Сөт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сөт latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Сөт
Сурәт
Төс ак
Углеродный след 1,3 kilogram of carbon dioxide equivalent per kilogram[1]
Чыгаручы сөт бизе[d]
Чыганагы имезүчеләр
Һәштәге milk
WordLift сылтамасы data.thenextweb.com/tnw/entity/milk[2]
 Сөт Викиҗыентыкта

Сөт — имезүчеләрнең сөт бизләре тарафыннан бүленеп чыгарылучы туклыклы сыеклык. Сөт гади ризыкны эшкәртә алмаучы яңа туган хайван балалары өчен беренчел ризык буларак хезмәт итә. Кешенең рационында йорт хайваннары (сыер, кәҗә һ.б.) сөте яшенә карамыйча урына алган. Бүгенге көндә сөт күп ашамлыкның составына керә. Сөт җитештерү авыл хуҗалыгының зур тармагына әверелгән.

Сөт кеше рационында безнең эрага кадәр моннан 10 мең ел элек барлыкка килгән. Кешеләр хайваннарны кулга ияләштерә башлаганнан бирле сөт эчә. Алар үлән белән тукланучы кыргый кәҗә һәм сарыкларны ияләштереп, йорт хайваны иткән.

Сатудагы сөт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яңа сауган сөтне шәһәрдә яшәүчеләр ала алмый, чөнки базарда — табигый сөт, кибетләрдә пастеризацияләнгән[3] яисә стерильләнгән сөт кенә сатыла. Табигый сөт — эшкәртелмәгән сөт.

  • Пастеризацияләнгән сөт — 8O°C ка кадәр җылытылган сөт. Мондый сөтнең сыйфаты бик аз үзгәрә.
  • Стерильләнгән сөт — 100 °C тан югары температурада эшкәртелгән сөт. Әлеге технология белән эшкәрткәндә, сөттәге барлык микроблар һәм аларның споралары үлә. Шуның белән бергә, кайнатканда һәм стерилизацияләгәндә, C витамины да бетә. Шунлыктан җитештерү шартларында стерильләнгән сөтне С витамины белән баеталар.
  • Нормальләштерелгән сөт — майлылыгы тиешле күрсәткечләргә җиткерелеп пастери-зацияләнгән сөт; сөткә сөт өсте кушып, майлылыгы арттырыла, майсызландырылган сөт өстәп, майлылыгы киметелә. Элекке хәленә кире кайтарылган сет — коры яки куертылган сөткә су кушып җитештерелгән сөт. Элекке хәленә кире кайтарылган сөтнең тәме үзгәрәк була.[4]

Әлеге вакытта ГОСТ буенча стандарт сөттә: су – 87,8%, май – 2,5%, аксым – 3,2%, лактоза (сөт шикәре) – 4,7%, минераль тозлар – 0,65% булырга тиеш.

Сөт шикәрен үзләштермәү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әле неолит чорында кешелек организмы сыер сөтен үзләштерә алмаган. Сөт барлык кешеләргә дә ярап бетми. Организмнарында лактозаны (сөт шикәрен) эшкәртә торган фермент җитешмәүче кешеләр була. Андый кешеләрдә сөттән, эч китү (диарея) яки аллергия күзәтелә. Кытайлар, Көньяк-көнчыгыш Азия халыклары, Негроид раса вәкилләре һәм Американың төп халыклары тулысы белән диярлек сыер сөтен эчә алмый. Русиядә лактозаны үзләштерми торган кешеләр халыкның 16-18 % тәшкил итә.[5]

АНА СӨТЕ[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баланы әнисенә имезергәме, юкмы? Бүген бу яшь аналарны борчыган һәм дулкынландырган иң мөһим сорауларның берсе булып тора.

Табибларның җавабы бер: бала өчен ана сөтеннән файдалырак һәм кыйммәтрәк бернинди ашамлык та юк. Әнисе сөтен ашап үскән бала физик һәм рухый яктан сәламәт булып үсә. Кызганычка каршы, Русиядә шактый гына яшь аналар балаларын күкрәктән ашатырга бик теләми, ә кайберләре хәтта моннан шикләнә-курка да, сабыен кечкенә вакыттан ук ясалма туклануга күчерә. Тикшерүләр күрсәтүенчә, мондый балаларның кайберләре сабый вакытта еш авыручан була, үскәч аларның психикасы да тотрыксыз булуы ачыкланган.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә кайбер яшь аналарның бу адымга баруына төрле имеш-мимешләрнең йогынты ясавы, аларга ышануы билгеле булган.

Мәкаләдә шундый имеш-мимешләргә тукталып, ачыклык кертеп китәрбез. *Бала имезү күкрәкнең формасын югалтуга китерә.

