patterns correlations in Wikipedia. First Monday. әлеге чыганактан 2018-12-26 архивланды. July 13, 2010 тикшерелгән.
  51. Fernanda B. Viégas, Martin Wattenberg, and Matthew M. McKeon (July 22, 2007). «The Hidden Order of Wikipedia» (PDF). Проверено October 30, 2007. архив күчермәсе (PDF), Archived from the original on 2007-10-31, retrieved 2013-05-14 
  52. Poderi, Giacomo, Wikipedia and the Featured Articles: How a Technological System Can Produce Best Quality Articles, (Master thesis), University of Maastricht, October 2008,
  53. David Lindsey. Evaluating quality control of Wikipedia's featured articles., First Monday. 2012 елның 24 ноябрь көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-11-24, retrieved 2013-05-14 
  54. Wikipedia:Version 1.0 Editorial Team/Assessment. October 28, 2007 тикшерелгән.
  55. Who's behind Wikipedia?. PC World (February 6, 2008). әлеге чыганактан 2008-02-09 архивланды. February 7, 2008 тикшерелгән.
  56. Wikipedia:Notability. February 13, 2008 тикшерелгән. “A topic is presumed to be notable if it has received significant coverage in reliable secondary sources that are independent of the subject.”
  57. Coldewey, Devin (June 21, 2012). Wikipedia is editorial warzone, says study. Technology. NBC News. October 29, 2012 тикшерелгән.
  58. Hoffman, David A.; Mehra, Salil K. (2009). «Wikitruth through Wikiorder» 59 (1).
  59. heise online – Gericht weist einstweilige Verfügung gegen Wikimedia Deutschland ab -Update, by Torsten Kleinz, February 9, 2006.
  60. Arthur, Charles. Log on and join in, but beware the web cults, The Guardian (December 15, 2005). 26 декабрь 2008 тикшерелде.
  61. Lu Stout, Kristie. Wikipedia: The know-it-all Web site, CNN (August 4, 2003). 26 декабрь 2008 тикшерелде.
  62. "Wikinfo (March 30, 2005). Critical views of Wikipedia. January 29, 2007 тикшерелгән.
  63. Panciera, Katherine (2009). «Wikipedians Are Born, Not Made»: 51, 59.
  64. Goldman, Eric. «Wikipedia's Labor Squeeze and its Consequences» 8.
  65. Blodget, Henry (January 3, 2009). Who The Hell Writes Wikipedia, Anyway?. Business Insider. July 23, 2011 тикшерелгән.
  66. Chom, Noam. Define Gender Gap? Look Up Wikipedia's Contributor List (January 31, 2011), бит  B–1. 9 май 2012 тикшерелде.
  67. Basch, Linda. Male-Dominated Web Site Seeking Female Experts (Letters to the Editor) (February 6, 2011), бит  WK–7. 9 май 2012 тикшерелде.
  68. Taha Yasseri, Robert Sumi, János Kertész (January 17, 2012). Circadian Patterns of Wikipedia Editorial Activity: A Demographic Analysis. PLoS ONE. January 17, 2012 тикшерелгән.
  69. Wikimedia Foundation 2011–12 Annual Plan. Wikimedia Foundation.
  70. Mike Miliard. Wikipediots: Who Are These Devoted, Even Obsessive Contributors to Wikipedia?, en:Salt Lake City Weekly (March 1, 2008). 18 декабрь 2008 тикшерелде.
  71. How I started Wikipedia. Presentation by Larry Sanger.
  72. "wiki" in the Hawaiian Dictionary, Revised and Enlarged Edition, University of Hawaii Press, 1986
  73. Larry Sanger. Wikipedia Policy, 1 November 2001, нәшер итүче: Википедия.
  74. Interview with Brion Vibber, the WMF's first employee. The Signpost. Wikipedia. January 14, 2013 тикшерелгән.
  75. Chuck Smith. Unicoding the Esperanto Wikipedia (Part 3 of 4). Esperanto Language Blog. January 14, 2013 тикшерелгән.
  76. Fair use. Meta wiki. July 14, 2007 тикшерелгән.
  77. Images on Wikipedia. July 14, 2007 тикшерелгән.
  78. Fernanda B. Viégas (January 3, 2007). «The Visual Side of Wikipedia» (PDF). Проверено October 30, 2007. архив күчермәсе (PDF), Archived from the original on 2009-03-03, retrieved 2013-05-14 
  79. Wikipedia:General disclaimer. English Wikipedia. April 22, 2008 тикшерелгән.
  80. 80,0 80,1 Kittur, A., Chi, E. H., and Suh, B. 2009. What’s in Wikipedia? Mapping Topics and Conflict Using Socially Annotated Category Structure 2016 елның 13 апрель көнендә архивланган. In Proceedings of the 27th international Conference on Human Factors in Computing Systems (Boston, MA, USA, April 4 – 09, 2009). CHI '09. ACM, New York, NY, 1509–1512.
  81. Petrusich, Amanda. Wikipedia's Deep Dive Into a Library Collection, The New York Times (October 20, 2011). 28 октябрь 2011 тикшерелде.
  82. "Monthly request statistics," Wikimedia. Retrieved October 31, 2008.
  83. Petrilli, Michael J. «Wikipedia or Wickedpedia?». Hoover Institution 8 (2). Проверено March 21, 2008. 2008 елның 27 март көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2008-03-27, retrieved 2013-05-13 
  84. Google Traffic To Wikipedia up 166% Year over Year. Hitwise (February 16, 2007). әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланды. December 22, 2007 тикшерелгән.
  85. Wikipedia and Academic Research. Hitwise (October 17, 2006). әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланды. February 6, 2008 тикшерелгән.
  86. Wikipedia:Wikipedia in the media. Wikipedia. December 26, 2008 тикшерелгән.
  87. Bourgeois et al. v. Peters et al. (PDF). әлеге чыганактан 2012-12-21 архивланды. February 6, 2007 тикшерелгән.
  88. Wikipedian Justice (PDF). June 9, 2009 тикшерелгән.
  89. LEGISinfo – House Government Bill C-38 (38–1) 2012 елның 18 июнь көнендә архивланган., LEGISINFO (March 28, 2005)
  90. Arias, Martha L. (January 29, 2007). «Wikipedia: The Free Online Encyclopedia and its Use as Court Source». Internet Business Law Services. Проверено December 26, 2008. 2012 елның 20 май көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-05-20, retrieved 2013-05-13  (the name "World Intellectual Property Office" should however read "World Intellectual Property Organization" in this source)
  91. Cohen, Noam. Courts Turn to Wikipedia, but Selectively, The New York Times, The New York Times Company (January 29, 2007). 26 декабрь 2008 тикшерелде.
  92. Aftergood, Steven (March 21, 2007). The Wikipedia Factor in U.S. Intelligence. Federation of American Scientists Project on Government Secrecy. әлеге чыганактан 2011-08-05 архивланды. April 14, 2007 тикшерелгән.
  93. Rada Mihalcea and Andras Csomai (2007). Wikify! Linking Documents to Encyclopedic Knowledge(үле сылтама). Proc. CIKM.
  94. David Milne and Ian H. Witten (2008). Learning to link with Wikipedia. Proc. CIKM.
  95. Sisay Fissaha Adafre and Maarten de Rijke (2005). Discovering missing links in Wikipedia. Proc. LinkKDD.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]