Рәмзи Илялов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәмзи Илялов latin yazuında])
Рәмзи Ибраһим улы Илялов

Рәмзи Илялов. Ташкәнт авиамәктәбе, 1941
Туу датасы: 13 декабрь 1923(1923-12-13)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Темәс
Үлем датасы: 11 август 2009(2009-08-11) (85 яшь)
Үлем урыны: РФ, Татарстан, Казан
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Юнәлеш: документалистика
Иҗат итү теле: рус теле, татар теле
Бүләкләр:
Яшәү җире Япеев урамы[1]

Рәмзи Ибраһим улы Илялов (1923 елның 13 декабре, СССР, РСФСР, БАССР, Баймак районы, Темәс2009 елның 11 августы, РФ, Татарстан, Казан) — татар язучысы, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1923 елның 13 декабрендә Башкортстан АССРның Баймак районы Темәс авылында дөньяга килә. 1940 елда Яңавыл урта мәктәбенең 10 сыйныфыннан Ташкәнткә, укчы-бомбардировщиклар авиамәктәбенә укырга китә. 1942 елда штурман итеп фронтка җибәрелә. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск өлкәсе Котовичи станциясе янында дошман һөҗүменә дучар була, контузия ала. Ул сәбәпле 11 нче мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елның 7 июлендә тагын җәрәһәтләнә, байтак еллар һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Рәмзи Иляловка I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены бирелә.

Сугыштан соң НКВДның Уфадагы район бүлегендә эшли.

Экстерн тәртибендә ике ел укып, 1947 елда Казан педагогика институтының тарих-филология факультетын, 1949 елда ССРБ Тышкы эшләр министрлыгының Югары дипломатия мәктәбен тәмамлый.

1949 елдан 1968 елга чаклы «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталары хәбәрчесе булып эшли.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә ризасызлык белдергәне өчен партиядән чыгарыла. 21 елдан соң яңадан кабул ителә.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нигездә рус телендә иҗат иткән.

  • «Сокол не прячется в стае» (1977).
  • «Батыр уходит в легенду» (1984)
  • Батыр уходит в легенду (2007). (Россиянең бокс буенча беренче абсолют чемпионы Нур Алимов («Кара малай») турында)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: Татарстан китап нәшрияты, 1954.
  2. Татар электрон китапханәсе, archived from the original on 2017-03-03, retrieved 2015-12-21