Хайваннар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хайваннар
Animalia diversity.jpg
Фәнни классификация
Халыкара фәнни атамасы

Metazoa Cuvier, 1812

Wikispecies-logo.svg
Викитөрләрдәге
систематика
Commons-logo.svg
Commons


Хайваннар (лат. Animalia яки Metazoa) — хәзерге вакытта биологик патшалык буларак каралган организмнар төркеме. Төркем инде Аристотель тарафыннан аерылган иде.

Безнең планетада тереклек итүчеләр арасында 1,5—2 млн төр хайван исәпләнә.

Аларны зоология (грекча «зоон»— хайван һәм «логос» — фән; тәгълимат) фәне өйрәнә. Хайваннарның үзләренә генә хас билгеләре бар: бу — гетеротроф туклану, нык күзәнәк стенкасы булмау, күзәнәкләрдә центриольләр булу, матдәләр алмашының үзенә бертөрле үзенчәлекләре, хәрәкәтчәнлек, чикләнгән үсү һ. б.

Бу билгеләрнең кайберләре, мәсәлән, күзәнәкчел төзелешле булу һәм туклануга, сулау, үсү, үсеш һәм үрчүгә сәләтлелек хайваннарга гына түгел, бәлки үсемлекләргә, гөмбәләргә, бактерияләргә дә хас. Хайваннарның башка билгеләре үсемлекләрдә булмый. Боларга, мәсәлән, гетеротроф туклану һәм актив хәрәкәтләнү керә. Барлык хайваннарга хас булганча, әзер органик матдәләр белән туклану гөмбәләрдә, күпчелек бактерияләрдә һәм паразит үсемлекләрдә генә күзәтелә. Актив хәрәкәтләнү — күпчелек хайваннарга хас билге. Үсемлекләрдән, гөмбәләр һәм бактерияләрдән аермалы буларак, күпчелек хайваннарның органнар системаларыаш кайнату, сулыш, нерв системасы һ.б. бар.

Барлык хайваннар өчен тәннең төгәл симметрияле булуы хас. Күбесендә, мәсәлән май коңгызында, елга кысласында, бака һәм бүредә, тәннең уң һәм сул якларында бер үк төрле парлы органнар урнаша. Мондый хайваннарның тәне аша уйда хайванны көзгедәгечә чагы­лыш тапкан ике яртыга бүлә торган бер генә яссылык үткәрергә мөмкин. Парлы органнары симметрияле урнашкан хайваннар — ике яклы симметриялеләр, ә тән симметриясе ике яклы симметрия дип атала. Ике яклы симметриялелек актив хәрәкәтләнүче барлык хайваннарга хас.

Аз хәрәкәтләнүчән яки утрак тереклек рәвеше алып баручы хайваннарның тән симметриясе башкача һәм тышкы күренеше белән үсемлек чәчәгенә, шар, чатырга охшаш, мәсәлән, болытсыманнар һәм эчәккуышлылар. Аларның тәне аша уйда берничә яссылык үткәрергә мөмкин, аларның һәркайсы хайванны көзгедәгечә бер-берсенә охшаш ике яртыга бүлә. Бу яссылыкларның кисешү сызыклары кисешү үзәгеннән нурлар булып тарала. Моны нурлы симметрия дип атыйлар. Мондый төзелеш аз хәрә­кәтләнүчән яки берегеп яшәүче хайваннарга табышын эләктереп алырга һәм теләсә кайсы яктан куркыныч якынлашуын сизәргә мөмкинлек бирә. Озын тарихи үсеш процессында хай­ваннарда гаять төрле яшәү шартларына һәм туклану характерына җайлашулар барлыкка килгән. Хайваннар дөньясының күптөрлелеге күбрәк шуның белән аңлатыла.

Хәзерге вакытта зоологлар хайваннар патшалыгын ике аспатшалыкка — Беркүзәнәклеләргә һәм Күпкүзәнәклеләргә бүләләр.


Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]