2009 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
2009 ел — Пәнҗешәмбе көненнән башланган, кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 2005 · 2006 · 2007 · 2008 — 2009 — 2010 · 2011 · 2012 · 2013 |
| Унъеллык |
| 1980‑еллар · 1990‑еллар — 2000‑еллар — 2010‑еллар · 2020‑еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
- Азатлык радиосы тәкъвимендә — «Пәрәвез» елы.
- БМО игълан иткән Халыкара астрономия елы.
- Татарстанда һәм Русиядә Яшьләр елы.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Вакыйгалар
- 1 гыйнвар — Словакия еврога күчә.
- 20 гыйнвар — Барак Обама АКШ президенты вазифасына керешә[1].
- 22 февраль — Лос-Анджелеста 81 нче «Оскар» премиясен тапшыру тантанасы үтә[2].
- 1 апрель — Албания һәм Хорватия НАТОга кушылдылар.
- 2 апрель — G-20 Лондон саммиты[3].
- 16 май — Евровидение 2009 бәйгесендә җиңүне Норвегия вәкиле Александр Рыбак яулый[4].
- 12 июнь — Иранда президент сайлаулары[5].
- 22 июль — Тулы кояш тотылу күренеше.
- 24 сентябрь — Русия Федерациясе президенты Дмитрий Медведев үз карьерада беренче тапкыр БМО-да чыгыш ясады.
- 28 сентябрь — Һиндстан космик аппараты айда су таба.
- 3 октябрь — Бөркетләр фильмының премьерасы.
- 9 октябрь — АКШ президенты Барак Обама Тынычлык өчен Нобель премиясенә лаек була[6].
- 1 декабрь — Лиссабон килешүе үз көченә керә.
- 28 декабрь — Татар Википедиясендә мәкаләләр саны 5 мең мәкалә чиген узды.
[үзгәртү] Вафатлар
- 6 март — Габделхак Саматов, күренекле Ислам эшлеклесе.
- 6 апрель — Мирсәет Яруллин, татар композиторы.
- 8 июнь — Харис Йосыпов, атаклы көрәшче.
- 25 июнь — Майкл Джексон, АКШ поп-җырчысы.
- 1 июль — Людмила Зыкина, рус җырчысы.
- 29 июль — Гакыйль Сәгыйров, татар шагыйре, рәссам.
- 23 сентябрь — Флүн Мусин, татар галиме, әдәбият белгече.
- 9 ноябрь — Һидаят Солтанов, ТАССРның халык артисты, театр актеры.
[үзгәртү] Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары[7]
- Зиннур Мансуров, шагыйрь.
- Камил Муллашев, рәссам.
- «Телсез күке» театраль романы буенча спектакльне сәхнәләштерү һәм төп рольне башкарулары өчен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры иҗат төркеме — язучы-драматург Зөлфәт Хәким, рәссам-куючы Сергей Скоморохов, композитор Рим Хәсәнов, төп рольне башкаручы Рамил Төхвәтуллин.
- Антон Чехов пьесасы буенча "Вишневый сад" спектаклендә Раневская һәм Гаев образларын югары дәрәҗәдә башкарулары өчен В.И.Качалов исемендәге Казан Зур дәүләт академия драма театры иҗат төркеме - Светлана Романова (Славутская) һәм Геннадий Прытков.
[үзгәртү] Нобель премиясе лауреатлары
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Чарльз Као (КХҖ,АКШ), Уиллард Бойл (АКШ), Джордж Смит (АКШ).
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Венкатраман Рамакришнан (Бөекбритания), Томас Стейц (АКШ), Ада Йонат (Израиль).
- Медицина һәм физиология өлкәсендә Нобель премиясе —Элизабет Блэкберн (Австралия, АКШ), Кэрол Грейдер (АКШ), Джек Шостак (АКШ).
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Герта Мюллер (Румыния, Алмания).
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Барак Обама (АКШ).
[үзгәртү] Шулай ук кара
| Викиҗыентыкта? 2009 |