2001 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
2001 ел — миллади тәкъвимендә дүшәмбе көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 1997 · 1998 · 1999 · 2000 — 2001 — 2002 · 2003 · 2004 · 2005 |
| Унъеллык |
| 1980‑еллар · 1990‑еллар — 2000‑еллар — 2010‑еллар · 2020‑еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
- Хиҗри тәкъвимендә 1422–1423 еллар.
- XXI гасырның һәм III меңьеллыкның беренче елы.
Эчтәлек |
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 15 гыйнвар — Википедия сайтының инглиз бүлеге үз эшен башлый.
- 20 гыйнвар — яңа АКШ президенты Джордж Уокер Буш инаугурациясе.
- 28 апрель — космоска беренче космик турист Деннис Тито китә.
- 15 июнь — Кытай, Русия, Казакстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан җитәкчеләре тарафыннан Шанхай хезмәттәшлек оешмасы төзелә.
- 21 июнь — тулы кояш тотылу күренеше.
- 29 июнь — Кофи Аннан икенче тапкыр БМО генераль сәркатибе булып сайлана.
- 11 сентябрь — АКШ Халыкара сәүдә үзәгенә һәм Пентагонга террористик һөҗүм ясала. Бу — АКШта иң зур террористик һөҗүм. Өч меңнән күбрәк кеше вафат.
- 7 октябрь — АКШ Әфганстанда хәрби кампаниясен башлый.
- 25 октябрь — Microsoft Windows XP системасы презентациясе.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:2001 елда туганнар
- 1 декабрь — Айко, Япония императоры Акихито оныгы.
- 28 декабрь — Мэдисон Ловато, АКШ актриссасы.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:2001 елда вафатлар
- 7 гыйнвар — Заһидулла Сюняев, нефтехимик галим.
- 31 гыйнвар — Гордон Диксон, АКШ язучысы-фантаст.
- 17 февраль — Нургали Миңнеханов, Русиянең атказанган урманчысы.
- 2 апрель — Тәүфикъ Әйди, татар язучысы, прозаик, публицист.
- 13 май — Алексей Туполев, очкычлар инженеры, профессор, РФА академигы.
- 27 июнь — Туве Янссон, фин язучысы.
- 30 июнь — Чет Аткинс, АКШ гитаристы.
- 10 август — Әнвәр Бакиров, татар композиторы.
- 15 декабрь — Празат Исәнбәт, татар режиссеры.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Роберт Әхмәтҗанов, татар шагыйре («Тургай тәрәзәсе», «Кичке кошлар» китаплары өчен).
Нобель премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Эрик Корнелл, Вольфганг Кеттерле һәм Карл Виман.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Уильям Ноулз, Редзи Ноери, Барри Шарплесс.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Леланд Хартвелл, Тимоти Хант, Пол Нерс.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Видиадхар Найпол.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Джордж Акерлоф, Майкл Спенс, Джозеф Стиглиц.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Кофи Аннан.
Шулай ук кара [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? 2001 |