Күкрәкнең формасы йөкле вакытта һәм бала тапканнан соң, бала имезү чорында үзгәрә. Тик бер бала имезмәгән хатын-кызларның да күкрәге 30 яшьтән соң формасын югалта башлый. *Бала имезгәндә, хатын-кыз тазарып китә.

Әгәр бу болай булса, хатын-кызлар арасында йөргән фикер буенча, баланы имезер өчен гадәттәгегә караганда күбрәк ашарга кирәк булып чыга. Табиблар бала имезгәндә гадәттәге ашау рационын алыштырырга ; киңәш итмиләр. Шунысын истә тотарга кирәк, ана сөте баланың үсүе өчен ; җитәрлек дәрәҗәдә туклыклы матдәләргә, витаминнарга бай булырга тиеш. Бала имезгән хатын-кызның организмы сөтне күбрәк эшләп чыгарсын өчен, ; көнгә 2 литрга якын сыеклык эчәргә кирәк. Тазару мәсьәләсенә килгәндә, хатын-кызлар йөкле вакытта күбрәк тазара, бала имезгәндә, алар элекке формаларына кайта башлый. *Балага зыян китермәс өчен, имезгән чорда әни кешегә кайбер ашамлыклардан баш тартырга кирәк. Рационыгыздагы ризык ничек төрле булса, сабый шуның кадәр күбрәк тәм тойгылары ала. Әлбәттә, сарымсак, суган, кавын, тозлы сельдь кебек ашамлыклар белән артык мавыгырга киңәш ителми. Бу сабыйга охшап бетмәскә дә мөмкин. Тик сез йөкле вакытта сарымсак, суган, селедка ашаган булсагыз, ул баланы борчымас. Әгәр сез бу ашамлыкларны рационыгызга кайбер очракта гына кертәсез икән, ул сабыйның эчәклек эшчәнлеге бозылуга китерергә мөмкин, һәртөрле спиртлы эчемлекләр, шулай ук сыра эчәргә һич тә ярамый. Чөнки алкоголь сөткә төшә һәм яшь балага зыян китерә. * Ана сөтен имеп үскән бала белән ана арасында бик көчле бәйләнеш була. Әнисе күкрәген имеп үскән бала әнисе белән тирәнрәк эмоциональ ; контактта булганлыгы расланган. Тик бу имезеп үстерүнең җитешмәгән ягы ; түгел, киресенчә, уңай үзенчәлеге. Мондый балалар тормышка яхшырак яраклаша, кайда да үзен ышанычлы, сакланган итеп сизә, чит кешеләр белән дә тиз аралаша. *Бала имезү — әнисенең «иреген» чикли. Баланы билгеле вакытта гына ашатырга кирәк. Дөрестән дә 6 айга кадәр, имезүдән тыш ашату керткәнче, әнисенә баланы | калдырып китәргә ярамый. Бу күп сәбәпләргә бәйле. Ярты елга кадәр ана кешенең «бала тудырганнан соңгы период»ы дәвам итә. Бу чорда хатын-кызның организмында гормональ үзгәрешләр бара һәм шуңа күрә бу чорда хатын-кызга үзен саклау файдалы. Балага ана сөтеннән тыш бүтән ризык та ашата башлагач, әнисе үзен иркенрәк хис итә башлый. Ә аерым сәгатьтә ашату мәсьәләсенә килгәндә, бу—ялгыш фикер, бала кайчан ашыйсы килә, шул вакытта ашарга тиеш. *Бала имезү күкрәк бизләренә начар тәэсир итә.

Киресенчә, имезү онкологик авыруларны кисәтү мәсьәләсендә бик зур роль уйный. Бала имезгән вакытта биз тукымасы барлыкка килә, ә имезмәгәндә, зарарлы булмаган шеш, 40 яшьтән соң яман шешләр дә барлыкка килергә мөмкин. Бала имезүдән туктар алдыннан, туган- тумачалар, күршеләр киңәше белән төрле чаралар кулланмыйча, маммолог белән киңәшү начар булмас. *Бала имезүче әниләрдә бик еш сөт бизе ялкынсынуы (мастит) булуы күзәтелә.

Беренчедән, Интернеттагы мәгълүмат белән генә чикләнмичә, бала тудырганчы, табиб белән киңәшергә, аның консультациясен алырга кирәк.

Икенчедән, бала имезүче әнигә туганнары ягыннан тулы психологик' комфорт тудыру сорала. Мастит бала имезүче хатынның нервлануы, йокысы туймавы, гигиена яклары аксавы, якыннарының ярдәме булмавыннан, бизләрдә сөт торгынлыгы фонында барлыкка килә. Шуның өчен табиб янына бала имезүче әни белән әти кеше, әби дә барса, бик яхшы.

Сөт продуктлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]