Яңавыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Шәһәр
Яңавыл
Ил Русия
Төбәк Башкортстан
Район Яңавыл районы
Координаталар 56°11′59″ т. к. 54°53'36" кч. о. (G)
Халык саны 27461 кеше (2010)
Милли состав татарлар, руслар, удмуртлар
Телефон коды +7 34760
Почта индексы 452800
Рәсми сайт http://www.yanaul.ru/
Яңавыл (Россия)
Red pog.png
Яңавыл (Башкортостан)
Red pog.png

ЯңавылБашкортстандагы шәһәр (1991 елдан), район үзәге. 2009 елның 1 гыйнварына халык саны 27457 кеше тәшкил иткән.[1] Күпчелек халкы татарлар.

Тарих[үзгәртү]

ХХ гасыр башына хәзерге район үзәге урынында таркау гына ике авыл — Яңавыл һәм Иванай булган. Алар арасында — урман һәм чәчүлекләр. Ә хәзерге Җиңү урамы урынында кеше үтә алмаслык сазлык яткан.

КазанЕкатеринбург тимер юлындагы станция буларак 1912 белән 1916 еллар арасында барлыкка килә. 1938 елны Яңавыл станциясе, Кызыл Октябрь бистәсе һәм Иванай авылы Яңавыл эшчеләр бистәсе буларак берләштеләр. Акрынлап сәнәгать үсеше колач ала, кирпеч, май заводлары, элеватор сафка керә. Бу вакытка авылларда да зур үзгәрешләр була һәм 1935 ел ахырына колхозлашу тәмамлана. Сугыш алдыннан районда 66200 кеше булып, аларның 11861е Яңавылда яшәгән.[2]

1964 елда районда нефть ятышларын үзләштерә башлау аны икмәкле генә түгел, нефтьле дә итә.

1991 елны шәһәр статусы бирелгән.Бүген шәһәрдә 40тан артык зур һәм уртача предприятие бар. Шәһәрдә Башнефть филиалы белән УДНГ "Краснохолмский" урнашкан. 2011 елның февралендә сафка баскан Яңавыл сөт заводы тәүлегенә 40 тонна сөт эшкәртеп, 10 төрле продукция җитештерә. Монда 73 кешегә эш урыннары булдырылды.

Халык[үзгәртү]

1939[3] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[9]
~11 900 15 843 20 115 21 839 25 727 27 909 26 924

Матбугат[үзгәртү]

Район газетасы[10] татар һәм рус телендә чыга.

Мәдәният[үзгәртү]

Шәһәр мәдәният сарае каршында Республикада билгеле, халык театры исемен йөртүче татар театраль коллективы эшли.[11]

Яңавылда танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова туган.

Искәрмәләр[үзгәртү]