Сулыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сулыш latin yazuında])

Сулышорганизмның сулау эшчәнлеге, хәрәкәте.[1]

Хайваннарның сулыш типлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сулышның иң гади тибы “күзәнәк аша” сулау дип атала. Бу тип белән бер күзәнәкле хайваннар сулыйлар. Тереклек иясе үзенең бөтен тән өслеге белән суда эрегән әче тудыргычны сулыйлар. Кайбер күп күзәнәкле җан ияләре да (эчәккуышлылар, яссы суалчаннар) бер күзәнәкле организмннар кебек сулыйлар.

Саңаклар ярдәмендә балыклар, күп кенә моллюсклар һәм буынтыгаяклылар саңаклар ярдәмендә сулыйлар. Саңаклар – тәннең тармакланган тире үсентеләре. Алар ике төрле була. Эчке һәм тышкы. Балыкларда эчке саңаклар. Балык авызы белән суны йотып һәм аны саңаклары аша этеп чыгарып, алар эчендә даими су агышы булдыра. Саңаклардагы капиллярлар челтәрен юучы судан әче тудыргыч канга күчә, ә кандагы углекислый газ суга чыга. Тышкы саңаклар амфибияләрнең личинка стадиясендә була.

Бөҗәкләр трахеяләр ярдәмендә сулыйлар. Май коңгызын күзәтсәгез, аның корсагының күләме я кечерәйгәнен, я зурайганын күрерсез. Бу сулыш хәрәкәтләре. Коңгыз сулый. Аларның гәүдәсенең бер буынтыгында икешәр сулышлык тишемнәре була. Алардан эчкэ таба тармакланган көпшәчекләр китә - алар трахеяләр була. Трахеяләр челтәре бөтен тәнгә тарала. Бу трахеялар буйлап бөҗәк тәненең күзәнәкләренә әче тудыргычка бай һава керә.

Җир өсте умырткалылары үпкәләре белән сулыйлар. Сулыш системасы үпкә, трахея һәм яхшы үсеш алган бронхлардан тора. Үпкәдә бронхлар күп санлы вак тармакларга бүленә. Иң вак тармаклар (бронхиолалар үпкә куыкчыклары — альвео­лалар белән тәмамлана. Альвеолаларда кан тамырлары куе капил­лярлар челтәре барлыкка китерә, аларда газлар алмашы бара.[2] Үпкәләр күп сандагы кан тамырларының куе челтәре белән капланган ячәйкәләрдән торган капчыкларга охшаган. Үпкәләрнең ячәйкә сыман төзелеше аларны эчке өслеген күп тапкырлар арттырырга мөмкинлек бирә.

Җир өсте умырткалылары арасында үпкәсез хайваннар да очрый. Мәсәлән үпкәсез саламандралар, алар тире аша сулыйлар.

Катлаулы сулыш органнары булуга карамастан, умырткалыларда тире аша сулау да бар. Бакаларда тире аша сулау үпкәләр белән сулауга караганда өстенлек итә. Шуңа күрә баканың тире аша сулавы бозылганда, үпкәләре зарарланмаган булса да, ул үлә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]